Актаныш

"Әнәк" агрофирмасы уракта сынатмас, табигать кенә сынатмасын!

"Әнәк" Агрофирмасы җитәкчесе Фарис Фәтхиев 2017 елгы урып-җыю кампаниясенә әзерлек турында сөйләде. Аның сүзләренә караганда, хуҗалыкта 15 мең гектарга якын суктырып алу мәйданнары бар. Агымдагы елның урып-җыю кампаниясендә Агрофирманың 25 комбайны катнашачак. Шуларның 3 се район җитәкчелеге ярдәме белән алынган яңа "Акрос" комбайннары. Фарис Фәтхиев белдергәнчә, соң булса да, кырларда...

"Әнәк" Агрофирмасы җитәкчесе Фарис Фәтхиев 2017 елгы урып-җыю кампаниясенә әзерлек турында сөйләде. Аның сүзләренә караганда, хуҗалыкта 15 мең гектарга якын суктырып алу мәйданнары бар. Агымдагы елның урып-җыю кампаниясендә Агрофирманың 25 комбайны катнашачак. Шуларның 3 се район җитәкчелеге ярдәме белән алынган яңа "Акрос" комбайннары. Фарис Фәтхиев белдергәнчә, соң булса да, кырларда яхшы уңышлар өлгереп килә. Хуҗалыкта амбарлар тиешенчә әзерләнеп беткән. Яңгырлар яумаса, 1 гектардан 35 ц дан ким булмаган уңыш җыеп алырга өметләнәләр "әнәклеләр".
Көзге урып-җыюга хуҗалык тулысынча әзер, дип әйтергә кирәк. Ягулык-майлау материаллары бар, механизаторлар барлык кирәк-ярак белән тәэмин ителгән. Механизаторлар арасында яшьләр күп, алар арасында 7 егет Актаныш технологик техникумны бетергәннәр. Хуҗалык механизаторлар белән 100% тәэмин ителгән.
Хуҗалык механизаторларына йортлар төзү буенча договорлар да төзегән. Агрофирма белгечләренә 8 йорт быел төзелеп бетеп, икенче елга кулланышка тапшырылыр дип планнаштыра Фарис Фәтхиев.
чыганак: Актаныш МР башлыгы матбугат хезмәте

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: