Актаныш

Район башлыгы Фаил Камаевның эш сәфәре: Чехия һәм Венгрия Актанышка якыная

Район башлыгы Фаил Камаев республика делегациясе составында Чехия һәм Венгрия республикаларында булып кайтты. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә узган әлеге эшлекле сәфәр турында ул журналистларга да сөйләп таныштырды. - 5-8 апрель көннәрендә Чехия һәм Венгрия республикаларында Татарстан көннәре үткәрелде һәм эшлекле сөйләшүләр оештырылды. Бу делегация составында республиканың Тәтеш һәм...

Район башлыгы Фаил Камаев республика делегациясе составында Чехия һәм Венгрия республикаларында булып кайтты. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә узган әлеге эшлекле сәфәр турында ул журналистларга да сөйләп таныштырды.
- 5-8 апрель көннәрендә Чехия һәм Венгрия республикаларында Татарстан көннәре үткәрелде һәм эшлекле сөйләшүләр оештырылды. Бу делегация составында республиканың Тәтеш һәм Актаныш район башлыклары бар иде.
Иң башта Чехиянең икътисад, сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы өлкәсендә иң алдынгы төбәкләренең берсе булган Көньяк Моравия краенда төрле чараларда катнаштык. Бу очраклы гына түгелдер, чөнки безнең республика да Россиядә иң алдынгылардан санала.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Чехиянең Көньяк Моравия крае Гейтманы Михаил Гашек очрашты. Татарстан Республикасы белән Көньяк Моравия крае арасындагы хезмәттәшлекнең Россия Федерациясе белән Чехия Республикасы арасындагы эшлекле мөнәсәбәтләрне ныгытырга булышуы хакында хәбәр ителде.
7 апрель көнне Брно шәһәрендә Европа илләреннән җыелган татарлар һәм Бөтендөнья татар конгрессы катнашында үткән Европа татарлары альянсы утырышы булды. Чит илдәге милләттәшләребез безнең тормыш белән мәгълүмат чаралары, бигрәк тә интернет аша танышып, кызыксынып торалар икән. Үзләренең татар милләтеннән булуларын һич кенә дә яшермичә, горурлык хисе белән яшиләр. Хәтта Бельгия балаларының Актанышта "Бүләк" лагерендә ял иткәннәре өчен Бельгия җитәкчесе безнең Президентка рәхмәтен әйтте. Борчыган проблемаларын да күтәрделәр. Татар телендәге дәреслекләр белән тәэмин итү, татар телендә укытучы белгечләрне Татарстаннан китерү буенча ярдәм сорадылар. Ә социаль мәсьәләләрне хәл итүне үз өсләренә алачакларына ышандырдылар. Утырыш ахырында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов татар милләтен, татар телен үстерүгә, милли гореф-гадәтләрне саклауга үзләреннән зур өлеш керткән милләттәшләребезгә республика дәүләт бүләкләрен тапшырды.
Быел Германиянең Дрезден шәһәрендә булачак сабантуйда да республика делегациясенең катнашуы турында килешенде.
- Татарстаннан барган сәнгать осталары концертын ничек кабул иттеләр?
- Татарстан Республикасы сәнгать осталарының концерты шушы ук Брно шәһәренең зур сәхнәсендә булды. Тамашачы бик җылы кабул итте, хис-кичерешләре белән уртаклаштылар. Концерт башланыр алдыннан Татарстан турында фильм күрсәтелде.
- Безнең республика аларны кайсы ягы белән ныграк кызыксындыра?
- Европа илләрендә Россиянең бер төбәге булган Татарстан Республикасына, Президентыбызга карата мөнәсәбәт бик җылы. Безнең икътисад турында алар яхшы хәбәрдар. Киләчәктә дә республикабыз белән икътисади элемтәләрне ныгыту турында теләкләре барлыгын белдерделәр, килешүләр төзелде.
- Фаил Мисбахович, чит илдә Сезне җәлеп иткән иң зур казаныш нәрсә булды?
- Безне - район башлыкларын, беренче чиратта, авыл хуҗалыгы тармагы кызыксындырды.
Брно шәһәрендә Европада ике елга бер мәртәбә оештырыла торган иң зур авыл хуҗалыгы күргәзмәсендә катнаштык. Анда Россия техникасына да урын бирелүен күрдек. Монда нәселле маллар буенча да күргәзмәләр эшләп торды. 2-3 сәгать буе карап йөрсәк тә, дөньядагы иң алдынгы технологияләр урнаштырылган бу күргәзмәнең бик аз өлеше белән таныша алганбыздыр.
Иң гаҗәпләндергәне: кызыксынып йөрүчеләрнең күпчелеге - яшьләр һәм балалар. Авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү белән кызыксынулары шулкадәр көчле. Бу юнәлештә дәүләт тарафыннан бик зур ярдәм дә күрсәтелә, шуңа күрә авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүгә алынучылар күпчелекне тәшкил итә.
- Чехиядән соң Венгрия кайсы ягы белән җәлеп итә алды?
- Венгрия башкаласы Будапешт шәһәренә без автобус белән Словакия башкаласы Братислава аша бардык. Европада язгы кыр эшләре төгәлләнеп килә иде. Көзге культуралар бик матур шытым биргән. Тукландыру, су сибү эшләре алып барыла. Биредә бездәгегә караганда җылырак. Актаныштагы кебек чисталык, матурлык әллә кайдан күзгә ташлана.
Икенче көнне Венгриянең сәүдә-сәнәгать палатасы, эшмәкәрләре белән татарстанлылар арасында эшлекле сөйләшүләр булып үтте. Без авыл хуҗалыгы тармагы белән кызыксындык. Чиста токымлы терлекләр үстерә һәм сата торган предприятие җитәкчеләре белән очраштык. Ике арада эшлекле хезмәттәшлек алып барырга килештек. Чиста токымлы 100 баш савым сыерын районыбызга кайтарту турында сүз алып барабыз бүген. Аларны урнаштыру өчен яңа тораклар булдыру, аерым тәрбиядә тоту, белгечләрне шушы илгә алып барып укытуны оештыру, аларның белгечләрен бирегә чакыру кебек эшләр алда тора.
- Нәселле сыерларны кайсы хуҗалыкка кайтартуны күз алдында тотасыз?
- Әлегә "Таң" хуҗалыгына тукталдык. Башка хуҗалыклар да кызыксындылар. Теләк белдерүчеләрнең барысының да Венгриягә баруларын оештырырга кирәк дигән фикердә торабыз. Биредә танышкан яңа технологик тәҗрибәләрнең бер өлешен үзебезнең Актанышта да тормышка ашыру ягында мин. Беренче чиратта, голштин токымлы нәселле савым сыерларын Венгриядән кайтарып, терлекчелектә күпмедер генетиканы үзгәртү буенча җитди эшләрбез дип уйлыйм.
- Сәфәрегез Республика Президенты белән берлектә булды, Рөстәм Миңнехановның чит илдә нәрсәгә кызыксынуы зур икәнен күрдегез?
- Икътисади юнәлештә зур гына проектлар буенча килешүләр төзелде. Республикадан югары белемле белгечләрне монда җибәреп, белемнәрен яңа технологияләр нигезендә тормышка ашыру турында да сөйләшүләр булды. Гомумән, Республика Президенты һәртөрле яңалыкка, мәгълүмати технологияләргә кызыксынучанлыгын күрсәтте.
- Мондый эш сәфәрләренең нәтиҗәсе зур, димәк?
- Татарстан делегациясе составында катнашып, чит илләрдәге технологияләрне күрү,өйрәнү - бары тик файдага гына. Шул ук вакытта биологик чистарту корылмалары буенча яңа технологияләр тәкъдим ителде. Будапештның су белән тәэмин итә торган оешмасы җитәкчесе белән очраштык. Үзе русча белә, Санкт-Петербургта укыган, отставкадагы майор. Бүген ул Дунай елгасы суын эчәргә яраклы хәлгә китереп, Будапешт халкын эчә торган су белән тәэмин итүче оешманы җитәкли. Европа, гомумән, мондый технологияләр һәм авыл хуҗалыгы буенча шактый алга киткән. Техник мөмкинлекләре дә, эшкә карата мөнәсәбәт тә, дәүләт ярдәме дә чагыштырмача зур. Шуңа күрә аз гына җирдән дә күп һәм сыйфатлы продукция җитештерә беләләр. Бездә җирләр күп, сыйфатлы продукция җитештереп, үзебез шуны дөрес итеп куллансак, районыбыз халкының сәламәтлеге дә
яхшырак булыр иде.
Рәсемдә: Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов милли иҗтимагый тормыштагы хезмәтләре өчен якташыбыз, Күҗәкә авылы кызы, филология фәннәре докторы, Болгариядән килеп Чехиядә Европа татарлары альянсы утырышында чыгыш ясаган Альбина Вәлиева-Хәйруллинаны бүләкли.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: