Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Ныклы гаилә – ил терәге

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аның тормыш иптәше Гөлсинә ханым бөтен Татарстаннан үрнәк гаилә булып дус-тату гомер кичерүче парларны өченче ел рәттән кунакка җыйдылар. 29 август көнне узган әлеге бәйрәм чарасында төрле район һәм шәһәрләрдән җыелган 51 гаилә арасында Актаныштан Илиза һәм Фирнаял Шәвәлиевләр олы уллары Рафаэль һәм киленнәре Зөһрә...

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аның тормыш иптәше Гөлсинә ханым бөтен Татарстаннан үрнәк гаилә булып дус-тату гомер кичерүче парларны өченче ел рәттән кунакка җыйдылар. 29 август көнне узган әлеге бәйрәм чарасында төрле район һәм шәһәрләрдән җыелган 51 гаилә арасында Актаныштан Илиза һәм Фирнаял Шәвәлиевләр олы уллары Рафаэль һәм киленнәре Зөһрә белән бергә катнаштылар.
Ил башлыгы белән тантаналы очрашуга тигез никахта озын гомер кичерүче, хезмәт юлында ирешкән уңышлары һәм җәмгыятьтә абруе булган, үзләренең яшәү рәвешләре белән яшь буынга үрнәк булып кына калмыйча, лаеклы балалар үстергән гаиләләр сайлана. Ә менә бер гаиләдән ике пар сайлану очрагы - әле беренче мәртәбә. Илиза һәм Фирнаял Шәвәлиевләрне районыбызда яхшы беләләр. Ә уллары Рафаэль исә республика халкына һәм җитәкчеләренә дә яхшы таныш - медицина фәннәре кандидаты, бүген Казандагы балалар республика клиник хастаханәсен җитәкләүче баш табиб, гаиләсендә дүрт баласына үрнәк ата, тормыш иптәше Зөһрәгә ышанычлы таяныч ул.
- Балаларны да Казанда шулай таныгач, хөрмәтләгәч, бик сөендек. Димәк, тикмәгә генә яшәмәгәнбез, горурланыр-сөенер буын тәрбияләп үстергәнбез, - ди Илиза ханым шатлык яшьләрен яшермичә.
Актаныш егете Фирнаял белән Колын авылы кызы Илизаны Апас басу-кырлары таныштыра. Авыл хуҗалыгы институтының III курсында укыганда егетне Апас районының "Ватан" колхозына урак эшенә җибәрәләр. Нәкъ шул көннәрдә Илиза иптәш кызына кунакка кайта. Чит җирдә якташың якын туганың кебек тоела бит ул. Илиза да, хуҗалыкта актанышлылар эшләгәнен ишетеп, дуслары белән алар каршына чыга.
- Тузан-майга батып, комбайнда эшлибез. Кайтканда күзләр-тешләр генә ялтырап тора. Шул кыяфәттә танышып киттек, - дип елмаеп искә ала ул көннәрне Фирнаял ага. Танышлык Казанда дәвам итә. Берничә елдан, укуларны тәмамлап, егет армия хезмәтен үтәп кайтканнан соң, сабантуй алдыннан гөрләтеп туй итәләр. Бер-берсенә терәк-таяныч булып, ярату-хөрмәт хисләрен саклап гомер итүләренә бу елның 7 июнендә 43 ел булган.
- Гаиләне саклый белергә кирәк. Саклый белү ирдән дә, хатын-
кыздан да тора. Без, Аллага шөкер, сынмадык-сыгылмадык, - дип искә ала яшьлек елларын Илиза апа. Хезмәт юлын Актаныш "Сельхозтехника" оешмасында инженер-контролер вазифасыннан башлап, районның төрле авылларында эшләгән, Актанышта элеватор төзеп, шунда ике дистә елга якын җитәкчелек итү дәрәҗәсенә күтәрелгән Фирнаял абыйның эшенә бәйле рәвештә дүрт мәртәбә яшәү урыннарын алыштыра алар. Бер күченү - ярты януга тиң, диләрме әле? Юклык, авырлык еллары бит бу. - Рафаэлебез Пучыда туды. Икенче балабыз - кызыбыз Гөлшат I сыйныфка Иске Богады мәктәбенә керде. Шундый заманнар - машинада ир янына утырып йөрү дигән нәрсә юк. Иске Богадыдан көн дә кызны чана я арба белән бакчага Яңа Богадыга үзем илтәм, алып кайтам, малларны карыйм, баланы ашату, карау да минем өстә. Эшлисе эшләрне, балалар кул астына керә башлагач, исемлек төзеп язып китә идем - шулай итеп алар хезмәткә, мөстәкыйльлеккә, дөнья көтәргә өйрәнделәр.
Олы уллары Рафаэль һәм киленнәре Зөһрә дә, кызлары Гөлшат та Илиза апаның яшьлек хыялын чынга ашырып, табиб һөнәрен сайлаганнар. Төпчек уллары Булат әтисе юлыннан китеп, инженер һөнәрен үзләштергән, Алабуга шәһәрендә төпләнгән. Һәр гаиләдә тормышка шатлык өстәп, балалар үсә. Алты оныкка дәү әни һәм дәү әти бүген Фирнаял абый белән Илиза апа.
Инде үзләре әти-әни булсалар да, бала барыбер бала булып кала икән ул, - ди Фирнаял абый.
Һаман да киңәш бирәсе, дөрес юл күрсәтәсе килә. Олыны олы, кечене кече итә белегез, эшкә җаваплы карагыз, уңышка ирешкән кешеләрдән үрнәк һәм өлге алып яшәгез дип һаман өйрәтәм әле.
Ир бала - әтидән, кыз бала әнидән өйрәнеп үсә. Киленнәрем кайчак малайлардан, эштән кайтып кергәннәре юк, дип зарлана башласалар, алар начар юлда түгел, эш юлында йөриләр, шунсыз булмый, балам, димен. Әтиләре үрнәгендә алар шулай тәрбияләнгән: эшлисең икән, бар көчең-вакытың куеп эшләргә кирәк, дип күңелләренә сеңгән.
Хезмәткә, эшле кешегә, чынлап та, хөрмәт зур бу гаиләдә. Лаеклы ялга чыккан Илиза апа белән Фирнаял абыйның көннәре яраткан шөгыль-күңелле мәшәкатьләр белән үтә. Илиза апа "Гәрәбә" клубында бик теләп чараларда катнаша, концертларда чыгыш ясый. Ветераннар советында әгъза булып тора. Скандинавия йөреше белән шөгыльләнүче өлкәннәр төркеменең башлап йөрүчесе. Фирнаял абый әтисе васыять итеп калдырган умарта кортларын карау белән мәшгуль, күңеле ял теләсә, балык тотарга төшеп китә. Бакча - аларның уртак мавыгулары: җимеш бакчасында алма, чия, алыча, слива, миләш, шомырт, карлыган, йошта, йөзем - тагын әллә ниләр муллыктан сыгылып утыра, иртә яздан теплицада кайнаша башлыйлар. Ә Илиза апаның чәчәк бакчасына сокланмаган кеше юк. Быелгы корылык елында да бар гөлләре шау чәчәктә.
- 11 апрельдә әле үлән шытмаган була, кап-кара туфракта минем инде крокусларым, ак умырзаяларым чәчәк атып, ямь биреп утыра, - ди Илиза ханым. - Иртәләрем шул чәчәк-гөлләргә сокланып, имин тыныч тормышта яшәвебезгә сөенеп, балаларга хәерле тормышлар теләп, үзебезгә саулык һәм тигез картлык сорап башлана. Бүгенге көнебезгә мең шөкер!
Гомер буе яратып, тырышып үстергән гаилә бакчасының инсафлы балалар, тәрбияле оныклар сурәтендәге татлы җимешләрен тату - олы бәхет. Узган гомер юлыңа карап, шөкер, матур эз калдыра алганмын, дип сөенә алу - олы бәхет. Тырыш хезмәтеңә ихлас хөрмәт күрү - олы бәхет.
- ЗАГС бүлегендә эшләгәндә төрле хәлләр белән очрашабыз. 15-20 ел гомер кичергәннән соң да, аерылышабыз, дип килүчеләр бар. Булган тормышны сүтү җиңел, яңаны торгызу авыр. Бер-береңә хөрмәт, сабырлык, игътибар еллар үткәч тә кимемәсә, Фирнаял һәм Илиза
Шәвәлиевләрнекедәй нык, күркәм, матур гаиләләребез күп булыр иде, - ди район ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гөлфинә Мөхәмәдиева. Буыннар чылбырын өзелмәс бәйләнештә тота белүче, бер-берсенә туганлык җепләре белән нык бәйләнгән, эшләү һәм яшәү рәвешләре белән дә үрнәк мондый гаилә - җәмгыять нигезе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев