Актаныш

Район башлыгы Фаил Камаев: “Быелгы урып-җыю җиде кат тирне чыгарачак...”

Кырларыбызда өр-яңа 20 комбайн эшләячәк Соңгы елларда беренче тапкыр күпләп комбайннар алдылар - бу урып-җыюда районыбыз кырларында өр-яңа 20 комбайн эшләячәк. Һәр ел үзенчәлекле килә. Быелгысы мул яңгырлары, күпереп үскән үлән, басуларда яшел массаның бик куе булуы белән аерылып тора. Район башлыгы Фаил Камаев әйткәнчә, үткән елда басудан комбайннар "йөгереп"...

Кырларыбызда өр-яңа 20 комбайн эшләячәк
Соңгы елларда беренче тапкыр күпләп комбайннар алдылар - бу урып-җыюда районыбыз кырларында өр-яңа 20 комбайн эшләячәк. Һәр ел үзенчәлекле килә. Быелгысы мул яңгырлары, күпереп үскән үлән, басуларда яшел массаның бик куе булуы белән аерылып тора.
Район башлыгы Фаил Камаев әйткәнчә, үткән елда басудан комбайннар "йөгереп" кенә йөргән булса, быелгы урып-җыю җиде кат тирне чыгарачак. Шуңа күрә һәр хуҗалыкка кайткан бу комбайннар - бик тансык бүләк. Бүләк, чөнки хуҗалыклар аны 15% түләү белән генә алалар, калганы район бюджеты һәм Авыл хуҗалыгы министрлыгы биргән субсидия хисабына.
Район хуҗалыкларында ике дистә елга якын хезмәт иткән "өлкән" комбайннардан алып, "соңгы карлыгачлар"га кадәр барысы 90 комбайн исәптә тора. Урып-җыю эшләренә тотыныр алдыннан аларның әзерлеген карап чыгу күркәм традициягә әверелгән. Республика Авыл хуҗалыгы министрлыгы вәкилләре белән берлектә мондый караулар 18 июль көнне узган булса, район башлыгы Фаил Камаев һәм авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Дәниф Харисов җитәкчелегендә комбайннар парадын 28 июльдә үткәрделәр. "Ура, суга, җилгәрә, үзе төяп җибәрә" торган техникаларның сугу һәм турату өлешләре төзеклеген авыл хуҗалыгы идарәсенең механикалаштыру буенча консультанты Нәфис Сәлимгәрәев, герметиклаштыру өлешен Россия авыл хуҗалыгы үзәге филиалының Актаныш бүлекчәсе җитәкчесе Әфка Сәрвәров, техниканың хәвефсезлеген тәэмин итү, куркынычсызлык кагыйдәләре сакланышын, комбайнчы һәм комбайнның документлары тәртиптәме икәнлеген район техник күзәтү инспекциясе башлыгы Илдус Хәкимов карады.
Кемнәр әзер, кемнәр юк?
Чананы - җәйдән, арбаны кыштан әзерлиләр, ди татар халык мәкале. Аякны алдан киенү яхшы, дигән гыйбарә дә яши. Урып-җыю эшләрен бетерүгә, үз техникасының кай җире әле төзек, ә менә кай урыны төзек түгел яки ватылырга мөмкин икәнлеген биш бармагыдай белгән механизаторларга комбайнын чистартып, саклауга куярга әзерләгәндә кирәк запчастьләрне теркәп, алдан ук аларны кайтарту җаен карау таләп ителә.
Әзер запчастьләр белән исә гаражда иркенләп ремонтлау мөмкинлеге бар хуҗалыкта да бар. "Әнәк" агрофирмасы бу тәҗрибәне инде күптән куллана. "Башак", "Тамыр", "Чишмә", "Таң" хуҗалыклары да кушылган бу үрнәккә. "Урып-җыю беткәндә запчастькә бәяләр очсызрак була, көз һәм яз исә алар 15әр процентка күтәрелә. Комбайнның барабан асты 5-6 ел элек 12 мең сум тора иде, арта торгач, бәясе быел 28 меңгә җитте. Шулай ук, урып-җыю чорына комбайннар өчен алдан ук кирәге чыкса дип запчасть әзерләгән хуҗалыклар бар: "Башак", "Әнәк", Нур Баян исемендәге, "Тамыр" хуҗалыклары - шундыйлар рәтендә. Кичтән ватыла икән, иртәнгә ремонтлап, комбайнчы басуга чыгып китә дигән сүз. Башкаларда бу хәрәкәт юк әле. Гомумән, урып-җыюга 2-3 көн алдан гына ремонт эшенә тотынучы, шул килеш басуга чыгып китүчеләр дә бар. Нәкъ менә аларның техникалары урып-җыюда еш ватылып интектерә дә инде", - ди Нәфис Сәлимгәрәев.
Быел игеннәр соң җитеште. Димәк, әзерлек өчен дә вакыт иркенрәк булды дигән сүз. Шуңа карамастан, комбайннары тулы куәткә эшләргә әзер булмаган хуҗалыклар бар. Моның белән беррәттән, техникалары тулысынча әзер булып та, парадта катнашудан баш тарткан хуҗалыкларга тап булдык. Нур Баян исемендәге, "Чәчер", "Янаул", "Чиялек" хуҗалыклары шундыйлардан.
Лаеклы алмаш
Комбайннары булып та, аңа утырту өчен комбайнчылар җитмәү проблемасы да бар әле. Илне икмәк белән туендыручылар дигән хөрмәтле һөнәр ияләрен саклау, аларга лаеклы алмаш үстерү, яшьләрне хуҗалыкта калдыру өчен матди яктан кызыксындыра алу, эшләренә тиешле бәяне бирү - хуҗалыкның киләчәген кайгырту ул. "Әнәк" агрофирмасы бу яктан күпләргә үрнәк.
- Безгә яшьләр күп килә. Алар бит кызыксыналар, күрәләр: бездә түләү тәртибе әйбәт, шартлар яхшы. Технология техникумын тәмамлап, 8 егет, армиядән кайтып, берничә егет килде. Бер килгәннәр китми, монда кала. Дәүләт торак фонды белән килешү төзедек, механизаторларга быел 8 йорт төзибез. Алар арендага биреләчәк. Үзләре йорт салып керергә теләүчеләргә 15 җир кишәрлеге әзерләп куелган. Без аларга һәрьяклап ярдәм итәргә әзер, - ди агрофирма җитәкчесе Фарис Фәтхиев.
Кәрам Гарипов исеменә булдырылган призга хуҗалыктан ел саен 12ләп механизатор ия булуына монда күнеккәннәр инде.
Алмарис Шәрәфиев - шуларның берсе.
- Мин башта Риф абый Закирҗанов кул астында эшләдем. Хәзер инде аның улы Фларис - ярдәмчем, бик тырыш егет, - дип сөйләде ул. Уңган механизаторның үз гаиләсендә өч егет үсә: олы улы Азамат бер-ике елдан ярдәмче булып йөри башлар инде, дип көтә ата. Салаватка 6 яшь тулган, быел гына әле нәни Нурзатны алып кайтканнар. Алмаш үсә, димәк!
Әтиле-уллы кырлар иңләүче механизаторлар аз түгел икән районда. "Актаныш" агрофирмасының Киров бүлекчәсеннән Ильяс Кунафиев VI сыйныфтан алып әтисе янында ярдәмче булып эшләгән. Быел комбайнны үзе иярли.
- Узган ел гектарыннан 22-23 ц икмәк суктырган идек, быел 30лар булыр дип көтәбез, - ди әтисе Илнур. - 3-4 комбайн басуда бергә, бер-беребезгә ярдәм итеп, булышып эшлибез.
Узган ел бу вакытка 3 мең центнер суктырган идем инде, - ди узган ел 22 мең центнер икмәк суктырып, районда "Дон"нар арасында I урынны алган, инде дүрт мәртәбә Кәрам Гарипов исемендәге премиягә ия булган "Чишмә" хуҗалыгыннан Илнур Шәйдуллин. Ул башта әтисе Шәүкәт абыйда 7 ел ярдәмче булып йөргән, хәзер әтисе - аның ярдәмчесе. - Урып-җыю эшләрен көтеп алабыз, булсын дип тырышабыз. Запчастькә кытлык юк, сораганны алып кайталар - иркенләп эшләргә мөмкинлек бар.
"Чишмә"дән Фәнүс һәм Фәндәвис Галләмовлар, "Тамыр"дан Рамис һәм Рөстәм Мирзахановлар, "Башак"тан Динар һәм Данил Хәйдәровлар, тагын бик күпләр - шулай үз тәҗрибәләрен уллары белән уртаклашып, үзләренә лаеклы алмаш үстергән алдынгы тырыш намуслы игенчеләр. Аларның эшләре дә үрнәк, техникалары да төзек, хезмәткә карашлары да җаваплы.
Йомгак
- Гомумән караганда, әзерлектән канәгать калдык. Күренгән кимчелекләрне әйтеп бардык. "Башак", "Чишмә", "Ташкын", "Тамыр", "Әнәк" хуҗалыклары бик яхшы әзерлек белән килгәннәр. Быел яңгырлар мул булу сәбәпле, масса зур, матур гына уңыш көтәбез. Шушы уңышны җыеп алу өчен техника әзерлеге аеруча мөһим. Ничек кенә булса да, уңышны үз көчебез белән җыеп, амбарларга кертү бурычын куябыз, - дип, чарадан соң тәэсирләре белән уртаклашты район башлыгы Фаил Камаев.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: