Актаныш

НӘСЕЛНЕҢ ТАРИХИ ВАКЫЙГАСЫ: Бүген райондашыбыз Миңнур Шәйгәрдән кызы гомер китабының йөзенче битен ачты (+ФОТОМИЗГЕЛЛӘР) 

Йөзьяшәрләр сафына аяк баскан  Шәйгәрдәнова Миңнур Шәйгәрдән кызын район башлыгы Энгель Нәвап улы шәхсән үзе тәбрик итте.

Бүген, 19 август көнне, Актаныш районының Киров авылында гомер кичерүче Шәйгәрдәнова Миңнур Шәйгәрдән кызы йөзьяшәрләр сафына басты. 

Бер гасырлык тормыш йомгагын сүткән райондашыбыз үзенең күркәм юбилеенда да шактый калын гомер китабының битләрен барлап, хатирәләрен яңартып утырды. Сөйләгәнәреннән бүленеп, чыннан да булды микән соң ул чаклар, дип, уйланып та алды “Тере тарих”. 

1919 елның 19 августында Аккүз авылында дөньяга килә Миңнур Шәйгәрдән кызы. Октябрь инкыйлабы, күмәк хуҗалыклар оештыру, Бөек Ватан сугышы һәм социализм төзү кебек тарихи вакыйгаларны да ишетеп кенә белми ул – аның балачагы, яшьлек еллары шул чорга туры килгән, 15 яшьтән балачак сукмагы  хезмәт дигән тынгысыз юлга килеп тоташкан. Ә гомер аккан да аккан, гомер китабының битләре калынайганнан калынайган...


Туган авылыннан Киров исемендәге совхозга юл тотканда, чая кызга нибары 18 яшь була. Кесәдәге  паспортыннан тыш күңелендә тук тормышта яшәү теләге дә була аның. 

-   Нишләп Кировка чыгып киткәнмендер? Белмим дә инде, - дип аптырый бүген йөзьяшәр райондашыбыз, ул чакларны искә төшергәндә. Баксаң,  совхозга килсәң, карточкага ярты буханка ипи бирәләр дигән сүз кузгаткан аны бу авылга. Хәер, Кировтан ул ашар ризыгын гына түгел, тормыш юлдашын да, әни булу бәхетен дә, хөрмәт китергән хезмәтен дә таба.  

Шоферлыкка укып, трактор кадәр тракторны буйсындыручы зат ул  Миңнур апа. Сугыш чорында да шушы хезмәтен башкара. Алны-ялны белми эшләгән чакларын бүген үзе дә гаҗәпләнеп хәтерендә яңарта ул. Сугыш афәте халык тормышының өстен аска китергән заманада трактор руленә тагын да ныграк ябышырга туры килә аңа, чөнки авылда авыр хезмәтне башкарырлык ирләр калмый. Орчык кадәрле кызлар буйсындыра  корыч айгырны,  алар көнне-төнгә ялгап басу-кырларны иңли, алар тарта тормыш арбасын. 

Озак көткән Җиңү көне җитеп, тракторларны фронттан кайткан ир-атларга тапшыргач та, бу һөнәрен  ташламый  юбиляр. Миңнур әбинең 30 елдан артык хезмәт стажы да колхозда үткән көннәрдән җыелган. Хезмәт ветераны дигән лаеклы исемне дә ачы тире белән эшләп алган ул мөхмәрәм зат. 

1949 елда Ясәви атлы механизатор егет белән чәчләрен чәчкә бәйли ул. Гаилә нигезенең ныклылыгын исбатлап, йорт  бәби тавышларына күмелә. Балачактан ук авыр хезмәттә бил бөксә дә, шөкер, Миңнур  Шәйгәрдән кызы җимешле агач була. Җиде  тапкыр әни булу бәхетен татый ул. Тик менә балаларының гына гомерләре кыска була. Гасырлар чиген күрү бәхете белән бергә  ачы бала кайгыларын күрү дә язылган була аның тормыш китабына.  Ике нарасые сабыйлыкта ук  җир куенына салынса, бер йөрәк пәрасен үсмер чакта югалта ана. 3 улы – 3 таянычы исә үз гаиләләрен булдыргач, олы тормыш юлына аяк баскач, ана йөрәген күмергә калдырып, мәңгелеккә күчә. 

Миңнур әбинең төпчек кызы Фирая ханым бу кадәр олы кайгылар күргән әнисенең сабырлыгына, түземлелегенә шакката: 
-    Хәсрәтләргә түзде, бирешмәде, сабыр булды әниебез, ди ул. 

Бүгенге көндә йөзьяшәр әби олы улының улы, ягъни оныгы һәм аның гаиләсе белән гомер кичерә. Актанышта яшәүче Фираясы янына да бармаган  нигез җылысын суытудан курыккан ана. Ясәвие белән 49 ел гомер кичергән нигездә балаларның, киленнәрнең, онык-оныкчыкларның хөрмәтен, яратуын тоеп яши ул. 

Бүген дә олуг юбилее уңаеннан котлауларны үз өендә кабул итте Миңнур әби. Йөзьяшәрләр сафына аяк баскан  Шәйгәрдәнова Миңнур Шәйгәрдән кызын район башлыгы Энгель Нәвап улы шәхсән үзе тәбрик итте.

 Бусаган үтү белән район башлыгы юбилярга чәчәк гөлләмәсе белән Актаныш чәкчәген  тапшырды. Үзенең җылы котлаулары белән беррәттән ул туган көн иясенә Россия һәм Татарстан Президентларының котлау телеграммаларын юллап, Миңнур әбинең гомер китабына кабатланмас мизгелләр өстәде. 

Җирлек башлыгы Илфак Гаянов та гомер юлын хезмәткә багышлаган хөрмәткә лаек затка изге теләкләрен,  “Актаныш” агрофирмасы җитәкчесенең кыйммәтле бүләген тапшырды. Мәдәният хезмәткәрләре башкаруындагы котлау җырын да юбиляр район җитәкчелеге белән бергә тыңлады. 

...Бүген райондашыбыз гомер китабының йөзенче битен ачты. Бер гасырлык тормышны күргән ак яулыклы әбекәйнең алдагы тормышы бәрәкәттә, хөрмәттә, тән һәм җан сафлыгы белән үтә күрсен берүк. 


 

Реклама
Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: