Актаныш

Пневмония белән авыручылар арта

Сер түгел, районда пневмония белән авыручылар саны артканнан-арта. Әлеге вазгыять хакында район үзәк хастаханәсенең баш табибы Айдар Хәев үзенең аңлатмасын бирде.

-Чыннан да, җирлектә пневмония һәм өске сулыш юлларының вируслы инфекциясе (ОРВИ) белән авыручылар буенча хәл бик җитди. Боларны саннар да күрсәтә. Бүгенге көндә COVID–19белән авыруның 8  очрагы теркәлсә дә, пневмония һәм ОРВИ белән авыручыларны да анализлары буенча уңай һәм тискәрегә аермыйбыз. Чөнки аларның да авыру билгеләре нәкъ коронавирус пандемиясе кебек үк тамак төбе авырту, температура күтәрелү, хәлсезлек сизелү белән бара.

Майның икенче яртысыннан кискен вируслы инфекция һәм пневмония белән авыручылар аеруча артты. 16 майдан бирле 234 пневмония, 385 ОРВИ очрагы теркәлде. Шуның эченнән пневмония белән авыручы 65 райондашыбызны Чаллы шәһәренең йогышлы авырулар хастаханәсенә дәваланырга җибәрдек. Аларның 14е терелеп кайттылар. 51 кеше әле дәвалануларын дәвам итә. Әйтергә кирәк, көн саен пневмония белән авыручы  3-4 райондашыбызны Чаллыга илтеп куябыз.  

Үпкә ялкынсынуының җиңел формасы булганда, өйдә дәвалану билгелибез. Шул рәвешле, 164 кеше өйдә дәваланды. Шуның 54е тулысынча савыкты. 111кеше әлегә өендә дәвалана. 

Гомумән алганда, ике ай эчендә 234 пневмония очрагы теркәлгән булса, шуларның 68е тулысынча дәваланды. Бу, авыручыларның 30 процентын тәшкил итә. Кайбер авыр очракларда үзебезнең үзәк хастаханәгә дә салырга мәҗбүр булабыз. Реанимация бүлеге аша өч авыру дәваланды. Шулай ук йогышлы бүлектәге бокста дүрт авыру пневмония чиреннән дәвалана. 

Коронавирус инфекциясенә 1177 тест алынган. Шуның 839 ының нәтиҗәсе билгеле. Калган 338 е Чаллыдагы лабораториядә тикшерүдә. 
Атналык динамиканы караганда, алдагы атна белән чагыштырганда ОРВИ буенча 50 процент, пневмония буенча 37 процент артым бара. Ярты еллык нәтиҗәләрне узган елның шул чоры белән чагыштырганда, пневмония белән авыручылар 111 гә, ОРВИ белән авыручылар 120гә арткан. 

Реклама

Хастаханәнең йогышлы авырулар бүлегендә ике фильтр-бокс бүлмәсе бар. Авырулар шунда кабул ителә. Аларның организмдагы кислород белән тәэмин ителеше билгеләнә. Бу - үпкәнең функциясен билгели торган күрсәткеч. Авыруның температуасы үлчәнә, үпкәсенә ренгент ясала. Диагноз куелып, дәвалау билгеләнә. Ул я Чаллыга җибәрелә, я үзебезнең хастаханәгә салына, я өйдә дәвалау билгеләнә. Чаллыга җибәргән авыруларны да кире бору очраклары була. Бу кешенең авыру дәрәҗәсенә бәйле. Андыйларны я үзебезнең хастаханәгә салабыз, әгәр үзен әйбәтрәк хис итсә, дәвалану өчен өенә җибәрәбез һәм аны күзәтүдә тотабыз. 

Кабатлап, хәл чыннан да җитди диясе килә. Изоляциянең күпмедер йомшартылуына карамастан, барыбер сакланырга кирәк. Битлек, перчаткаларыгызны салмасагыз һәм аралашуны киметсәгез иде, хөрмәтле райондашлар диясем килә. Чөнки соңы араларда аралашулар артты кебек. Һәр оешмада дезинфекцияләр үткәрелергә, санитар нормалар үтәлергә тиеш. Хәлне күзәтүдә тоту өчен районда район башлыгы тарафыннан штаб оештырылды. 

-Әгәр авырсаң, хастаханәгә килергәме, әллә инде ашыгыч ярдәм чакыртырга кирәкме?

-Без хәзер хастаханәгә килмәгез дигән таләп куймыйбыз. Әгәр кешенең килерлек хәле бар икән, аны фильтр-бокста кабул итәбез. Шулай ук ашыгыч ярдәмне дә чакыртырга мөмкин. Ашыгыч ярдәм буенча дүрт бригада икешәрләп тәүлек буе эшли. Алар баралар, авыруның стадиясенә карап, кирәк булса, хастаханәгә алып киләләр. 885552-3-42-10, 3-42-03 телеоннары аша “кайнар линиягә” яисә 03 телефоны аша ашыгыч ярдәм бүлегенә шалтыратырга мөмкин. Авыруларны Чаллыга илтү өчен аерымбер бригада йөри. 
Безнең коллектив  бик нык киеренке шартларда эшли. Райондашлар моны да аңласыннар иде. Бүгенге көндә 10 табиб, 10 процент фельдешр, шәфкать туташлары шушы авырулар белән авырып, эшкә чыга алмыйлар. Шулай булса да, без үзебезнең бурычыбызны үтәү өчен барлык көчебезне куябыз. 

-Профилактиа йөзеннән нинди витаминнар, дарулар эчәргә киңәш итәсез?

-Һәрбер даруның тискәре тәэсире дә бар. Шуның өчен бөтен районга шуны эчегез дип тәкъдим итү бик үк дөрес тә булмый. Әмма табиб белән киңәшеп, С, Д-3 витамины эчәргә, борынга гриппферон тамызырга, вируска каршы арбидол эчәргә мөмкин. Әйткәнемчә, аларны фельшерлар, табиблар белән киңәшләшкәч кенә кабул итәргә кирәк. Иң кулае, аралашуны киметү. Моны һәркем исендә тотсын иде. Бу афәтне барыбер җиңеп чыгарбыз дибез. Авырмагыз, сәламәт булыгыз, дип телим.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: