Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Опекага алынган ятим балаларга Кыш бабай бәйрәм бүләк итте

6 гыйнвар көнне район мәдәният сараенда тәрбиягә алынган балалар өчен Яңа ел бәйрәме үткәрелде. Балалар белән район мәдәният йорты хезмәткәрләре искиткеч сихри тамаша күрсәттеләр, шулай ук күңелле маҗаралы уеннар, төрле кызыклы ярышлар оештырдылар. Бәйрәмдә балаларны, ата-аналарны Актаныш муниципаль районы башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәcьәләләр буенча урынбасары Ландыш Шәмсунова тәбрикләде. Ул...

6 гыйнвар көнне район мәдәният сараенда тәрбиягә алынган балалар өчен Яңа ел бәйрәме үткәрелде. Балалар белән район мәдәният йорты хезмәткәрләре искиткеч сихри тамаша күрсәттеләр, шулай ук күңелле маҗаралы уеннар, төрле кызыклы ярышлар оештырдылар.
Бәйрәмдә балаларны, ата-аналарны Актаныш муниципаль районы башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәcьәләләр буенча урынбасары Ландыш Шәмсунова тәбрикләде. Ул тәрбиягә бала алып үстерүне, асылда, зур батырлык булуын билгеләп үтте, һәр баланың җәмгыятебезнең лаеклы гражданы булып үсүен теләде.
Чарада Актаныш муниципаль районы башкарма комитетының опека һәм попечительлек бүлеге җитәкчесе Гөлүзә Хәертдинова да катнашты. Ул да балаларны һәм ата-аналарны бәйрәм белән котлады, үзенең изге теләкләрен җиткерде:
-Һәр елдагыча,быел да ятим һәм караучысыз калган, опекада булган балалар белән Чыршы бәйрәменә җыелдык. Бүгенге көндә гаиләләрдә мондый 66 бала тәрбияләнә. Бу сан узган ел белән чагыштырганда кимрәк. Елдан-ел шушы бәйрәмне оештырган район хакимиятенә, иганәчеләргә, мәдәният хезмәткәрләренә зур рәхмәтемне белдерәм. Яңа елда сәламәтлек һәм бары изге теләкләр генә теләп калам.
Чара ахырында барлык балаларга Кыш Бабай бүләкләр тапшырды.
Чыганак: Актаныш МР башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев