Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Очкын ялкынга әйләнмәсен

Гадәттән тыш хәлләр буенча район комиссиясенең 3 гыйнвар көнне үткән җыелышында янгыннарны кисәтү төркемнәренә район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Энгель Фәттахов тарафыннан җирлекләрдә кеше яшәгән барлык йортларны тикшерү бурычы куелды. 5 гыйнвардан бирле шул максаттан һәр җирлектә газ, электр, янгын сакчылыгы тармагы, полиция участок вәкилләре, авыл Советы хезмәткәре составындагы...

Гадәттән тыш хәлләр буенча район комиссиясенең 3 гыйнвар көнне үткән җыелышында янгыннарны кисәтү төркемнәренә район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Энгель Фәттахов тарафыннан җирлекләрдә кеше яшәгән барлык йортларны тикшерү бурычы куелды. 5 гыйнвардан бирле шул максаттан һәр җирлектә газ, электр, янгын сакчылыгы тармагы, полиция участок вәкилләре, авыл Советы хезмәткәре составындагы комиссия йөри.
- Безнең җирлеккә караган Чөгәнә, Ирмәш авылларын йөреп чыктык, хәзер менә Актанышбашта, һәр өйгә кереп, янгынга каршы куркынычсызлык кагыйдәләренең үтәлешен тикшерәбез, - ди Актанышбаш авыл җирлеге башлыгы Лилия Хәйдәрова. - Газ хезмәткәрләре үзләре күргән кимчелекләрне әйтәләр, янгын сүндерүчеләр - үзләренекен. Һәр йортка акт төзелә. Өйдә булмаган кешеләргә кабат керәчәкбез. Инде берүк янгыннар булмасын, сакланганны саклармын дигән, үз йорт-җиребез, милкебезгә игътибарлы булыйк.
Шушы авыл кешесе Әлфия Җамалетдинованың өенә газ керсә дә, ул плитәгә генә кушылган. Өен исә я электр җылыткычы белән, я плитә духовкасын ачып куеп җылыта. Программага кертелгән, быел йортын да зәңгәр ягулык белән җылытуга күчерәчәкләр икән.
- Минем бар да тәртиптә, әле яңа гына электр чыбыкларын алмаштырдык, янгын сигнализациясе куелды, бер куркыныч әйбер юк бездә, - дип каршы алды ул безне. Газ караучы, шулай да, плитә урнашкан стена буена калай беркетү кирәклеген кисәтте.
Шул ук урамдагы Нәрима Әфтаховалар өенә үттек. Котельный бүлмәсендә, бик матур
бизәкле челтәр эленгән тәрәз янына ук куелган икән газ миче. Өстенә кибәргә аяк киемнәре, тирәсенә чүпрәк-чапрак куйганнар. Хуҗабикә:
- Бар көнем өйдә генә үтә, барысына да күз-колак булып, карап кына торам мин, - дисә дә, газ миче тирәсендә тиз янучан чит әйберләр дә, нәфис озын челтәр дә булмаска тиеш. Өстәп, шушы бүлмәгә һәм аш бүлмәсенә газ суырткычлар куярга кушылды.
Гади генә шундый куркынычсызлык кагыйдәләрен дә әллә белмибез, әллә игътибар итмибез шул күп вакыт.
- Без комиссия белән ишегалдыннан ук карап керәбез. Газ торбасы шаровой кран белән көйләнгәнме? Электр щиты өйгә түгел, фасадка урнаштыру кирәк. Ул автомат булсын. Менә декабрь аенда минем күршедә генә - Мутин урамының 27 нче йорты янып, хуҗабикә үлде. Аларның электр коробкасы өйдә булган. Янгын сүндерүчеләр шундук килеп җиткән, әмма электрны аеру өчен электрикларны көттеләр, - ди Актаныш авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Альберт Тимеров.
- Әйе, бу йортта электр чыбыклары - алюминий, ә люстра бакыр чыбыктан булып, алар тоташкан җирдән ут чыккан, - дип аңлатты фаҗига сәбәбен 103 нче янгын сакчылыгы бүлеге җитәкчесе Илназ Шәрипҗанов. - Ә утны аермыйча, янгын сүндерүчеләр эчкә үтә алмый. Чөнки, су - ул үткәргеч, судан кешене электр суга. Ни ярдәм барып җитә алмый, ни үзебезгә үк зыян килергә мөмкин.
Электр үткәргеч чыбыклар ике төрле материалдан булу куркыныч икәнлеге турында хәтта мәктәп укучысы да белә, ашыгып дөнья көткәндә генә никтер ул турыда онытыла. Шул ук газ торбасын плитәгә тоташтыручы торбалар тимердән булса, ышанычлы. Әлбәттә, күпкә арзанга төшүче сыгылмалы торба рөхсәт ителә, әмма аның тузганын сизми дә калырга мөмкинсең.
- Шушы комиссия белән йөргәндә, бер өйгә кердек. Борынга газ исе бәрелде, - дип дәвам итә Альберт Тимеров. - Өйдә әби үзе генә яши. "Газ исе килә бит", - дибез. - "Әй, гел килә дә тора инде ул, форточканы ачам да җилләтәм", - ди әбиең. Карасак, газ торбасы ярылып, тишелгән. Бүген булмаса, иртәгә фаҗига чыгасын көт тә тор. Слесарь чакырып төзәттердек. Бу көнне бер кеше гомерен саклап калуда зур эш эшләдек дип әйтә алам. Әмма безне дөрес кабул итмәүче, тырнак астыннан кер эзлисез, дип каршы алучылар да бар. Бер йортка кердек, балалары кунакка кайткан, гөр киләләр. Безне, нишләп җәфалап йөрисез, бүтән эшегез юкмы әллә, дип каршы алдылар. Кимчелекләр исә җитәрлек: газ торбасы өстендә электр кабеле ята, плитә артына калай беркетелмәгән һ.б. Электриклар, газ караучылар үзләре генә йөргәндә, үз эшләрен генә тикшерә, ә комиссия булып бергәләп чыкканда, тулы картинаны карыйбыз бит.
- Бу хезмәттә инде мин 17 ел. Иң еш очрый торган типик кимчелекләр: плитә, казан янына калай дөрес урнаштырылмый, төнлек сыланып бетми, ярыклар кала. Газ суыру торбаларын елга ике тапкыр карап тору кирәк, - ди Кәзкәй, Тыңламас, Аеш өлешендә газ буенча хезмәт күрсәтүче Айдар Мәгъдәнов. - Комиссия белән йөргәндә шушы кимчелекләрне өй хуҗаларына әйтеп, бетерү өстендә эшлибез.
Йортларда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча рейдлар дәвам итә. Уяу булыйк, фаҗигаләр кабатланмасын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев