Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Пенсия кемнеке аз, кемнеке күп

Россия Федерациясе Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча идарәчесе урынбасары Елена Полякова Актанышка килеп, безнең пенсионерлар өчен гражданнарны кабул итү оештырды. Сорау белән килүчеләрне монда ачык йөз белән каршы алдылар. Район пенсия фонды җитәкчесе Булат Басыйров та, пенсия фонды белгечләре дә сорау-үтенечләр белән килгән пенсионерларга карата яхшы мөгамәлә күрсәттеләр. Районда 9500дән...

Россия Федерациясе Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча идарәчесе урынбасары Елена Полякова Актанышка килеп, безнең пенсионерлар өчен гражданнарны кабул итү оештырды. Сорау белән килүчеләрне монда ачык йөз белән каршы алдылар. Район пенсия фонды җитәкчесе Булат Басыйров та, пенсия фонды белгечләре дә сорау-үтенечләр белән килгән пенсионерларга карата яхшы мөгамәлә күрсәттеләр.
Районда 9500дән артык пенсионер исәпләнә. Аларның барысы да өлкән яшьтә түгел, балачактан инвалидларга, ятим балаларга түләнә торган пенсия төрләре дә бар.
- Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты белән ел саен федераль өстәмә түләү күләме раслана. Былтыр пенсия күләме 7526 сум иде, быел 8232 сум күләмендә расланды. Социаль яклау бүлегеннән бирелә торган акчалата ярдәмнәр белән бергә исәпләгәндә пенсияләре шушы күләмгә җитмәүчеләр бар икән, район пенсия фондына килеп, аны 8232 сумга кадәр арттыру хокукына ия, - дип аңлатты Булат Басыйров.
Бу аңлашыла да, мөрәҗәгать итүчеләрнең дә күпчелек сораулары пенсия күләменең түбән булуы хакында. Моны Казаннан килгән вәкил дә ассызыклады.
- Актаныш районына курьерлык итәм, - диде Елена Полякова. - Елга кимендә бер мәртәбә районнарга чыгабыз. Видеоэлемтә аша кабул итүне дә ел саен уздыру максат итеп куелды. Беренче чиратта, барлык пенсионерлар да пенсияләренең күләменә кагылышлы сорау-гозерләр белән киләләр. Хезмәт хакы, балалар тәрбияләүгә бирелә торган ял вакытлары турында сорашалар. Хезмәт кенәгәсе ачылганчы, бәләкәй чагында эшләгән көннәрен раслаган документларны җыяргамы-юкмы, дип кызыксыналар.
Әлбәттә, пенсионерлар өчен бүген иң борчыган мәсьәлә - пенсия күләме. Чөнки ул яшәү өчен төп чыганак булып тора. Шуңа күрә һәр сорауга индивидуаль якын килергә кирәк.
- Елена Полякованың гражданнарны кабул итүе вакытында бу ачык күзәтелә. Мондый чаралар видеоэлемтә аша да башкарыла. Соңгысы апрель аенда булган иде. Видеоэлемтә аша 7 кеше сорау белән мөрәҗәгать итте ул чакта. Менә бүген дә килүчеләр бик күп. Араларында юридик зат вәкилләре дә бар, - диде Булат Басыйров.
Чиратта торучылар белән сөйләшеп алырга да җай чыкты.
Хәмит Шәйхуллин, Актаныш авылыннан:
- Казаннан Елена Полякованың киләчәге турында үзебезнең "Актаныш таңнары" газетасыннан укып белдем. Юл төзү оешмасында баш механик булып эшләп лаеклы ялга чыктым. Чаллыга барып тикшерткән идем. Миңа пенсия тиешле күләмдә түләнми дип аңладым, менә шуңа ачыклык кертергә килдем.
Ә Зөбәер авылыннан килгән Светлана Хәбибуллина инде соравына уңай җавап ишетеп чыккан иде.
- Казаннан килгән вәкил белән очрашуга бик теләп килдем. Пенсия арту-артмау мәсьәләсендә үземне кызыксындырган соравым белән мөрәҗәгать иттем. Елена Петровна бик яхшы каршылады. Бик йомшак итеп сөйләште. Зур рәхмәт аңа. Бөтен мәгълүматларны карап чыкканнан соң, пенсиямне бераз арттыру мөмкинлеге ачыкланды. Шуңа күрә кирәкле өстәмә документларны алып киләм дип, Актаныштан күтәренке күңел белән кайтырга чыгам, - диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев