Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Пакь күңелдә якты эзләр

Язның беренче бәйрәме 8 Март - Халыкара хатын-кызлар көне якынлашкан чор ир-атлар өчен дә, хатын-кызлар өчен дә дулкынландыргыч мизгелләргә бай була. Көчле ир-атларыбыз ышыгында хатын-кызларыбыз тормыш яме булып яшәсә, хатын-кызларыбыз җылысын тоеп, көчле затларыбыз яңа биеклекләргә күтәрелә тормышта. Үзара хөрмәткә корылган бәйрәм мизгелләре шуңа да дулкынландыргыч, тәэсирле һәм кабатланмас. Республикада...

Язның беренче бәйрәме 8 Март - Халыкара хатын-кызлар көне якынлашкан чор ир-атлар өчен дә, хатын-кызлар өчен дә дулкынландыргыч мизгелләргә бай була. Көчле ир-атларыбыз ышыгында хатын-кызларыбыз тормыш яме булып яшәсә, хатын-кызларыбыз җылысын тоеп, көчле затларыбыз яңа биеклекләргә күтәрелә тормышта. Үзара хөрмәткә корылган бәйрәм мизгелләре шуңа да дулкынландыргыч, тәэсирле һәм кабатланмас.
Республикада һәр елны язгы ташкын кебек үтүче "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты:хатын-кыз карашыннан" бәйгесенә дә 8 Март уңаеннан республика җитәкчесе Рөстәм Миңнехановның күренекле хатын-кызларыбыз белән очрашу кичәсендә нәтиҗә ясала.
Актанышыбызның мөхтәрәм хатын-кызлары - хезмәтендә дә, тормышта да, гаиләдә дә үзләренең якты юлларын булдырган, башкаларга рухи терәк тә булып яшәүче нәфис затларыбыз һәр елны катнаша анда. Мамадышта үтүче зона бәйгесендә быел бездән "Башак" хуҗалыгының алдынгы савымчысы, биш бала анасы Нурания Нәсипова - "Минем һөнәрем - минем горурлыгым", ТР Гигиена һәм эпидемиология үзәгенең Актаныш районындагы бүлеге мөдире, ТР Иҗтимагый палатасының райондагы җитәкчесе, район ветераннар советы президиумы әгъзасы Зәмфирә Хафизова "Өченче яшь герое" номинацияләрендә катнашып, икесе дә беренче урын яуладылар.
Актаныш, Алабуга, Минзәлә, Менделеевск, Балык Бистәсе, Тукай, Теләче, Мамадыш районнарыннан 30 хатын-кыз районнарының йөзен, эшчәнлекләренең асылын видеоязмалар, фотоальбомнар, шигырь, җыр, бию, театральләшкән тамашалар аша яклады. Актанышлыларның югары әзерлеге, җанатарлар белән бергә көчле, бердәм команда булып катнашулары һәр елны соклану уята.
Бәйгене оештыручылар - Татарстан хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы, Татарстан Республикасы кеше хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил аппараты, Татарстан профсоюзлары һәм Татарстан Республикасының Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы. Жюри рәисе Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская Актаныш хатын-кызларының заман белән бер сулышта яшәүләренә, һәр өлкәдә яңалык һәм үрнәк күрсәтүләренә соклануын белдерде.
Нурания Нәсипова - яраткан хезмәтендә уңышка ирешүче. Узган ел бер сыердан уртача 5992 килограмм сөт савып алган ул, тулай савым 2397 центнер. Мәктәпне тәмамлау белән хезмәт юлын башлаган Нурания 31 ел эшчәнлеге дәвамында яңалыкларны тормышка кертеп, хезмәтен яратып, тырышлыгы, төгәллеге белән башкаларга да үрнәк булучы хезмәт алдынгысы бүген. Тормыш иптәше Илсур белән Илнур, Илмир, Илфая, Илсөя һәм Илдарга - биш балага үз үрнәкләрендә тәрбия биреп, матур яшәү үрнәген күрсәтәләр.
Зәмфирә Хафизова - актив җәмәгать эшлеклесе, хезмәтенең остасы буларак Актаныш данын яклады. Яңа проектларны тормышка ашыручы ханым республика эшлеклеләре өчен игътибарга лаек хезмәт үрнәкләре күрсәтте. Татарстанның атказанган табибы, Россия югарылыгында дәүләт бүләкләренә ия белгечнең ике кызы Гүзәлия һәм Гөлсияр дә әнисе һөнәрен сайлаган - икесе дә республика районнарында санитария табиблары.
Республика һәм районның иҗтимагый-сәяси тормышында актив катнашып, җитәкчелек һәм халыкны борчыган мәсьәләләрне өйрәнеп, республика җитәкчеләренә тәкъдим итүче дә ул. Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында актанышлыларның эш тәҗрибәсен үрнәк буларак тәкъдим итеп, яңа проектларны безнең җирлектә башлыйлар бүген. Район ветераннар советы каршында "Сәламәтлек клубы" клубын
җитәкләп, өлкәннәрнең сәламәтлеген ныгытуда махсус программаларга нигезләнеп эшләве дә бүген бик актуаль проблеманың чишелеш үрнәге - сәламәт яшәү рәвеше.
Тормыш иптәше Рәшит белән, үрнәк гаилә буларак, күршеләре, урамдашлары белән бергә балаларны тәрбияләүдә Урам бәйрәмнәре, сабантуйлары оештыралар. Әнисе Асияне дә карап, тәрбияләп, үзләре белән яшәтә алар. Өч буын вәкилләренең гаиләдә һәм тормышта үзара ярдәмләшеп, дус-тату, теләктәш яшәвендә актанышлылар тәҗрибәсен республика югарылыгында яклады ул.
Бәйрәм алдыннан нәфис затларыбызга теләкләрен дә ирештерде:
- Хатын-кыз мәхәббәт белән яшәсен. Аллаһы Тәгаләгә, әти-әнигә, гаиләгә, балаларга, табигатькә, яшәгән җиренә, үз иленә, дусларына, аралашкан кешеләргә. Үз-үзегезне яратыгыз! Хатын-кыз өчен бу бик мөһим. Йөзегездән елмаю китмәсен. Елмаеп аралаша, эшли һәм яши белү үзе бер сәнгать ул! Бәхетле булыгыз һәм башкаларны да бәхетле итеп яшәгез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев