Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

НӘТИҖӘ ЯСАДЫК: Без Актаныш районының иң матур парын билгеләдек

Хөрмәтле дуслар! Сезне барыгызны да гашыйклар көне белән тәбрик итәбез! Сөеп һәм сөелеп яшәгез! Ә без, сүз биргәнчә, бүген Актаныш районының иң матур парын игълан итәбез. Безнең фотобәйгегә барлыгы 33 сурәт юлланган иде. Катнашучыларның һәммәсенә дә рәхмәт сүзләрен җиткерәбез. Сүз дә юк, сез барыгыз да пар килгән, барыгыз да матур...

Хөрмәтле дуслар! Сезне барыгызны да гашыйклар көне белән тәбрик итәбез! Сөеп һәм сөелеп яшәгез!
Ә без, сүз биргәнчә, бүген Актаныш районының иң матур парын игълан итәбез.
Безнең фотобәйгегә барлыгы 33 сурәт юлланган иде. Катнашучыларның һәммәсенә дә рәхмәт сүзләрен җиткерәбез. Сүз дә юк, сез барыгыз да пар килгән, барыгыз да матур пар.
Шушы матурлар арасыннан иң-иң матурын сайлап алу, дуслар, чыннан да җиңел булмады. Фотосурәтләрне без төрле яктан бәяләдек, якыннарыгыз, дусларыгыз куйган "лайк"ларны да игътибарсыз калдырмадык. Нәкъ менә шул "лайклар" көче белән 10 парны сайлап та алдык.
Ә инде уннан берне сайлау дигән җаваплылыкны без тулысынча үз өстебезгә алдык. Һәм...Һәм җиңүче парны билгеләдек.
Иң креатив, иң оригиналь, иң үзенчәлекле, кыскасы, карау белән кәефне 100%ка күтәрә торган фото хуҗалары итеп без Зарина һәм Наил Шәймиевләрне сайладык! Сез дә безнең белән килешерсез дип уйлыйбыз!
"Икегез пар килгәнсез" бәйгесе җиңүчеләрен котлыйбыз! Һәм безнең белән элемтәгә керүләрен көтеп калабыз! Бүләкне тапшырганда әлеге пар белән якыннанрак танышачакбыз. Аларның мәхәббәт тарихын сер итеп кенә сезгә дә сөйләрбез!
Калган 9 парга да безнең кызыксындыру бүләкләре бар! Алга таба да мондый бәйгеләр дәвам итәчәк, дуслар! Бергә булыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев