Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Нурбаянлылар чәчүгә әзер

Апрельгә дә аяк бастык. Тиздән басу-кырлар кардан арчылып, аларда кызу эш башланыр. Димәк, итәк-җиңнәрне ныклап җыяр чак җитте. 3 апрель көнне Нур Баян исемендәге хуҗалыкка район башкарма комитеты җитәкчесе Энгель Фәттахов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Дәниф Харисов, хуҗалык җитәкчеләре нәкъ менә язгы кыр эшләренә әзерлекне карау йөзеннән...

Апрельгә дә аяк бастык. Тиздән басу-кырлар кардан арчылып, аларда кызу эш башланыр. Димәк, итәк-җиңнәрне ныклап җыяр чак җитте. 3 апрель көнне Нур Баян исемендәге хуҗалыкка район башкарма комитеты җитәкчесе Энгель Фәттахов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Дәниф Харисов, хуҗалык җитәкчеләре нәкъ менә язгы кыр эшләренә әзерлекне карау йөзеннән семинар-киңәшмәгә җыйналдылар.
Нур Баян исемендәге хуҗалыкның районда үзенең тоткан урыны бар. Кайсы гына тармак буенча алсаң да, биредә яңалык кертергә, алга карап эш итәргә омтылалар. Семинар-киңәшмә барышында да моңа ышандык без.
Чарада катнашучылар иң элек ашлама складында булдылар. Биредә ашламалар махсус төзелгән ябык складта саклана. Кайткан ашламалар тәртипләп, поддоннарга урнаштырылган.
- Бер гектарга тәэсир итү көчендә 36-37 килограммнан исәпләп ашлама кайтты инде, әле тагын кайтасы бар, - дип таныштырды хуҗалыкның баш агрономы Глүс Фәтхуллин. - Язгы культураларны чәчкәндә 80 килограмм исәбеннән катлаулы ашлама кертергә җыенабыз.
Бу урында Энгель Фәттахов башка хуҗалыкларга да чәчү барышында катлаулы ашлама кулланырга киңәш итте.
- Кайбер хуҗалыклар аммиак селитрасы кертәчәкбез, диләр. Ләкин ул җиргә төшеп җиткәнче очып бетәчәк, шуның өчен гектарына тәэсир итү көчендә 60 килограммнан булса да, катлаулы ашлама кертергә кирәк, - диде.
Ашламалар кулланмый гына мул уңыш ала торган заманнар артта калды. Шуның өчен барлык
хуҗалыкларга да кичекмәстән ашламалар кайтартып бетерү хәстәрен күрү мәслихәт.
Хуҗалыкта орлыкларны кабат эшкәртү, җылыту процесслары да башланган. Агулау өчен агрегатлар көйләнгән, хезмәткәрләре медицина күзәтүе узып, белешмә алынган, куркынычсызлык техникасы кагыйдәләре аңлатылып, инструктаж үткәрелгән. "Рәсәй авыл хуҗалыгы үзәге" федераль дәүләт бюджет учреждениесенең Актаныш районы бүлекчәсе башлыгы Әфка Сәрвәров барлык хуҗалыкларга да орлыкларны агулауга җитди карарга кушты. Яңа сортлар алу буенча хуҗалыкларда хәрәкәт аз дип басым ясады.
- Бу хуҗалыкта да 8 тонна арпа, 8 тонна бодай орлыгы алабыз дип планлаштырсалар да, ул планда гына кала килә. Югыйсә чәчү килеп җитте бит инде, - диде ул. - Кукуруз орлыклары буенча да әйтеп китәсем килә: орлык аласы фирмадан документын алдан ук сорагыз. Югыйсә башта орлыкларны китерәләр, аларның тиешенчә агулангамы, юкмы икәнлеге дә билгеле түгел, гарантия сертификатлары да юк.
Район буенча 1400 гектар мәйданда кукуруз чәчү планлаштырыла. Мәгълүм булганча, аны иртәрәк чәчәргә кирәк. Шулай булгач, кукуруз орлыклары алуны да тизләтү сорала.
Сөйләшү машина-трактор паркында дәвам итте. Хуҗалыкның быелгы чәчүдә катнашачак барлык авыл хуҗалыгы машиналары да әзерлек сызыгына бастырылган. Аларның торышы хакында район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең механикалаштыру буенча консультанты Нәфис Сәлимгәрәев таныштырды.
- Тракторның барысы да техник карау үттеләр. 2200 гектар мәйданда чәчәсе җирләре булып, аны ике чәчкеч белән башкарып чыгарга тиеш булалар. Чәчүне дә ике сменада оештырачаклар. Җитәрлек күләмдә ягулык-майлау материаллары кайтартылган, - диде ул.
Чыннан да биредәге техника, аларга тагылган агрегатлар, ак флаглар, үзләренә старт бирелгәнне генә көтә сыман. Барлык хуҗалыкларга да авыл хуҗалыгы машиналарын, техниканы шушы үрнәктә әзерләү бурычы куелды.
Семинарда катнашучылар хуҗалыкның терлекчелек тармагы белән дә таныштылар. Соңгы айларда Нур Баян исемендәге хуҗалык мөгезле эре терлек ите җитештерү буенча хуҗалыклар арасында алдынгылыкка чыкты. Моның сере ит токымлы бозаулар үстерүдәдер мөгаен. Әлеге үгезләр асралучы торакка кереп, үзләрен күргәч тә инандык моңа. Аларны тәрбияләү алымы да үзенчәлекле икән, торакның кухня өлеше аерым, маллар ята торган өлеше аерым көйләнгән.
- Бозауларның аслары алынмый. Тирес катламы җыелып, җылылык барлыкка китерә. Шул җылылык нәтиҗәсендә тирес черергә тиеш була, - дип аңлатты хуҗалык
җитәкчесе Айрат Гапсәләмов.
- Әгәр тәүлегенә 700 граммнан ким үсеш биргәннәре бар икән, аларны тотмыйбыз, сатабыз, - ди хуҗалык җитәкчесе.
Каплатасы таналарны да шушы ысул белән асрый алар. 200 баштан артык тана асралучы торактагы маллар да сокланырлык.
Терлекләргә азык ясау цехы аерым игътибарга лаек. Аны узган ел төзегәннәр. Биредә сыерларга аерым, тана, үгезләргә аерым моноазык ясый торган агрегат алып куйганнар. Шуның ярдәмендә барлык терлекләргә азык биредә 7 төрле рацион буенча әзерләнә. Әлеге цехның өстенлеге шунда, азык коры урында саклана һәм пычранмый. Киләчәктә сенаж, силос базларын да шушы цехка якын итеп төзергә җыеналар.
Киңәшмә ахырында Энгель Фәттахов хуҗалыкның эшчәнлегенә уңай бәя бирде. Бик күп эш эшләнгәнен, яңа технологияләр кертелгәнен искәртте.
Саннар:
Бүгенге көнгә Нур Баян исемендәге хуҗалыкның 200 тонна аммиак селитрасы, 135 тонна азафоска, 20 тонна мочевина, 20 тонна калий хлор ашламасы бар.
Хуҗалыкта бозаулар тәүлегенә 1500-1800 грамм үсеш бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев