Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Район башлыгы Ф.М. Камаев референдумга үз мөнәсәбәтен белдерде. Ә син? (ФОТОЛАР ДА БАР)

Бүген Татарстанның муниципаль берәмлекләрендә, шул исәптән Актаныш районында да, үзарасалым җыю буенча референдумнар уза. Якшәмбе көнне район җирлекләрендәге бөтен сайлау участоклары да иртәнге сәгать җидедән үз ишекләрен ачты. Мәгълүм булганча, Татарстанда муниципаль берәмлекләрдә халык үзара салым салып җирлек проблемаларын хәл итү өчен җыйган һәр 1 сум акчага республика бюджетыннан 4...

Бүген Татарстанның муниципаль берәмлекләрендә, шул исәптән Актаныш районында да, үзарасалым җыю буенча референдумнар уза. Якшәмбе көнне район җирлекләрендәге бөтен сайлау участоклары да иртәнге сәгать җидедән үз ишекләрен ачты.
Мәгълүм булганча, Татарстанда муниципаль берәмлекләрдә халык үзара салым салып җирлек проблемаларын хәл итү өчен җыйган һәр 1 сум акчага республика бюджетыннан 4 сум өстәп бирелә. Шуңа күрә хәзер күп кенә муниципаль берәмлекләр бу мөмкинлектән файдаланырга тырыша.
Район башлыгы Фаил Камаев та җәмәгате Эльмира ханым белән иртәнге сәгатьләрдә үк сайлау участогына килделәр.
- Референдум - районның социаль йөзен үзгәртү буенча, җирлектә яшәгән кешегә уңайлыклар тудыру буенча мөһим һәм кирәкле чара. Быелгы референдумның үзенчәлеге шунда, быел республикада кыш азагында һәм яз башында үзара салым салуга кагылышлы референдумнар үткәрелгән иде инде. Көз көнендә аларны янә кабатлауның сәбәбе җитди: киләсе 2017 елда да дәүләт вәгъдә иткән субсидияләрне вакытында алу һәм файдалану. Шунысы да мөһим, 2017 елда җыеласы үзара салым акчасы, соңгы тапкыр, 4кә тапкырланып, арттырып кайтарылачак. Аннан соңгы елда исә нибары 2гә тапкырлап арттыру турында сүз бара.Шуңа күрә әлеге программаның әһәмиятен дөрес итеп аңласак иде.
Үзара салым акчасының күләме Актаныш авылы өчен былтыргы дәрәҗәдә калды - без аның суммасын артык арттыру ягында түгел. Әлеге сумманы вакытында җыйнап бетереп, халыкка дөрес итеп аңлатып, эшләнгән эшләрне күрсәтеп, райондашларыбыз файдасына тапшыру - төп максат.
2017 елда эшләнәчәк эш төрләре билгеле, алар бюллетеньгә язылган. Халыкның ризалыгы гына кирәк. Актаныш районы халкы моңа кадәр бу сәясәтне аңлады, бу юлы да алар актив катнашыр дип уйлыйм!" - диде Фаил Камаев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев