Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

"Образ" Гран-при отты

Вакыйгаларның бер-бер артлы алышынып торуы тормыш мизгелләребезне баета, кабатланмас итә. Сәнгатькәрләребез, мәдәни тормыш белән яшәүче райондашларыбыз өчен дә әдәбият елы тәмамланып, яңа иҗат мөмкинлекләре ачылды - бию елы башланды. Һәркайсыбыз тормышындагы матур вакыйгалар, истәлекле даталар, ирешкән уңышлар еллар агышын, дуслар, хезмәттәшләр белән аралашуны тагын да күркәм, гүзәл итә. "Образ" эстрада...

Вакыйгаларның бер-бер артлы алышынып торуы тормыш мизгелләребезне баета, кабатланмас итә. Сәнгатькәрләребез, мәдәни тормыш белән яшәүче райондашларыбыз өчен дә әдәбият елы тәмамланып, яңа иҗат мөмкинлекләре ачылды - бию елы башланды. Һәркайсыбыз тормышындагы матур вакыйгалар, истәлекле даталар, ирешкән уңышлар еллар агышын, дуслар, хезмәттәшләр белән аралашуны тагын да күркәм, гүзәл итә.
"Образ" эстрада һәм заманча хореография студиясе 29-31 гыйнвар көннәрендә Уфа шәһәрендә узган Халыкара проект кысаларында "На крыльях таланта" фестиваль-бәйгесендә катнашып Гран-при отты.
- Биш еллык эшчәнлегебезгә, балаларның осталыгына бәя биргән кебек булды бу безнең өчен, - диделәр хореографлар Ниссо Романова һәм Роман Миндияров.
Юл башы
Сәнгать дөньясы даими үзгәрештә, классик бию төрләренә яшьләр сулышын җиткерүче заманча яңалыклар керә, яңа төр биюләр барлыкка килә. "Йолдызлык" республика фестивале дә балаларны сәнгать дөньясына җәлеп итүдә дистә елдан артык эшчәнлеге барышында яңа ачышлар алып килде. "Образ" бию студиясе дә шул еллардагы район казанышы, эзләнү нәтиҗәсе.
Классик биюләр белән алдынгы урыннар алып өйрәнгән актанышлыларның эстрада биюләре кую буенча да алдынгы булу теләге Романны Актанышка тартып китерде. Район җитәкчеләре тәкъдиме белән, сәнгать мәктәбе директоры урынбасары Сәвия Таһирова Башкортстанның баш режиссеры Юрин аша эзләп таба аны. Агыйдел шәһәрендә эшләүче биюче белән танышырга Лилия Фәтхуллина, Рөстәм Гарифҗанов һәм Сәвия апа бергәләп чыгалар, Романны Актанышка бию куярга чакыралар. Ул елны чит илгә эшкә китүе сәбәпле, иҗади эшчәнлек бер ел соң башлана. Паром ябылу сәбәпле, боз өстеннән җәяү чыга Роман Актанышка һәм эш өчен компьютер сорый. Лилия Фәтхуллина белән бер атна эчендә балалар катнашында эстрада заманча биюе куялар һәм... актанышлылар "Йолдызлык" фестивалендә җиңү яулый. 2011 елда Актанышка күчеп килеп, үз төркемнәренә балалар туплый Ниссо белән Роман. "Башта 21 бала булды, ата-аналар да сынап кына карап йөрде, икенче елга инде "Образ" төркемендә 65 бала шөгыльләнә иде", - диләр, ул елларны искә алып.
Бала - пластилин
2014 елда Роман һәм Ниссо белән бию студиясе, балалар, заманча бию үзенчәлекләре хакында сөйләшкәндә мәдәният елы уңаеннан теләкләре белән кызыксынган идем - дәүләт балалар иҗатын үстерүдә ярдәм формаларын, юнәлешле программалар булдырсын иде, диделәр алар. Беренче урын яулау турында, безгә иртәрәк әле, осталыкны арттырасы бар, дигән фикерләрен белдерделәр һәм менә... ике ел ярымнан соң Гран-при.
Беренче тапкыр бию түгәрәге ишеген ачып кереп, олы сәхнәдә чыгыш ясап җиңүгә ирешкәнче озын юл үтә балалар, "Образ" бию студиясе өчен бу аралык биш ел белән исәпләнә.
Балалар янәшәсендә шушы юлны үткән ана Чулпан Төхбәтуллина фикере:
- Балаларыбыз биюне дә, укытучыларын да бик яратып йөриләр. Балалар бердәм, бер-берсенә ярдәм итәләр. Уңышның сере:1) укытучылар - профессионаллар, 2) балалар белән эшли беләләр, пластилиннан әвәләгән кебек өр-яңадан сүтеп җыялар балаларны, аягын-кулын йомшартып, төрле формаларга сузып, сыгылмалы гәүдә хәрәкәтләрен өйрәтәләр, шуннан соң гына сәхнәгә чыгаралар, 3) бәйгеләрне үзләре эзләп табалар, балалар өчен үсү мөмкинлеге биргәннәрендә катнашалар, жюри куйган таләпләр буенча балаларны бәйгегә әзерлиләр, соңыннан фикерләрен белешеп, тагын да дәрәҗәлерәк бәйгеләргә әзерли башлыйлар,
4) бәйгеләрдә еш катнашабыз, 40-50 бала өчен үз өсләренә җаваплылык алып, юлга чыгып китәләр. Нәкъ менә шул вакытта коллектив формалаша, балалар үзләрен күрсәтергә, фикерләрен белдерергә өйрәнәләр, сәхнә, шәһәр мохите белән танышалар."Образ" - бию түгәрәге генә түгел, ә бию студиясе. Бу инде икенче формат, икенче югарылык, таләп тә, сорау да башка.
Иҗади бергәлек
Роман белән Ниссоның бер-берсенә карата мөгамәләсе үк иҗади мохиткә тарта. Роман сиздермәстән генә һәрчак Ниссо янында эш барышы белән кызыксынып тора, комачау да итми. Ниссо халык биюләрен өйрәтү остасы булса, Роман - эстрада биюләре кую остасы. Роман постановкалар әзерли, оештыру эшләре белән шөгыльләнә,төрле бәйгеләр аша балаларның иҗат мөмкинлекләрен ачу белән кызыксына, Ниссо балалар белән шөгыльләнеп, биюләрне эшкәртеп бетереп сәхнәдә кую өчен җаваплы. Бер-беребезне шулай тулыландырабыз, диләр.
- Бию куйганда иң элек идеясенә игътибар итәбез - тамашачы гаҗәпкә калырлык булсын, - ди Ниссо. - Балаларга таләпчән без, хезмәтне яратырга, җаваплылыкка, дисциплинага өйрәтәбез иң элек. Биюне яратсыннар, дибез, ә бу - бик җитди шөгыль. Шул рәвешле характерлары формалаша. Үз-үзләрен җиңәргә, паникага бирелмәскә бәйгедә безнең һәм ата-аналар янәшәсендә булулары ярдәм итә. Елыйлар да - анысы табигый.
- Бәйгеләрдә катнашканда жюри составына игътибар итәбез. Уфа шәһәрендә безгә кемнәр бәя бирде, дисез, балалар хезмәтенә билге кую бит ул, - ди Роман. - "Талантлар планетасы" фонды Президенты В.Согунов,"NEXT" заманча бию академиясе җитәкчесе - заманча бию буенча дөнья чемпионатлары чемпионы Я. Копанева, Самара шәһәренең "СКРИМ" заманча бию театры хореографы Э.Первова. Укучыларыбызның киләчәгенә капитал да булып тора мондый бәйгеләр.
Уртак тырышлык
Баланың сәләтен ачу - безнең - өлкәннәрнең бердәм хезмәте: җитәкче-укытучы-ата-ана. Бәйгеләрдә катнашу баланы үстерә, камилләштерә, шул ук вакытта чыгымнар да шактый
.
- Бәйгеләрдә йөргәндә җитәкчеләребез яклавын тоеп эшлибез, - ди Ниссо һәм Роман. - Автобуслар белән тәэмин итүдә, киемнәр тектерүдә аларга таянабыз. Хәзер менә бик җитди итеп "Йолдызлык"ка әзерләнәбез. Яңа биюләр әзерлибез, тагын тамашачыны шаккаттырырга җыенабыз. Ата-аналарыбыз һәрвакыт янәшәбездә, ярдәмчеләребез, таянычларыбыз. Иганәче буларак та ярдәм итәләр, үзебез дә укучылар белән мюзикллар куеп, ярышларда катнашу өчен акча эшлибез.
Әниләр белән сөйләшәбез. Асия Вәлиева: "Ике балам - Айдар да, Алена да өченче елын шөгыльләнәләр. Һәр төрне яраталар, шулай да иң ошаганы хип-хоп". Гөлнара Шәесламова: "Кызым Гөлназ өченче елын йөри. Балалар белән дуслашып, аралашырга өйрәнде, бик теләп шөгыльләнә". Рания Әгъзәмова: "Ике кызым да бишенче елын йөриләр, Мәрьям дә, Миләүшә дә укуны да, биюне дә тигез алып баралар. Алар белән юлда да, биюдә дә - һәрчак янәшәдә мин."
Укучылар белән аралашам. Эльвина Хафизова:"3 яшьтән биюгә йөрим. Үзебезне сәхнәдә тотарга өйрәнәбез, Уфага, Әгерҗегә, Казанга, Чаллыга, Әлмәткә бардык. Яңа дуслар табабыз, бер-беребезгә ярдәмләшәбез". Ирек Гобәев: "Актанышта укыйм, Аештан килеп йөрим. Өченче ел биюдә шөгыльләнәм". Булат Хәсәншин:"Икенче ел шөгыльләнәм. Бик күп көч куялар укытучылар безнең өчен. Төрле сыгылмалы күнекмәләр өйрәнәбез. Бию чыныктыра, һәр өлкәдә дөрес карар кабул итәргә өйрәтә. Тамашачыдан курыкмый чыгыш ясап, биюнең мәгънәсен анлатып бирергә тиеш биюче".
Уфада үткән бәйгедә "Үрмәкүчләр һөҗүме" һәм стильләштерелгән татар биюе"Уңыш бәйрәме"н күрсәтте "Образ" бию студиясе биючеләре. Балаларның артистлыклары көчле, бию кую сәнгатьчә югарылыкта дигән фикерләрен әйтәләр жюри әгъзалары.
Соло чыгыш та уңышлы бәяләнә. Соло-эстрада биюендә Рафаэль Шәйдуллин "Кыю юнга" биюе белән катнашып, I дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды.
Резеда Шәйдуллина, әнисе:
- Рафаэль бию белән узган ел шөгыльләнә башлады. Биюне Ниссо Саидовна куйды. "Кыю юнга" биюе безгә уңыш китерде.Узган ел "Йолдызлык" бәйгесендә беренче урын алдык, "Соло-Челны" Бөтенроссия биючеләр бәйгесендә Гран-прига ия булдык. Биергә бик ярата Рафаэль. Быел "Уйна, гармун" татар биюен әзерләдек. Алты яшьлек баланың төрле чагы була, укытучылары күңеленә юл табып, кызыксындыра беләләр. Барлык ата-аналар да ихтирам һәм хөрмәт итә аларны.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев