Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Район газетасына – 85 яшь

Хөрмәтле журналистлар, матбугат ветераннары, хөрмәтле мәгълүмат-мөхәррият үзәге коллективы! Сезне "Актаныш таңнары" газетасының 85 еллык юбилее уңаеннан чын күңелдән тәбрик итәм. Район матбугаты ничәмә-ничә буын укучысына яңа хәбәрләре белән барып ирешә. Халыкның яшәешен чагылдыра, борчый торган проблемаларны яктырта. Мәгълүматны соңга калмыйча укучыга, тыңлаучыга җиткерү, вакыйгаларны тирән анализлап һәм материалны үтемле итеп...

Хөрмәтле журналистлар, матбугат ветераннары, хөрмәтле мәгълүмат-мөхәррият үзәге коллективы!
Сезне "Актаныш таңнары" газетасының 85 еллык юбилее уңаеннан чын күңелдән тәбрик итәм. Район матбугаты ничәмә-ничә буын укучысына яңа хәбәрләре белән барып ирешә. Халыкның яшәешен чагылдыра, борчый торган проблемаларны яктырта.
Мәгълүматны соңга калмыйча укучыга, тыңлаучыга җиткерү, вакыйгаларны тирән анализлап һәм материалны үтемле итеп бирү мәгълүмат чараларының абруен тагын да арттыра. Үтемле язмаларыгыз аша халыкны борчыган мәсьәләләрне тирәнрәк аңларга ярдәм итәсез. Республикакүләм бәйгеләрдә, Россия дәрәҗәсендә уздырылган конкурсларда актив катнашып, дәрәҗәле урыннар алып торасыз.
Сезнең ярдәм белән район җитәкчелеге һәм халык арасында аңлашу, иң беренче хәл ителергә тиешле мөһим мәсьәләләрне ачыклау барлыкка килә. Каләм иясе һәрвакыт хакыйкатьне якларга, районда барган вакыйгаларга объектив бәя бирергә, рухи-мәдәни өлкәне үстерүгә зур өлеш кертергә, әдәп-этика принципларын үтәргә тиеш.
Сезгә иҗади эшегездә зур уңышлар, нәтиҗәле хезмәттәшлек, күңел күтәренкелеге, сәламәтлек һәм гаилә бәхете телим. Киләчәктә тагын да зуррак һөнәри казанышларга ирешергә язсын. Район газетасы үз укучыларын, хәбәрчеләрен киметмәсен.
Мәгълүмат чараларының һәркайсы районыбыз халкына тугры хезмәт итеп, тормышыбызга ямь өстәп торыр дигән ышанычта калам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев