Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Президент “Актаныш басмалары” ял паркын ачуда катнашты (ФОТОМИЗГЕЛЛӘР)

"Актаныш басмалары" ял паркы Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында ачылды. Дәүләт программалары нигезендә су саклау зоналары елы кысаларында 2015 елда төзекләндерелә башлаган иде ул. Ә 2016 елның 15 август рәсми төстә файдалануга тапшырылды. Урып-җыю эшләре дә шушы атнада төгәлләнер дип көтелә. Бу хакта да район башлыгы Фаил Камаев Президент Актанышка...

"Актаныш басмалары" ял паркы Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында ачылды. Дәүләт программалары нигезендә су саклау зоналары елы кысаларында 2015 елда төзекләндерелә башлаган иде ул. Ә 2016 елның 15 август рәсми төстә файдалануга тапшырылды. Урып-җыю эшләре дә шушы атнада төгәлләнер дип көтелә. Бу хакта да район башлыгы Фаил Камаев Президент Актанышка килгәч хәбәр итте.
"Актаныш басмалары" ял паркы - чын мәгънәсендә, Актанышыбызның, хезмәтне күңелле һәм файдалы ял белән аралаштырып алып барырга яратучы, эш сөючән халкына зур бүләк ул. Җырларда җырлана торган Актаныш басмалары мәртәбәле кунакларыбызның да күңеленә хуш килгәндер.
Россия Дәүләт Думасы депутаты, "Бердәм Россия" партиясе әгъзасы Әлфия Когогина да чыгыш ясап, актанышлыларның бәйрәм шатлыгын уртаклашты.
Рөстәм Миңнеханов үзенең чыгышында актанышлыларга уңышлар теләде:
- Без сезнең өчен шатланабыз. Ял итәр өчен бик матур урын сайлагансыз. Барыгызга да игелеген күрергә насыйп булсын, Актанышта күп зур үзгәрешләр булсын. Сезгә киләчәк эшегездә, тормышыгызда - зур уңышлар!
Район башлыгы Фаил Камаев барлык актанышлылар исеменнән Татарстан Республикасы Президентына рәхмәт сүзләре юллады:
- Киләчәктә дә шундый программалар эшләп торсын, халык өчен тагын да зуррак мөмкинлекләр тудырылсын, - дигән фикерләрен дә җиткерде..

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев