Актаныш

ПРОПИСКАДА ТОРАСЫҢ ИКӘН - ТҮЛӘМИ ЧАРАҢ ЮК: Акча су кебек ага, күрмәсәң төпле чара!

Сөйләшү барышында "Коммунсервис -Актаныш" җәмгыятеннән краннан аккан акчаны таптырып булмаячагын аңладым.

Халык зарына ияреп...

Җәйнең соңгы айларында район халкы “Актаныш” халыкка хезмәт күрсәтү участогына - Бердәм исәп-хисап үзәгенә еш мөрәҗәгать итә башлаган. Баксаң, райондашларыбыз коммуналь түләүләргә килгән квитанцияләрдән канәгать түгел икән. Төгәлрәк әйткәндә, су һәм чүп чыгару бәяләре ризасызлык тудырган аларда. 

Акчаны кулга китереп салганда гына рәхәт булуын һәркем белә анысы. Ә менә аның краннан аккан суга кушылып агуына бер кеше дә риза түгел. Юкса, безнең өйдәге суны күрше кереп сарыф итми ләбаса, үзебез өчен тотабыз. Чүп җыючы машинага да ияләнеп бетә алмый кайберәүләр. Рәхмәт әйтеп кенә утырасы кебек бит, капка төбеңнән үк алып китәләр. Әмма зарланырга күнеккән халык барыбер сәбәп таба ул. 

Үземә дә кагылышы булган су һәм чүп проблемасы йомгагының очына чыгу максатыннан, мин дә Бердәм исәп-хисап үзәгенә юл тоттым. Үзебезчә әйтсәм, "Коммунсервис-Актаныш" ҖЧҖ була инде ул.

Исәп тиз арада ситуациягә төшенү иде. Әмма коммунальныйга килеп кергәч, бу эшнең шактый мәшәкатьле булачагына төшендем. Беренчедән, бер түбә астына урнашкан ике оешма икесе ике дөнья булып чыкты. Баксаң, "Коммунсервис-Актаныш" җәмгыяте безгә (безгә дигәнем, Актаныш авылының бер өлеше, Пучы, Айман, Яңа Әлем, Әтәс, Иске Кормаш, Мәсәде,Иске Богады авыл җирлекләре) суны бирүче генә булса, исәп-хисап үзәге суга куелган бәя буенча халыктан акча җыючы икән. Аңлашылганча, аларга сорауларны да, канәгатьсезлекләрне  дә аерым-аерым белдерергә кирәк. 

Су юлы каян башлана? 

Башта “су бирүчеләр” бүлмәсенә юнәлдем. Үзем аңлаган кадәрен сезгә үтә гади телдә тәкъдим итәм. Кыскасы, норматив буенча бүген "Коммунсервис - Актаныш" җәмгыяте бер кешегә 3, 06 куб.мерт су саный. (Мәгълүмат өчен, бер куб.метрга 3 тонна да 60 литр су туры килә -автор). Монда квитанцияләрдә чагылыш тапкан салкын су, эчә торган су, мал эчерү, җәйге чорда бакчага сибү өчен су белән беррәттән канализацияләре булганнарның агып чыгып киткән сулары да керә. Ягъни, йортта пропискада торган һәр кеше үз өлеше өчен акча түләргә бурычлы. Исәпкә бастырылган техника саны буенча да аларны юарга тотылган су күләме күрсәтелә. Йортта теркәлгән яшәүчеләр саны күбрәк булган саен, акчаны да күбрәк түләргә кирәк икәнен аңлау өчен математик булу кирәкми. 
Сөйләшү барышында "Коммунсервис -Актаныш" җәмгыятеннән краннан "аккан" акчаны таптырып булмаячагын аңладым. Әмма аларга башка сораулар юлладым. 

- Су беткән очракта, халык кая, кемгә мөрәҗәгать итәргә тиеш соң? 
- Тәүлекнең кайсы вакыты булуга карамастан, 3-14-00 телефонын җыеп, безне хәбәргә куярга кирәк. Диспетчер үз чиратында проблемалы участок хакында мастерга хәбәр итә. Алга таба авылның сулы булуы мастерның оператив эшчәнлегенә бәйле. Сүз уңаеннан, моңа кадәр җәмгыятьнең халыкны озакка сусыз калдырганы булмаган. Алар, халыкның суга булган ихтыяҗын канәгатьләндерүче оешма буларак, проблеманы зурга җибәрү яклы түгел. 

- Суга күренерлек экономия ясау өчен бердән-бер юл су хисаплагычы кую булып чыга кебек? 
- Әйе, счетчик куйган очракта, сез бары тик үзегез сарыф иткән ресурс өчен генә түләячәксез. Квитанциядә дә салкын су, канализация һәм чүп чыгарган өчен түләү графалары гына калачак. 

- Су хисаплагычын кеше үзе куя аламы, әллә сезнең оешмадан чакыру кирәкме? 
- Аны куяр өчен һич тә кеше таба алмасагыз, билгеле, безнең хезмәткәрләр дә куя ала. Әмма, нигездә, без урнаштырылган хисаплагычка пломба куяр өчен генә киләбез. 

- Счетчик куйгач, иң беренче эш итеп нишләргә тиеш без? 
- Безнең оешмага хисаплагычыгызның паспортын һәм беренчел күрсәткечләрне алып киләсез. Без бу хакта акт төзибез. Шушы көннән сезгә үзегез тоткан су өчен генә исәп-хисап ясала башлый. 

- Ә пломба куйганчы күпме вакыт үтәргә мөмкин? 
- Бер ай чамасы. Бүген безнең оешма 20ләп авылга хезмәт күрсәтә, бер кеше өчен генә районның бер башыннан икенче башына чыгып китү кулай түгел. Шуңа күрә бер тирәдән берничә мөрәҗәгать туплангач кына, без аларга чыгабыз. Без бит әле пломба куйганчы, хисаплагычның дөрес куелу-куелмавын карап, аны теркибез дә. Счетчик су кергән урынга ук куелырга тиеш. Әгәр бу таләп үтәлмәсә, оешма сезнең хисаплагычны законсыз куелган дип табарга хокуклы. Бу очракта инде хисаплагыч куелган вакыт өчен дә норматив нигезендә түләргә кирәк булачак. Шуны истән чыгармагыз! 

Суны таптым, акча инде "аккан" 

Алга таба Бердәм исәп-хисап үзәгенә юнәлдем. Халыкның кайнар дулкынын биредә ике гүзәл зат кабул итеп утыра. Көн дәвамында су һәм чүп мәсьәләсенә ачыклык кертер өчен шактый кеше килә икән үзәккә. Мин дә “тапталган” сорауларымны аларга юллыйм.

- Кызлар, моңа кадәр бит пропискада булып та, фактта яшәмәүче кешеләр су һәм чүп өчен, авыл советыннан бирелгән справка нигезендә, түләмиләр иде? Кайчан һәм нәрсә үзгәрде? 
- Май аеннан без түләү квитанцияләрен пропискада торган кеше санын исәпләп җибәрә башладык. Башка җирләрдә ул һәрвакыт шулай булды. Бу – закон тәлабе. Һәр кеше теркәлгән урыны буенча коммуналь хезмәтләр өчен түләргә бурычлы. Үзегез уйлап карагыз, пропискасы Актаныш районының бер авылында булган кеше башка җирдә болай да бу хезмәтләр өчен түләми. Арендалап торган фатирда алар хуҗа теркәлгән исәп буенча түли. 

- Ә сез бу исәпне ничек алып барасыз? 
- Нигездә, авыл җирлеге башлыклары биргән мәгълъмат буенча. Шулай ук бурычлылар кайвакыт үзләре дә килеп кабалар. Чүп чыгарган өчен берничек тә акча түләүне киметеп булмый. Суга килгәндә, без су хисаплагычы куярга өндибез. Ул очракта инде ничә кеше пропискада булу әһәмитле түгел. Әгәр студент булып исәпләнгән балалар белем алган шәһәрләрендә вакытлы пропискага керәләр икән, справка нигезендә, алар шушы чорда су өчен акча түләми. Әлеге мөмкинлектән армиядә хезмәт итүчеләр дә файдалана ала. 

- Пропискада булып та, өйдә берәү дә тормаса, аларның бурычы җыелып барамы? 
- Әлбәттә, алар норматив буенча акча түләячәк. 

Исәп-хисап бүлеге, "Коммунсервис-Актаныш" белән бер бинада утырса да, бүгенге көндә районны су белән тәэмин итүче барлык оешмалары белән дә эшли. Үземә тагын бер ачыш ясадым, район халкы бертөсле булса да, суга куелган бәяләрдә шактый аерма бар икән. Мисал өчен, "Коммунсервис-Актаныш" 1 куб.метр суны 35 сум 22 тиен белән тәкъдим итсә, “Теплосервис” җәмгыятендә бу сан Актаныш өчен – 27 сум29 тиенгә, Такталачык һәм Ямалы авыллары өчен 22 сум 88 тиенгә тәңгәл икән. 

Нәтиҗә ясалды

Әлеге бинадан чыкканда башка беренче төпле фикер килергә өлгерде. Су өчен "котырган" бәя түлисе килмәгәч, бердән-бер юл: ишегалдындагы бәдрәфкә йөрү һәм кичекмәстән су хисаплагычы куйдыру. Бәлки шулай иткәндә, су кадерен дә белергә өйрәнербез һәм “тапталган” сораулар белән эш кешесенең вакытын да сарыф итмәбез! Ни генә дисәгез дә, без кулланган су, без түккән чүп өчен бу бинада утырган хезмәткәрләр җаваплы түгел бит. Алар бары тик су бирә һәм шуның өчен түләү ала.Бу аларның вазыйфасы.  Калганы инде үзебездән тора. 
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: