Актаныш

Нәтиҗәле эш хөрмәткә лаек

"Әнәк" агрофирмасы район хуҗалыклары арасында әйдәп баручылардан. Авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү буенча алар 2016 елда да алдынгылыкны бирмәделәр. Үтеп киткән елны әлеге хуҗалык барлык төр авыл хуҗалыгы продукцияләре җитештерү буенча да плюс белән тәмамлады. Бу уңышлар артында хуҗалык җитәкчесенең, баш белгечләрнең, хезмәтчәннәрнең кулга-кул тотынып эшләве, тырышлыгы ята. Терлекчелек тармагында да,...

"Әнәк" агрофирмасы район хуҗалыклары арасында әйдәп баручылардан. Авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү буенча алар 2016 елда да алдынгылыкны бирмәделәр.
Үтеп киткән елны әлеге хуҗалык барлык төр авыл хуҗалыгы продукцияләре җитештерү буенча да плюс белән тәмамлады. Бу уңышлар артында хуҗалык җитәкчесенең, баш белгечләрнең, хезмәтчәннәрнең кулга-кул тотынып эшләве, тырышлыгы ята. Терлекчелек тармагында да, игенчелектә дә горурланып сөйләрлек күрсәткечләре бар.
Агрофирма шактый зурлардан исәпләнә. Аның биш бүлекчәсендә 353 кеше хезмәт куя. Шулай булса да, аларда дуслык, татулык, бердәмлек хисләре сизелә. Бу агрофирма җитәкчесеннән дә торадыр. Чөнки бер кешегә күтәрелеп сүз әйтмәүче Фарис Фәтхиевне тыңламый һәм хөрмәт итми мөмкин түгел. Үзенең акыллы фикерләре, төпле киңәшләре белән белгечләрен дә кул астында эшләүчеләр белән шулай аралашырга өйрәткән ул.
Агрофирманың 15775 гектар сөрем җире булып, районның 19 % җирен били. Узган ел алар барысы 30449 тонна уңыш җыйнап алганнар. Бер гектарга уртача уңыш - 36.6 центнер. Районда җыйналган уңыш 140286 тонна булып, "Әнәк" агрофирмасыныкы шуның 22 процентын тәшкил итә.
- Уңыш сере җир эшкәртү технологияләрен саклауга, вакытында ашлауга, корткыч-бөҗәкләргә, чүп үләннәренә каршы эшкәртүгә, һәм, әлбәттә, сортлы орлыклар белән эшләүгә бәйле, - ди агрофирма җитәкчесе Фарис Фәтхиев.
Җир эшкәртүгә килгәндә, алар өске катламны эшкәртәләр, өч-дүрт ел саен җирне тирәнәйтеп эшкәртүне дә онытмыйлар.Төп игътибарны культураларны дөрес чиратлаштыруга юнәлтәләр. Чөнки шулай эшләгәндә генә мул уңыш алуга ышана алар. Агрофирманың баш агрономы Айзат Заманов игенчелек тармагын инде биш бармагы кебек белә дисәк тә, ялгышмабыз. Яшь кенә булуына карамастан, ул нинди алымнар кулланганда югары уңыш алып булачагын чамалый.
- Агроном игенчелектәге технологияне яза. Мин, үз чиратымда, миннән нинди ярдәм кирәк була дип сорыйм. Орлыкка, ашламага, агу-химикатларга акчаны кызганмыйм. Чөнки шулай эшләсәң генә мул уңыш җыйнап була, - ди Фарис Гаяз улы.
Һәм, әлбәттә, эшче факторының зур роль уйнаганын да искә алмый калмады ул. Орлыкларны җир куенына иңдерүдән башлап, аларны югалтуларсыз җыйнап алганчы игенчеләрнең бик күп маңгай тире түгелүе берәүгә дә сер түгел. Агрофирмада исә барлык хезмәткәрләр үз эшләрен намус белән башкаралар. Шулай да, агрофирмада гына түгел, районда иң алдынгылардан булган тракторчылар Марат Хәйретдинов, Наил Гыйлаҗев, комбайнчылар Илнур Солтанов, Алмарис Шәрәфиевне җитәкчеләре горурланып телгә алды.
Узган ел агрофирма беренче тапкыр 818 гектарда шикәр чөгендере чәчте. Моның өчен алар алдан ук әзерлек эшләре алып барганнар. Тиешле техниканы алганнар. Технологиясен яхшылап өйрәнеп, шуны гамәлдә кулланганнар. Шикәр чөгендере өметләрен аклады. Алар республикада иң югары, бер гектарга 528.40 центнер уңыш алдылар. Шикәр чөгендере агрофирмага 120 миллион сум акча кереме биргән. Быел аның мәйданнарын тагын да арттырып, 1400 гектарга җиткерергә ниятлиләр. Аның өчен җирне көздән әзерләп куйганнар инде. Агрофирма 2017 елгы уңыш өчен дә ныклап әзерләнгән. Ягулык-майлау материаллары өчен 11 миллион 600 мең сум, орлыклар өчен 14 миллион 554 мең сум, агу-химикатлар алуга 61 миллион 180 мең сум, минераль ашламалар алуга 73 миллион 511 мең сум, техникага запас частьлар алуга 18 миллион сум акча күчергәннәр.
Терлекчелек турында яза башлаганчы, хуҗалыкларның әлеге тармакта эшләре 7 төрле күрсәткеч буенча бәяләнүен әйтергә кирәктер. Ай саен терлекчелек тармагындагы эш нәтиҗәләренә багышланган 24 нче форма киңәшмәдә 12 ай рәттән Ат сыны алулары да үзе үк уңышларына дәлил.
Бүгенге көндә агрофирманың 3912 баш мөгезле эре терлеге булып, шуларның 1120 башын савым сыерлары тәшкил итә. Узган ел сөт җитештерүне 116 процентка арттырып, 84621 центнер сөт сауганнар. Бер сыерга уртача 7556 килограмм туры килә. Биредә терлекләрнең продукция бирүчәнлегенә нык игътибар итәләр. Көнгә 10-12 литрдан кимрәк сөт бирүче сыерлар бракка чыгарыла. Алар урынына күп сөт бирә торган таналар кертелә. Сөтбикәләрне 32 савымчы сава. Алдынгы савымчылар Дилә Шәвәлиева, Гөлфинә Хаҗиеваның күрсәткечләре районда да иң яхшылардан. Алар узган ел 4064-4022 центнер сөт җитештергәннәр.
Агрофирмада яшь терлекләр белән эшләү дә игътибар үзәгендә. Туган һәр бозауга аерым карточка ачыла. Аның турындагы бар мәгълүмат шул карточкага язылып бара. Һәр айда нәтиҗә ясалып, чиста терлекләр сайлап алына. Калганнары симертүгә җибәрелә. Корма-мамадан чыгарылган теше маллар Күҗәкә җирлегенә җыела. Анда 3,5 центнерга тикле үскәннән соң, Айман бүлекчәсенә кайтарыла. Анда инде тагын бер кат сайланып, сәламәт, яхшы маллардан тана ясау буенча эш алып барыла.
Узган ел алар 6162 центнер ит җитештергәннәр. Уртача тәүлеклек үсеш 759 грамм тәшкил иткән. Алдынгы терлекчеләр Илгизәр Гаязов, Валентина Сенченкова, Рәшит Рәхимов, Илнар Тимеров, Зөфәк Хәмзинның хезмәте мактауга лаек.
Яхшы сөт алу өчен аның сыйфатлы булырга тиешлеге көн кебек ачык.
- Азыкны үләннәрнең үз фазасында әзерли башлыйбыз, бераз үссен дип көтмибез. Шуның өчен азыкның сыйфаты да яхшы. Күбрәк өстенлекне күпьеллык люцернага бирәбез. Быел аның мәйданнарын тагын да арттырырга планлаштырабыз. Элек Краснодардан аксым катнашмасы ташый идек. Хәзер люпин, соя, кукуруз, көнбагыш, борчакны берләштереп, пешереп бирәбез. Нәтиҗәдә ай саен бер миллион сум акчаны янга калдыру мөмкинлеге барлыкка килде, - ди Фарис Фәтхиев.
Бу урында агрофирманың баш зоотехнигы Айдар Мирхәйдәров белән мал табибы Ренат Гыймрановның тырышлыгын да искә алу кирәктер. Ник дигәндә, малның сәламәтлеге өчен нигездә алар җавап бирә. Терлек азыгының сыйфатын мал табибы да тикшерергә тиеш, дип исәпли җитәкче.
Агрофирмада узган ел бик күп төзелеш эшләре дә алып барылган. Айман бүлекчәсендә сугым цехы, Иске Кормашта бозаулар торагы, Яңа Кормашта һәм Татарстан бүлекчәсендә силос базы, Айманда аркалы склад төзелгән. Барлык фермага да бетон юл салынган.
Машина-трактор паркын яңарту буенча да шактый эшләр башкарылган. Джон Дир тракторы, культиватор, җир эшкәртү җайланмалары, чөгендер алу техникасы - барысы 136 миллион 229 мең сумлык техника алганнар. Быел да 135 миллион сумлык техника алырга исәплиләр.
Хуҗалыкны алга җибәрим дисәң, иң элек исәп-хисап дөрес алып барылырга тиеш, дип исәпли Фарис Фәтхиев. Баш хисапчы Гөлфия Фәтхиева таләпчән, үзенең коллективы белән төгәл исәп-хисапны алып бара. Шуның өчен биредә һәр нәрсә исәптә. Бер әйберне дә әрәм-шәрәм итмәгәнгә агрофирманың кассасы елдан-ел байый бара. Узган ел алар авыл хуҗалыгы продукцияләре сатудан һәм хезмәт күрсәтүдән 709 миллион 517 мең сум акча керткәннәр. Бу район күрсәткеченең 31 процентын тәшкил итә. Җитештергән продукция булгач, акчасы да, хезмәт кешесенә түләве дә бар, дигән сүз. Алар бер эшчегә айга уртача 21 мең 516 сум хезмәт хакы түлиләр. Салам, печән, икмәк белән дә ярдәм итәләр.
- Эшләгән кеше акчасын да алырга тиеш. Ләкин беренче урында тәртип һәм дисциплина. Тәртип бозган кешеләрне яратмыйм, - ди Фарис Гаяз улы.
Агрофирмада эшләгән кешегә һәрвакыт кадер-хөрмәт. 15 хезмәткәргә йорт төзеп биргәннәр. Тагын 15 не төзү өчен уты, суы, газы кергән җир участоклары әзерләп куелган. Өй салучыларга һәрвакыт ярдәм итә алар.
Кадрлар мәсьәләсенә дә җитди карый җитәкче. Чөнки барлык уңышны шулар хәл итә, дип исәпли ул. Шуның өчен дә белгечләрнең белемен күтәрү өстендә даими шөгыльләнәләр. Тәҗрибә уртаклашырга барган җирдә күргән яңалыкны үзләрендә кертмичә калганнары юк аларның. Агрофирма директоры урынбасарлары Радик Гәрәев, Нияз Фәтхиев, баш агроном Айзат Заманов, баш инженер Тимерҗан Әхмәдишин, баш энергетик Фәннүр Салихов, баш хисапчы Гөлфия Фәтхиева, прораб Әмиран Погосян, юрист Эмин Погосян, баш икътисадчы Фәйзрахман Галиев, икътисадчы Алмир Фәйзуллин, баш зоотехник Айдар Мирхәйдәров, баш мал табибы Ренат Гыймранов, Айман бүлекчәсе җитәкчесе Айзат Фазуллин, Татарстан, Әтәс бүлекчәләре җитәкчесе Азат Шәрипов, Иске Кормаш бүлекчәсе җитәкчесе Рамил Гыйльманов директорның ныклы терәкләре. Хезмәтеңдә таяныр хезмәттәшләрең булу олы бәхет ул.
Уртак максат һәм теләк булганда барлык киртәләрне дә җиңәргә була. Алга карап эш итүче җитәкчеләре Фарис Фәтхиев, үз һөнәрләренең осталары булган белгечләр, тырыш хезмәткәрләр белән алар 2017 елда да авыл хуҗалыгы продукцияләре җитештерү буенча үсештә булырлар, дип ышанасы килә.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: