РАМАЗАН АЕ МӨБӘРӘК БУЛСЫН: Җәмигъ мәчетендә беренче тәравих намазы укылды
Бу ай мөселманнарның тәкъвалыкка ирешә торган вакыты.
Җир йөзендәге барча мөселманнар олуг кунак - айларның солтаны, бәрәкәт һәм байлык, гафу һәм барлык гөнаһлардан пакьлану, күңелләрне сафландыру, күркәм сыйфатлар белән бизәкләү ае булган Рамазан аен зарыгып көтә. Бу ай мөселманнарның тәкъвалыкка ирешә торган вакыты.
6 майда мөселман дөньясы, бар эшен Аллаһка багышлап, Аның ризалыгына ирешергә омтылып, әҗер-саваплар өмет итеп, ураза тота башлады.
5 май көнне барлык мәчетләрдә дә тәравих намазы укылды. Җәмигъ мәчетенә дә бу көнне күп райондашларыбыз килде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев