Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Очсызга алган бәла

14 июль көнне мобиль төркем белән чираттагы рейдка иҗат төркемебез дә чыкты. Легаль булмаган исерткеч эчемлекләр сату әйләнешен кисәтүче әлеге эшче төркем составында Дәүләт алкоголь инспекциясеннән, Роспотребнадзор оешмасыннан, башкарма комитет, эчке эшләр бүлеге, суд приставлары хезмәте, хастаханәдән, салым инспекциясеннән, мәгариф, спорт бүлекләреннән вәкилләр эшли. Пучы авыл җирлегендә "Гөлнар", "Кама", "Гүзәл",...

14 июль көнне мобиль төркем белән чираттагы рейдка иҗат төркемебез дә чыкты. Легаль булмаган исерткеч эчемлекләр сату әйләнешен кисәтүче әлеге эшче төркем составында Дәүләт алкоголь инспекциясеннән, Роспотребнадзор оешмасыннан, башкарма комитет, эчке эшләр бүлеге, суд приставлары хезмәте, хастаханәдән, салым инспекциясеннән, мәгариф, спорт бүлекләреннән вәкилләр эшли.

Пучы авыл җирлегендә "Гөлнар", "Кама", "Гүзәл", "Әмир", "Гаяз", "Чулман" кибетләрендә, "Ләйсән" кафесында булдык.

Татарстанның дәүләт алкоголь инспекциясе 10-20 июльдә республикада легаль булмаган исерткеч эчемлекләргә каршы көрәш буенча махсус акция игълан иткән иде. Кулланучылар хокукын яклауда куелган иң беренче таләпләр үтәләме? Кулланучылар өчен мәгълүмат тактасында кирәкле хәбәрләр, кибетләрдә сатылучы азык-төлекнең кайдан кайтарылганы, үлчәү авырлыгы, саклану вакыты һәм бәясе булу-булмау белән танышканнан соң, исерткеч эчемлек сатылучы киштәләрдәге ассортимент белән таныштык.

Ялтыравыклы этикеткалар, төрле фасонлы кызыктыргыч шешәләр эченә ни яшеренгән? Сәламәтлек өчен болай да зыянлы саналучы хәмер легаль сатыламы, документлары тәртиптәме, сатучының аяк очында гына сәрхүшләрнең "суррогат дуслары" сатылмыймы - без инде аларны спирт кушылган косметик чаралар дибез, ә алар өчен ул - очсыз "аракы". Рейд барышында аларга да игътибар иттек. Яшерен түгел, бер кибеттә "Тройной" одеколоны сатучының кул уңаена прилавка янындагы шүрлеккә генә тезеп куелган иде. Документлары тәртиптә, шулай булса да, кибет хуҗаларының авыл халкы алдында йөз аклыгы инде монысы. Законлы, ләкин эчәр өчен алалар бит!

Авыл халкы өчен беренчел туклануда мөһим булган азык-төлекнең кайдан алынуы, бәясе дә җитди игътибарга алынды безнең тарафтан. Сөт-катык кайдан алына, ипи нинди җитештерүчедән килә? Актаныштан һәм Әлемнән килүче икмәкнең кибетләрдә сату бәяләре төрлечә. Шул уңайдан, сатучыларга да, кибет хуҗаларына да кисәтү ясалды. Сатучы белән кибет хуҗасы арасында төзелгән хезмәт килешүе бармы, ничә сәгать эшлиләр, күпме хезмәт хакы алалар - монысы белән дә кызыксындык. Хезмәт килешүе законлы төзелгән очракта да, кайвакыт эш сәгатьләренең вакыты тәгаен күрсәтелми, яисә ике сатучы урынына өч кеше эшли. Боларның һәммәсе дә шушындый рейдлар вакытында ачыклана.

Ләйсирә Фаттахова - полиция кече лейтенанты, административ законнарның үтәлешен тикшерү буенча өлкән инспектор:

- Дәүләт алкоголь инспекциясе вәкилләре белән дә, үзебезнең эшче төркем белән дә даими рейдларга чыгабыз. Бүген - 14 июльдә участок вәкиле белән рейд үткәрдек. Аккүз авылында тиешсез вакытта сыра саткан сатучыга беркетмә төзедек. Төштән соң, мобиль төркем белән Пучы авыл җирлегендә рейд үтте. Тикшерү вакытында, иң беренче чиратта, сатуга куелган аракының лицензиясе бармы - шуны карыйбыз. "Тройной" одеколонының сертификатын сорыйбыз, юк икән, сатучыдан аңлатма алып, Роспотребнадзорга җибәрәбез. Яшүсмерләргә исерткеч эчемлек саталармы - анысына да игътибар итәбез. Сату урыннарында "18 яшькә кадәрге сатып алучыларга исерткеч эчемлекләр, сыра сатылмый" дигән эленмә язу булырга тиеш.

Миләүшә Гыйлаева, район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары:

Реклама

- Мобиль рейдлар үткәргән вакытта кибетләрдә легаль булмаган аракы сатылмыймы, срогы чыккан продукция сатуда юкмы, кибет чистамы, сатучыларның эш киемнәре бармы, үлчәп сатылучы продукциянең граммы, бәясе күрсәтелгәнме - һәммәсенә дә игътибар итәбез. Пучы җирлегендә кибетләр чиста, сыйфатлы хезмәт күрсәтәләр. Социаль әһәмияткә ия продуктларга - ипигә, сөт продукцияләренә куелган бәяләргә мониторинг алып барабыз.Һәр кибеттә дә кулланучы почмагын, андагы мәгълүматларны карадык. Анда Роспотребсоюз таләп иткән бөтен мәгълүмат та булырга тиеш. Шушындый ук мобиль группалар авыл җирлекләрендә дә бар, җитәкчесе - авыл башлыгы. Участок вәкиле белән алар җирлекләрдә үзләре дә даими рейдлар үткәрергә, легаль булмаган сату әйләнешенә чик куярга тиешләр. Квартал саен мониторинг үткәрәбез, җирлекләрдә сүлпәнлек сизелә әлегә.

Районда легаль булмаган аракы сату әйләнешен булдырмау һәм кисәтү ведомствоара мобиль комиссиянең эшчәнлеге, республикада бу юнәлештәге алып барылган эшчәнлек буенча комиссия җитәкчесе Илнар Фәттахов таныштырды:

- 10-20 июльдә легаль булмаган исерткеч эчемлекләр сату әйләнешен кисәтүдә чираттагы ункөнлек игълан ителгән иде. Декада барышында мобиль төркемнәр сату нокталарында тикшерүләр үткәрде. Рейд барышында легаль сатылмаучы исерткеч эчемлекләр, ачыкланып, сатудан алына, беркетмә төзелә, закон нигезендә чара күрелә. Бу юнәлештә районда ел да актив кисәтү-аңлату эшләре алып барыла. Ел башыннан алты ай эчендә эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә барлыгы 482 тикшерү рейды үтте. Мобиль төркемнәр сату нокталарында да, "кайнар элемтә" буенча халыктан кергән мәгълүматларга нигезләнеп, шәхси хуҗалыкларда да булды, 186 литр легаль булмаган исерткеч эчемлек сату әйләнешеннән алынды, 18 административ беркетмә төзелде. Исерткеч эчемлекләр сәламәтлек өчен зыянлы, ләкин бүген район халкы арасында аны куллану бар икән, без сыйфатлы исерткеч эчемлекләр сатуны, аның законлы сәүдә әйләнешен тәэмин итүне булдырырга, күзәтчелектә тотарга тиешбез.

Базар шартларында җиңел генә акча эшләргә теләүчеләр исерткеч эчемлекләр сатуда кырын юлга да басалар һәм аны төрле ясалма-уйдырма белешмәләр аша "законлы" итеп күрсәтергә тырышалар. Шуңа да уяулык, сизгерлек сорый торган өлкә бу. Игътибарсызлык һәм битарафлык исерткеч эчемлек кулланып, агуланып үлү очраклары белән тәмамланырга мөмкин. Ялган аракы ясау, лицензиясез сату очраклары республикада да, районда да күзәтелә, моның буенча һәр атнаның чәршәмбесендә республика җитәкчеләре катнашында алып барылган эшчәнлеккә хисап тотабыз. Район, шәһәрләрдә мобиль төркемнәр ачыклаган фактлардан хәбәрдар булабыз.

Районда исерткеч эчемлекләр сатылучы 123 сату ноктасы бар. Моннан тыш, Татреспотребсоюзның Актаныш кулланучылар җәмгыятенә караган автолавка машиналары аша да заказ нигезендә мондый эчемлекләрне сатып алырга мөмкин. Авыл җирлекләрендә ярты ел эчендә сатылган исерткеч эчемлекләр күләме хәлнең торышын ачык чагылдыра. Узган 2014 ел белән чагыштырганда, быел Татар Суыксуы җирлегендә 33 процентка кимрәк сату булган. Сөенергәме, көенергәме? Эчүчелек чынлап та кимегәнме, әллә инде легаль булмаган аракы саталармы? Усы, Иске Айман, Яхшый, Сәфәр җирлекләрендә дә сату кимегән. Мониторинг үткәрү реаль сәүдә әйләнешен ачыкларга ярдәм итә. Бу уңайдан уяулыкны арттырасы бар. Яланнарда агач төпләрендә, паркларда урындык яннарында очсызлы һәм спирт катнашмалы косметик чараларның буш шешәләре яту да шулай уйларга этәргеч бирә.

Уразай, Әтәс җирлекләрендә легаль сату күләме узган ел белән чагыштырганда 44 процентка арткан. Бу уңайдан хакимияттә 3-11-41, эчке эшләр бүлегендә 02 "кайнар элемтә" телефоннары эшләү дә ярдәм итә. Суррогат, ясалма аракы сату фактларын авыллардан шалтыратып хәбәр итәләр, аноним хәбәрләрнең дә дөреслеген тикшерәбез. Сату базарында ясалма аракы сату өчен документларны да, акциз маркасын да алдап эшләгән очраклар эшмәкәрләрне дә борчый, тикшерү шундый фактларны ачыклаган очракта аларга җавап тотасы. Шуңа да без "Татспиртпром" белән эшләүне кулай күрәбез, чөнки аларда исерткеч эчемлекләрне сәүдә нокталарына сату өчен үз дилерлары аша җибәрелә, ялган аракы сатуны булдырмауны күзәтчелектә тоталар.

15 июль көнне шундый ук мобиль рейд Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе Чаллы территориаль органының контрольлек-инспекция бүлеге җитәкчесе Наталья Кукушкина катнашында Татар Суыксуы, Түке җирлекләрендә 10 сәүдә ноктасында үтте.

- Актанышта да, башка районнарда да алдагы тикшерүләр барышында спирт катнашкан косметик чаралар, 95 процентлы медицина спирты сату очраклары күзәтелгән иде. Эшмәкәрләр бу хәлгә чик куйдылар, 95 процентлы спирт фәкать даруханә челтәре аша гына сатылырга тиеш. 10-20 июльдә декада кысаларында күпфатирлы йортларда яшәү ягыннан керү урыны булган кафеларны тикшерәбез, чөнки республика җирлегендә 17 июньнән андый сату нокталарында исерткеч эчемлекләр сату тыелды. Моннан тыш, 10 июньнән Татарстан Республикасы законына үзгәрешләр керде. Составында спирт, кофеин булган тониклар, энергетик эчемлекләр сату тыела. Сәүдә нокталары ике ай дәвамында аны сатудан алып бетерергә тиешләр, 1 сентябрьдән закон көченә керә, сату фактлары буенча административ чара күреләчәк.

Алда язылган мәгълүматларны тулыландырып, "Татспиртпром" җәмгыятенең генераль директоры Ирек Миңнәхмәтовның "Бизнес-онлайн" газетасына биргән интервьюсыннан мәгълүматлар китерү дә ялган аракы сатучылар һәм шуны эчеп гомерләрен агулаучылар өчен урынлы һәм аңлаешлы булыр дип уйлыйм. Чөнки җәмгыять җиңел генә кесә калынайтучы "эшмәкәрләргә" законлы чара күрү эшчәнлеген алып бара. "Безнең бренд астында ялган аракы сату белән шөгыльләнүчеләрдән суд аша 1 млн. 200 сум күләмендә акча юллап алачакбыз, шул рәвешле җәмгыятькә килгән зыянны түләттерү ялганлап сату белән шөгыльләнүчеләр эшчәнлегенә чик куяр дип уйлыйбыз", - ди ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев