Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Район эчке эшләр бүлегенә яңа җитәкче билгеләнде (+ФОТОМИЗГЕЛЛӘР)

Бүген, 14 ноябрь көнне, район эчке эшләр бүлегенә яңа җитәкче билгеләнде. Әлеге вазыйфаны, 13 ноябрьдә көнне имзаланган боерык нигезендә, полиция подполковнигы Хәйретдинов Илшат Илфир улы башкарачак. Яңа җитәкчене коллективка тәкъдим итү өчен Татарстан эчке эшләр министры урынбасары Рафаил Гыйльманов килгән иде. Ул район эчке эшләр бүлеге,аның эшчәнлеге, бүлектәге музей бүлмәсе...

Бүген, 14 ноябрь көнне, район эчке эшләр бүлегенә яңа җитәкче билгеләнде. Әлеге вазыйфаны, 13 ноябрьдә көнне имзаланган боерык нигезендә, полиция подполковнигы Хәйретдинов Илшат Илфир улы башкарачак.
Яңа җитәкчене коллективка тәкъдим итү өчен Татарстан эчке эшләр министры урынбасары Рафаил Гыйльманов килгән иде. Ул район эчке эшләр бүлеге,аның эшчәнлеге, бүлектәге музей бүлмәсе белән танышты.
- Районда тотрыклылыкны булдыру эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләренең үз вазыйфаларын тиешенчә башкаруына бәйле. Башка хокук саклау органнары белән уртак бурыч - район иминлеген саклау өчен кулга-кул тотынышып эшләү зарур,- диде ул үз чыгышында.
Рәсми чарада шулай ук район башлыгы урынбасары Илфак Бариев, муниципаль районның хокук саклау органнары җитәкчеләре катнашты.
БЕЗНЕҢ БЕЛЕШМӘ: Илшат Илфир улы 1981 елның 25 мартында Казанда туган.
Моңа кадәр ул Россия Федерациясе Эчке Эшләр министрлыгының Арча районы буенча бүлек җитәкчесе урынбасары, полиция башлыгы булып хезмәт куйган.
Гаилә хәле: өйләнгән, ике баласы бар.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев