Актаныш

РАЙОН СУЛЫШЫ: Җир-Ананың мәрхәмәте өчен рәхмәт әйтә бүген игенче

Хезмәткә түләүнең дә сизелерлек яхшырганына сөенә механизаторлар. Агрофирма инде сентябрь ае өчен дә аванс түләп куйган эшчеләренә. Димәк, матди як стабиль дигән сүз бит бу.

Бергә чәчтек бит, уңышын да бергәләшеп җыеп алыйк дип, сишәмбе көнне районыбыз басу-кырларына чираттагы тапкыр юлга кузгалдык.  Бергәләшеп дигән сүздә һич арттыру юк. Чынлап та, без алар белән һәрвакыт бергә: чәчкәндә дә, урганда да эшләре белән кызыксынып торабыз, язабыз, алар турында халыкка сөйлибез.  


4 сентябрь көнне юлыбыз “Актаныш” агрофирмасына төште. Районда хәзерге заман өчен аягында шактый нык басып торучы агрофирманың 3 бүлекчәсе бар. Быелгы уракны да алар бердәм көч белән, ярдәм сорап читләр капкасын какмый гына башкарып чыгуга йөз тоткан. Шөкер, бүген агрофирманың үз басу-кырларын эшкәртерлек агрегатлары да, игенне югалтуларсыз җыеп алырга мөмкинлек бирә торган куәтле техникасы да, амбар-складлары да, сенаж базлары да җитеш. Иң мөһиме, кадрларга кытлык кичерми ул. Монысының нигезендә, билгеле, кеше хезмәтен тиешенчә бәяләү, эшләгән кулларга уч тутырып хезмәт хакы бирә алу ята. 


“Актаныш” агрофирмасының Киров бүлекчәсе хезмәтчәннәре безне күтәренке кәеф белән каршы алды. Йөзләрендә елмаю чагылган механизаторларның сөенер сәбәбе дә саллы: бүген-иртәгә 2018 елның урагын җиңеп чыгу алдында тора алар. 


Быел бүлекчә 2200 гектарда бөртекле культура чәчкән.  Сишәмбе көнне  кировлылар соңгы гектарларда бодайны суктыру белән мәшгүль иде. Эш фронтында  300 гектарда рапс,   350 гектар люцерна һәм 300 гектар кукуруза кала бирә. Соңгысының төшләнгәнен көтә хезмәтчәннәр. 


"Актаныш" агрофирмасының  Киров бүлекчәсе җитәкчесе Илфак Гаянов  басу-кырлардагы быелгы  вәзгыятьне анализлап,    көзге культураларның уңышын яхшы дип бәяли.  Арышны алар гектарыннан  уртача 36 центнер итеп алуга ирешсә, бодай - 34, арпа - 25, борчак - 18, солы - 28 центнер чыгыш белән сөендергән. Язгы бодай  агрофирма бүлекчәсе кырларыннан гектарына  уртача 22-23 центнер  төшкән. 


Киров бүлекчәсе урып-җыюның финиш сызыгына бөртеклеләрнең тулаем җыемын  45 000 центнерга җиткереп якынлаша. Техник культураларның  да уңышын да кушып, 55 000 центнерга өметләнә алар. 


Билгеле, әлеге саннар артында гади җир улларының көнне-төнгә ялгап эшләгән авыр да, мактаулы да хезмәтләре ята. “Актаныш” агрофирмасы  2018 ел урып-җыю кампаниясен 9 комбайн белән башкарган. Агрофирманың   механизаторлары сафында район җитәкчелеге тарафыннан акчалата премияләргә лаек булганнары да бар. Эльбрус Мөхәммәтов,  Зәки Җәмилов, Альберт Шәңгәрәев, Нияз һәм Ильмир Гайнановлар әнә шундыйлардан. Фоат Дәүләтов, Рәмзил Мөхәммәтшин, Равил Мирзаханов, Айназ Арслановлар иярләнән кыр корабларының бункерлары аша да меңәр тонна икмәк үткән. 


“Актаныш” агрофирмасының һәр бүлекчәсендә дә эш комплекслы итеп оештырылган. Агрофирманың Киров бүлекчәсе агрономы Дамир Мөхәммәтҗанов фикеренчә, нәкъ менә комплекслап башкарылган эш нәтиҗәсендә көнлек башкарылган хезмәт тә аерым-ачык күренә. Бүген комбайннар чыккан басуларда Илназ Галимарданов, Фәвәдис Сәетов, Олег Хаҗиевлар саламны кипкә кыса. Байтактан лаеклы ялда булуларына карамастан, хезмәт юлларын шушы басу-кырларда үткәргән өлкән буын вәкилләре ел да кулларыннан килгән кадәр ярдәм итәргә алына бүлекчәгә.

Олег абый Хаҗиев сәламәтлек мөмкинлек биргәндә, рәхәтләнеп эшләячәкмен әле ди. Яшьләрне җирне яратырга, туган туфракның кадерен белергә өйрәтәсе килә әлеге тынгы белмәс ил агаеның. Яшьләр дигәннән, 50 ел хезмәт стажына ия Фәвәдис ага Сәетов аларның эш тәмен тоеп, трактор штурвалы артында ныгып үскән буынына ышанычлы алмаш  булмавына борчыла: 
-    Яшьләр әкеренләп авылларны калдырып таш калаларга юл ала. Әлегә сизелмәсә дә, тора-бара бу зур проблемага әверелергә мөмкин, - дип уфтана ул.

 Юкса, Актаныш агрофирмасына күчкәч, хезмәткә түләүнең дә сизелерлек яхшырганына сөенә механизаторлар.  Агрофирма инде сентябрь ае өчен дә аванс түләп куйган эшчеләренә. Димәк, матди як стабиль дигән сүз бит бу. Нишләп һаман шәһәрдәге билгесезлек кызыктыра соң сезне, яшьләр? Сез бит  авылларның киләчәге булырга тиешле җир уллары, ата-бабаларыгызның өметләре бит сез!   


Пресстан төшкән алтынсу төргәкләрне Гаяз Хәбетдинов белән Марс Сабиров җәйге  лагерьга озатып тора – киләсе елга җәйләүгә чыгачак малкайларга инде хәзерлән үк саллы запас әзерләнә бүлекчәдә. Көненә унышар рейс ясаган шоферлар зарланмый, басу ераклыгына карап, көненә 300 - 400 кип кайтарабыз ди алар. 


Бүлекчә җитәкчесе Илфак  Фикать улы салам төргәкләрен, центнерына 100 сумнан бәя куеп, эшчеләргә хезмәт хакы хисабыннан да, авыл халкына да илтеп, өеп бирәбез ди. Монысы да уйланылган адым – җир биргән ашны исраф итәргә күнекмәгәннәр биредә.

 
Комплексы эшнең өченче тармагы җир эшкәртү булса, аның быелны йомгаклау этабы – көзге чәчү. “Актаныш” агрофирмасының Киров бүлекчәсендә Нью Холланд тракторын иярләүче Ирек Кәрамов үзенә тапшырылган техника белән дә, хезмәтчәннәр өчен тудырылган шартлар белән дә канәгать. Көненә 80 -140 гектар мәйданда җирне тирәнтен эшкәртеп бара ул. 


- Тулысынча бирелеп эшләмәсәң, бер чылбырга тезелгән механизм нәкъ менә синдә туктап, күпме кешенең хезмәтен харап итәргә  мөмкин бит. Шуңа күрә дә сынатасы килми, - ди Ирек абый. 

Кировлылар көзге чәчүне дә бердәм көчләре белән җиңеп бара. Үз чиратын көтеп яткан чәчеләсе мәйданнар  100 гектар чамасы калган. Технологик таләпләргә туры китереп, туфракны тиешенчә тукландырып чәчелгән мәйданнар инде бүген үк күзләрне иркәли. Тырыш хезмәтнең нәтиҗәсен күреп, бәрәкәте белән дә сөендерер әле үз улларын мәрхәмәтле  Җир-Ана. 
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: