Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Олимпиадада җиңү яулаган актанышлыларны Игорь Марченко бүләкләде ( +ФОТОМИЗГЕЛЛӘР)

Без һәркайсыбыз - сатып алучы. Һәр көн булмаса да, даими ни дә булса сатып алабыз: я товар, я хезмәт, я башкасын… Сатып алучы буларак, үз хокукларыбыз да бар. Алардан дөрес файдалана беләбезме? Сатучы автомобиль яки электр приборын гарантия буенча төзәтүдән баш тарткан, иминият компаниясе түләүне кичектергән, һ.б., һ.б. шундый зат-оешмаларның...

Без һәркайсыбыз - сатып алучы. Һәр көн булмаса да, даими ни дә булса сатып алабыз: я товар, я хезмәт, я башкасын… Сатып алучы буларак, үз хокукларыбыз да бар. Алардан дөрес файдалана беләбезме? Сатучы автомобиль яки электр приборын гарантия буенча төзәтүдән баш тарткан, иминият компаниясе түләүне кичектергән, һ.б., һ.б. шундый зат-оешмаларның үзләрен җавапсыз тоткан очраклары бихисап! Кемнең генә кибеттән сыйфатсыз товар сатып алганы яки тиешсез хезмәт күрсәтүгә юлыкканы булмады икән? Менә шундый очракларда югалып калмаска, үзеңнең хаклыгыңны исбатлый, хокукларыңны яклый белергә хәзер мәктәптә өйрәтәләр.
Республикабызда "Татарстан кулланучылар хокукларын яклау комплекслы системасы үсеше" максатчан программасын тормышка ашыру кысаларында мәктәп укучылары арасында Дәүләт алкоголь инспекциясе кулланучылар хокукларын яклау нигезләре буенча республика олимпиадасын быел дүртенче мәртәбә уздырды.
Олимпиаданың абсолют җиңүчесе дип бертавыштан Актаныш 1нче мәктәбе укучысы Инзилә Фәррахова табылуы турында алданрак хәбәр иткән идек. Шулай ук, Алсу Гыйлаева II урынга ия булды, Камил Могтазиров исә "Кулану белеме туплауда активлык һәм максатчанлык өчен" номинациясендә җиңүче дип табылды.
- Узган ел да укучыбыз Алсу Гыйлаева бу олимпиадада катнашып, II урынны яулаган иде. Район мәктәпләреннән ул берүзе булып, калганнар һәммәсе - шәһәр мәктәпләре укучылары иде. Быел уңышыбыз бигрәк тә зур - өч укучыбыз да бүләк ияләре, - дип сөенече белән уртаклашты Актанышның 1нче мәктәбе директоры Рәйлә Гыйздәтуллина. - Узган уку елында укучылар соравы буенча мәктәптә социаль-гуманитар сыйныф ачкан идек, бу җиңүчеләребез шунда укучылар, өчесе дә чыгарылыш сыйныфта. Олимпиадада уңышлары аларга юридик юнәлештә укырга кергәндә өстәмә балл бирә.
- Олимпиадада катнашып, бу тармакны байтак өйрәнгәч, тырышкач, киләчәгемне бәлки юриспруденция белән бәйләрмен дигән уйлар килә күңелгә, әмма әлегә төгәл фикерем юк, - ди җиңүче Инзилә Фәррахова үзе. Хәер, бу кыз-егетләр нинди генә һөнәр сайласалар да, кайсы гына уку йортына керергә гариза бирсәләр дә, югалып кала, сыната торганнардан түгелләр.
Җиңүчеләрне тәбрикләргә район башлыгы Фаил Камаев һәм этил спирты, алкогольле продукция җитештерүне, аның әйләнешен һәм сыйфатын дәүләт контролендә тотуны тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча Татарстан Республикасының Дәүләт инспекциясе җитәкчесе Игорь Марченко үзе килгән иде. Район Тантаналар залында җиңүчеләрне тәбрикләп, кыйммәтле истәлекле бүләкләр тапшырды ул.
Коллегия составындагы югары уку йортлары галимнәре олимпиадада катнашкан укучыларның әзерлеген бик югары бәяләделәр. Бигрәк тә, өстәмә бирелгән бик четерекле сорауларга да төпле җаваплар биргәне өчен алар җиңүче Инзилә Фәррахованы аерып күрсәттеләр. Аны бүгеннән үк теләсә кайсы югары уку йортында, һәм хәтта I курс түгел, ә инде III курс студентлары белән тигез дәрәҗәдә белем алуга әзер дип бәяләделәр, - дип җавап бирде олимпиадада катнашучыларның әзерлеге хакында биргән соравыбызга Игорь Марченко. - Олимпиаданың финал өлешенә 2400 баладан 41 укучы үтте. Кеше мәктәп яшеннән үк үз хокукларын һәм безгә хезмәт күрсәтүчеләрнең бурыч-вазифаларын яхшы белеп аңлап үсәргә, кирәк чакта үз хокукларын даулый-яклый белергә тиеш.
Олимпиаданы оештыруыбызның төп максаты шул.
Инспекция олимпиаданы оештырып кына калмый, укучыларны әзерләүдә дә турыдан-туры катнаша: районнарга территориаль органнар вәкиләре чыгып, укучылар белән кануннар, маддәләрне өйрәнәләр.
Мин үзем Чаллы шәһәре һәм Актаныш районыннан катнашучылар өчен беркетелгән. Бу укучылар белән беренче очрашуда ук, сез - яхшы әзерлекле, җиңәргә тиешсез, дип әйткән идем, шулай килеп чыкты да. Кемнең ничек әзерләнгәне читтән бик яхшы күренә , - ди ТР кулланучылар хокукларын яклау һәм дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы белгече Лилия Камалова.
Тантанада җиңүчеләрнең әти-әниләре, сыйныфташлары, мөгаллимнәре дә катнашты. Укучыларын олмпиадада җиңәрлек дәрәҗәдә ныклап әзерләгән укытучылар Резеда Могтазирова һәм Руслан Сафиуллинга Игорь Марченко Рәхмәт хатлары тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев