Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Район ветераннар җәмәгать оешмасы төзелүгә 30 ел

Кадерле дуслар! Район ветераннарының (пенсионерларының) җирле җәмәгать оешмасы төзелүгә 30 ел тулды. Бу юбилей районыбызның иҗтимагый тормышында зур вакыйга булып тора. Өлкән буын актанышлыларга һәрвакыт актив тормыш позициясе хас, алар һәрдаим җәмгыятькә файда китерергә, яшьләргә үрнәк булырга омтылдылар һәм омтылалар. Ветераннар оешмасы күп мәсьәләләр буенча үз фикерле, йогынтылы көчкә әверелде....

Кадерле дуслар!
Район ветераннарының (пенсионерларының) җирле җәмәгать оешмасы төзелүгә 30 ел тулды. Бу юбилей районыбызның иҗтимагый тормышында зур вакыйга булып тора.
Өлкән буын актанышлыларга һәрвакыт актив тормыш позициясе хас, алар һәрдаим җәмгыятькә файда китерергә, яшьләргә үрнәк булырга омтылдылар һәм омтылалар.
Ветераннар оешмасы күп мәсьәләләр буенча үз фикерле, йогынтылы көчкә әверелде. Яшь буынны патриотик рухта тәрбияләүдә нәкъ менә ветераннар оешмасының мөһим роль уйнавы куанычлы факт булып тора.
Ветераннарның принципиаль тормыш позициясе, район тормышында кызыксынып катнашуы аеруча хөрмәткә лаек. Оешма социаль әһәмиятле чараларны үткәрүдә актив катнаша, үз иптәшләре - өлкән яшьтәге кешеләр турында кайгырта.
Актанышлыларның күбесе бүгенге көндә дә район өчен хезмәт куюны дәвам итә. Аларның һөнәри һәм тормыш тәҗрибәсе - безнең өчен иң зур казанышларның берсе.
Бүген Актанышыбыз бөтен республика белән берлектә зур үсеш чоры кичерә. Җитештерү куәтебез арта, социаль программалар эзлекле рәвештә тормышка ашырыла. Үзебезнең көндәлек эшебездә сезнең кыйммәтле тәкъдимнәрне һәрвакыт күз уңында тотабыз, бу, үз чиратында, район халкының тормыш дәрәҗәсен күтәрүдә булышлык итә.
Без сезгә фидакарь хезмәтегез өчен, тормыш кадерен белеп һәм яратып яшәвегез өчен рәхмәтле. Ничек кенә авыр һәм катлаулы булмасын, сез бервакытта да өметегезне өзмәдегез, киләчәккә ышанып яшәдегез.
Район ветераннар җирле җәмәгать оешмасына, аның район советына тагын да уңышлы эшчәнлек, ә барлык ветераннарга ныклы сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев