Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Әниеңә “Уф!” дип әйтмә!

- "Уф!" дигән сүз "туйдым" дигән мәгънәне бирә. Бүген телефонда уйнап утыручы кыз-егетләрнең бик күбесе, әниләре йомыш кушуга, нишләптер, иң башта "уф, әни!" диләр. Ялгышып та, "уф, әни", "уф, Алла" дип әйтә күрмәгез - Аллаһ безне хакыйкый яраткан, ата-аналар табигый яраткан. - Әниләр көне уңаеннан ЗАГС бүлеге тарафыннан гуманитар гимназия...

- "Уф!" дигән сүз "туйдым" дигән мәгънәне бирә. Бүген телефонда уйнап утыручы кыз-егетләрнең бик күбесе, әниләре йомыш кушуга, нишләптер, иң башта "уф, әни!" диләр. Ялгышып та, "уф, әни", "уф, Алла" дип әйтә күрмәгез - Аллаһ безне хакыйкый яраткан, ата-аналар табигый яраткан. - Әниләр көне уңаеннан ЗАГС бүлеге тарафыннан гуманитар гимназия укучылары белән оештырылган чарада район мөслимәләр берлеге рәисе Зөһрә ханым Закирова сүзләреннән соң күпләрнең күзендә гаҗәпләнү чалымы сизелде.
- Вакыт бик тиз үтә - гомер агышын кайчак сизми дә калабыз, ә Әниләр көне безгә бер сәбәп: әниләребез белән күрешергә, телефон аша булса да котларга, җылы сүзләр әйтергә, шатландырырга. Әти-әниләребез исән чакта бездән канәгать булмыйлар икән, аларның догасын алмау сәбәпле, безнең дә бәхетебез ким булачак. - Руслан хәзрәт Мортазинның әлеге сүзләре бик күпләрне уйланырга мәҗбүр иткәндер.
Гаилә мәктәбенең дәвамлы уздырылучы чараларыннан соңгысы Әниләр көненә багышланган иде. Әниләргә итагать, хөрмәт, бүләктән бигрәк, ихлас ярдәм һәм аларның хәер-фатихасын алып калу өчен тырышу хакында бик үтемле үгет-нәсихәт бирделәр монда Зөһрә ханым һәм районның имам-мөхтәсибе Руслан хәзрәт Мортазин.
Чарага кунак буларак чакырылган гуманитар гимназия укучылары бу көнне, шулай ук, гражданнар хәле актларын теркәү бүлеге эшчәнлеге, еллар дәвамында биредә тупланган документларның сакланышы, гаилә корырга ниятләүчеләр өчен тудырылган электрон уңайлы шартлар хакында мәгълүмат алдылар.
- Гаилә мәктәбе дәресләренең бүгенгесе - Әниләр көненә багышланганы аеруча кыйммәтле. Әни, әти хакы, гаилә бөтенлеге турында бүген сөйләшкәннәребезнең аз өлеше булса да укучылар күңеленә барып җитсә, бик шат булыр идем, - ди район ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гөлфинә Мөхәмәдиева. - Мондый тәрбияви чараларга өлкән сыйныф укучыларын гына түгел, яшь гаиләләрне дә көтеп калабыз.
Газиз Мансуров: Бу кичәдә пәйгамбәребез, Аллаһ турында, әти-әни кадере турында күп нәрсә белдем, аңладым; киләчәк тормышымны ничек дәвам итәргә икәнен күңелемә салдым. Мондый кичәләр күбрәк булсын, башка мәктәпләрдән дә укучыларны чакырсыннар.
Алинә Әгъләмова: Бик матур чара. Әти-әни кадере турында вәгазьләрне яратып тыңладым.
Камилә Мөбәракшина: ЗАГС бүлегенә экскурсия ошады. Гаилә кору турындагы мондый чаралар безнең өчен бик файдалы, зур рәхмәт!
ФОТОЛАР МОНДА: http://aktanysh-rt.ru/tt/component/k2/itemlist/category/9-tema-dnya.html?start=10

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев