Актаныш

ҺӨНӘРИ БӘЙРӘМЕГЕЗ БЕЛӘН: 1 ноябрь – Суд приставлары көне

Хөрмәтле суд приставлары хезмәткәрләре һәм ветераннары! Сезне һөнәри бәйрәмегез суд приставлары көне белән ихластан котлыйбыз.

Гражданнарның, юридик затларның һәм дәүләтнең хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклауга, үтәүгә, суд абруен күтәрүгә юнәлдерелгән хәбәрдарлык, бурычка тугрылык, Ватанга намуслы хезмәт итүегез белән сез ихтирам һәм хөрмәткә лаек.

Суд приставлары эшчәнлеге районның социаль-икътисади хәленә турыдан-туры йогынты ясый. Әлеге хезмәт оешкан еллардан башлап, законнар үтәлешен камилләштерүгә юнәлдерелгән үзгәрешләр күзәтелде. Суд системасының нәтиҗәле эшләве суд приставлары хезмәтенә турыдан-туры бәйле. Чөнки нәкъ менә сез законнар үтәлешен тәэмин итәсез, ә законның көче – аның гамәлгә ашырылуында. 


Һөнәри бәйрәмегез уңаеннан кайнар котлап, район суд приставлары коллективына хезмәт уңышлары, гаилә бәхете теләп калабыз.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: