Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Ничек сәламәт бозау алырга?

Узган атнада "Башак" хуҗалыгында, хуҗалыкларның баш зоотехниклары, ветеринария белгечләре катнашында, терлекчелек тармагындагы проблемалар, алда торган бурычларга багышланган семинар-киңәшмә үтте. Аны район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Дәниф Харисов алып барды. Киңәшмәдә катнашучылар башта хуҗалыкның терлек тораклары, андагы терлекләрнең торышы белән таныштылар. Соңыннан терлекчеләр йортында эшлекле сөйләшү узды. Бүген районда...

Узган атнада "Башак" хуҗалыгында, хуҗалыкларның баш зоотехниклары, ветеринария белгечләре катнашында, терлекчелек тармагындагы проблемалар, алда торган бурычларга багышланган семинар-киңәшмә үтте. Аны район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Дәниф Харисов алып барды.
Киңәшмәдә катнашучылар башта хуҗалыкның терлек тораклары, андагы терлекләрнең торышы белән таныштылар. Соңыннан терлекчеләр йортында эшлекле сөйләшү узды.
Бүген районда терлекчелек тармагында хәл ителәсе мәсьәләләр шактый. Шуларның иң беренчесе булып, малларны тиешле таләпләргә туры килгән, балансланган азык белән тукландыру тора. Бу хакта күпме генә сөйләнсә дә, райондагы ветеринария лабораториясенә алып киленгән азыкның сыйфаты тиешле югарылыкта булмавы ачыклана. Тиешенчә вакланмаган, дымлылыгы югары булган азыкны эшкәртү өчен терлек организмына күп көч куярга туры килә. Нәтиҗәдә малларның продукция бирүчәнлеге кими. Ветеринария лабораториясе хезмәткәрләре Ләйсән Харисова белән Ленар Әгъләмов кечкенә генә эксперимент ясап, азыкның дымлылыгын ничек киметергә икәнлеген күрсәттеләр. Аңа салам һәм печән кушып миксер аша уздырганда, дымлылык кими.
- Хуҗалыкларда миксер белән эшләүне яхшыртасы бар, - дип басым ясады Дәниф Харисов.
Азык сыйфатын караган вакытта сырой протеин күләменә игътибар итәргә кирәк. Ул 17-19 процент булырга тиеш. Әгәр дә ул бер процентка гына кимесә дә, 22-24 процент тирәсе продукция югала. Белгечләр сүзе белән әйтсәк, терлек җан асрау өчен генә ашатыла булып чыга. Лаборатория хезмәткәрләре бу хакта хуҗалык белгечләренә тәфсилләп аңлаттылар.
Терлекчелек тармагында икенче мөһим мәсьәлә булып, терлекләрне дөрес
каплату һәм алардан сәламәт бозау алу тора. Әлеге мәсьәлә буенча "Башак" хуҗалыгының баш зоотехнигы Фоат Гобәйдуллин үзенең озак еллар дәвамында туплаган тәҗрибәсе белән уртаклашты. Фоат абый "Саф" хуҗалыгында эшләгән вакытта ук районда алдынгы ветеринария белгече буларак мәгълүм иде. Әлеге хуҗалыкка күчкәч тә, ул үзенең эшен яратып дәвам итте. Аның өчен һәр терлек кадерле һәм исәптә. Савым сыерларын кайчан каплатырга, аларга нинди прививкалар ясарга, кайчан ташлатырга икәнлекне белгеч биш бармагы кебек яттан белә. Сәламәт бозау алу өчен сыерларга һәр көн ныклы күзәтчелек булдырырга, аларны дөрес тукландыруны тиешенчә оештырырга кирәклегенә ул кат-кат басым ясады.
Сыерларның бозаулау чорында фермаларда төнге каравылны көчәйтергә, туган һәр бозауга угыз эчерелергә тиешлекне күпләр белсә дә, кайбер хуҗалыкларда кимчелекләргә юл куела әле. Ә "Башак" хуҗалыгында, лейкоз белән чирләгән сыерлар бозаулаган очракта бозауларына эчерү өчен, сәламәт сыердан алынган угызны туңдырып куйганнар. Аны тиз арада җебетеп, җылытып, бозауга эчерү мөмкинлеге тудырылган.
Сөтбикәләрне бозаулау белән саву залларына чыгаруга да кискен каршы Фоат абый. Сыер бозаулаганнан соң, кимендә 7 көн дәвамында ветеринария белгечләре тарафыннан күзәтелеп торырга, алар рөхсәт биргәч кенә саву залларына чыгарылырга тиеш, дип исәпли ул. Аның фикере белән район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре һәм җитәкчеләре дә тулысынча килешүләрен яшермәде.
Әлеге юнәлештә Фоат абый тәкъдим иткән схеманы барлык хуҗалыкларга да өлге итеп кулланырга кушылды.
Район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Илгиз Ялалов торакларны дезинфекцияләргә кирәклегенә басым ясады. Һәм лейкоз авыруына тукталды. Район буенча агымдагы елда барысы 2862 баш терлек әлеге авыруга тикшерелгән. Шуларның 29 процентында вирус табылган. Фермаларны, әкренләп булса да, лейкоз авырулы терлекләрдән арындыру төп бурычларның берсе итеп куелды. Моның буенча иң элек авыру терлекләрне ачыклап, аларны сәламәтләреннән аеру мөһим. Чөнки чирнең берсеннән икенчесенә йогу ихтималы зур.
Мондый җыелып сөйләшү атна саен бер хуҗалыкта үткәреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев