Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Паром төште – Агыйдел аша юл ачык!

Шушы 20 көн эчендә халык арасында төрле имеш-мимешләр дә таралып өлгергән булып чыкты.

Яз җитеп, су  өсләре  ачылу белән  район халкы гына түгел, Татарстан белән  Башкортстан арасын Актаныш  аша гизүче һәркем Агыйделгә паром төшүен көтә башлый. Ни дисәң дә, ул  ул  автомобиль йөртүчеләр өчен шактый уңайлы. 


Искәртеп үтәбез, Агыйдел  аша боз кичүе быел 6 апрельдә ябылган  иде. Шушы 20 көн эчендә халык арасында төрле имеш-мимешләр дә таралып өлгергән булып  чыкты. 

Быел паром  төшмәс микән инде дип болчылучыларны сөендереп, бүген паром бу елның тәүге рейсын ясады.  Атомобильләргә Агыйдел аша юл ачык! 

Сүз уңаеннан,  узган ел паром 25 апрельдә үк төшкән булган. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев