Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Полиция көне уңаеннан Актанышта 21 укучыга паспорт тапшырылды (+ФОТОМИЗГЕЛЛӘР)

10 ноябрьдә хокук саклау органнары хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәре - полиция көнен билгеләп үтәләр. Хокук саклау органнары нинди генә үзгәрешләр кичерсә дә, шунысы үзгәрешсез кала: полиция һәрвакыт җәмгыятьтәге тәртипне һәм гражданлык хокукларын яклауны гарантияли. Менә шундый бәйрәм алдыннан Актаныш районында, күркәм традицияне дәвам итеп, 14 яше тулган 21 райондашыбызга тантаналы...

10 ноябрьдә хокук саклау органнары хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәре - полиция көнен билгеләп үтәләр.
Хокук саклау органнары нинди генә үзгәрешләр кичерсә дә, шунысы үзгәрешсез кала: полиция һәрвакыт җәмгыятьтәге тәртипне һәм гражданлык хокукларын яклауны гарантияли.
Менә шундый бәйрәм алдыннан Актаныш районында, күркәм традицияне дәвам итеп, 14 яше тулган 21 райондашыбызга тантаналы төстә паспортлар тапшырылды.
Районның ЗАГС бүлегендә оештырылган бу чарага Россия Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлеге ветераннары Камил Зәйнуллин, Фәһиянур Вәгыйзова, паспорт алучыларның әти-әниләре дә чакырулы иде.
Чарада район башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова, Россия Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлегендә Миграция мәсьәләләре буенча бүлек җитәкчесе Эльвира Гарипова, "Яшь гвардия"не һәм "ФОРПОСТ" оешмасын җитәкләүче Назил Латыйповлар катнашып, укучыларны шушы истәлекле көннәре белән котлап, үзенең иң изге теләкләрен җиткерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев