Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Нөркә йортлары гөмбә сыман калкып чыга

Актанышның Нөркә бистәсендә социаль ипотека программасы буенча тагын 2 шәхси йорт файдалануга тапшырылды. Аларны Асыл Шәяхмәтов җитәкчелегендәге "ПМК" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте аз вакыт эчендә төзеп бетереп, хуҗаларга күченеп яши башларга мөмкинлек бирде. "ПМК"дан тыш, Нөркә бистәсендә шәхси йортлар салуда Равил Ярмиев җитәкчелегендәге "Газстройсервис" һәм Альберт Галимовның "РемстройДом" оешмалары да катнаша....

Актанышның Нөркә бистәсендә социаль ипотека программасы буенча тагын 2 шәхси йорт файдалануга тапшырылды. Аларны Асыл Шәяхмәтов җитәкчелегендәге "ПМК" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте аз вакыт эчендә төзеп бетереп, хуҗаларга күченеп яши башларга мөмкинлек бирде. "ПМК"дан тыш, Нөркә бистәсендә шәхси йортлар салуда Равил Ярмиев җитәкчелегендәге "Газстройсервис" һәм Альберт Галимовның "РемстройДом" оешмалары да катнаша.
Йортларның ачкычлары рәсми төстә тапшырылганчы ук, биредә яшәячәк ике гаилә дә өй янындагы бакчаларына, түтәлләр ясап, яшелчә һәм җиләк-җимешен утыртырга өлгергән.
Бакча утырту сезонына туры килгән күңелле мизгелләрне аларга, чынлап та озак көтәргә туры килми. Резедә Галләмова: "Әле көз көне генә чиратка баскан идек. Менә бер ел да булмады, без өр-яңа йортлы булдык", - ди.
Актанышның теш дәвалау үзәгедә теш табибы булып эшләүче Резедә Галләмова, үзенең шатлыгы белән уртаклашып, тагын шунысын да әйтте:
- Гадәттә, мондый бүләк кешегә тормышта бер генә мәртәбә бирелә. Матур табигатьле Актаныш авылында шушындый күркәм йортлы булуыбызга нык сөендек. Кызым Рузилә дә, тормыш иптәшем Азамат та бик шатландылар. Актанышыбыз көннән-көн зурая, кешегә яшәү өчен барлык мөмкинлекләр дә тудырыла. Эшләп килүче программалар халыкның торак мәсьәләләрен кайгыртуга юнәлдерелгән. Безнең яңа урамыбыз да озакламас, бик тиздән яшеллеккә төренер, юллары да асфальтланыр, дип ышанабыз.
Нөркә бистәсе, чынлап та, зур тизлек белән үсә. Ел ахырына кадәр биредә тагын 22 йорт, программа нигезендә төзелеп, кулланышка тапшырылачак.
Май ахырында тапшырылган икенче йортның хуҗабикәсе Римма Газдалиеваның фикерләре:
- Эш урыныбыз Актанышта булса да, монда торыр урыныбыз юк иде. Гаилә белән көн дә юлда йөрү җиңел түгел. Һава торышының төрле чагы була. Шуңа күрә ипотека кредитына шәхси йорт алу турында кызыксындык. Чиратка ике ел элек баскан идек. Яңа өебезне күрергә дә насыйп булды. Бик матур, бик охшый. Дөньялар тыныч булып, исән-имин яшәргә язсын, дип телибез хәзер.
Римма лагерьда шеф-пешекче булып эшли. Тормыш иптәше Ягъсуп Лотфуллин - төзүче, улы Рәмзил 9 сыйныфны тәмамлый, технология техникумына укырга керергә җыена.
Социаль ипотека килешүенә кул куелу белән үк, ике гаиләгә дә төзеләчәк йортларының урыны күрсәтелгән. Алар төзүчеләр белән аралашып торганнар.
Дәүләт торак фонды кешегә йортның нигезен салганда ук үзенең кайда яшәячәген белергә, төзүчеләрнең ничек эшләгәнен карап торырга ирек бирә. Хәтта, мөмкинлекләреннән чыгып, өй эчендәге кайбер эшләргә үзгәрешләр дә кертә ала. Төзелеш оешмалары, аларның тәкъдимнәрен проектка салып, бу эшләрне дә башкарып бирә.
- Төзүчеләр эшләрен зур осталык белән, бик яхшы башкардылар, үз игелекләре үзләренә кайтсын. Социаль ипотека бүлеге кызлары да бик ачык, җылы мөгамәлә күрсәтеп, документлар туплауда булышып тордылар, - диләр яңа нигез хуҗалары.
Йортларны файдалануга тапшыру тантанасында район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Фәттахов катнашты. Ул бәхетле гаилә тормышы теләп, фатир ачкычларын хуҗаларына тапшырды.
- Әлеге йортларның мәйданы күпме, һәм түләү ничә сумга төшә?
Әлеге сорауны без дәүләт торак фондының Актаныш районы буенча белгече Сирина Шәеховага юлладык.
- 3 бүлмәле йортлар - 76,6 кв.м., 2 бүлмәлеләр 66,6 кв.м. 1 кв.метры - 27 мең сумга төшә. Түләү графигы һәркемнең хезмәт хакына карап, төрлечә вакытка көйләнә.
- Социаль ипотека программасы кемнәр өчен эшли?
- Социаль ипотека программасыннан бюджет системасында эшләүчеләр файдалана ала. Аның аша төзелгән йортлар, бигрәк тә, яшьләр өчен кулай, чөнки бала тугач бирелә торган дәүләт акчаларын кредит суммасын түләүгә тотып була. Ләкин без торакка мохтаҗ һәркемне үзебезгә чакырабыз. Чөнки торак шартларын яхшыртуга юнәлдерелгән башка программалар да гамәлдә. Әле генә бер яңалык мәгълүм булды: йорт төзүчеләргә (әгәр 70 процент өлеше төзелгән булса) бирелә торган 7 процентлы ташламалы кредит суммасы 800 мең сумга җиткерелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев