Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Район ЗАГС бүлегендә - "Гаилә мәктәбе дәресләре" (+ ФОТОМИЗГЕЛЛӘР)

25 ноябрь көнне Актаныш муниципаль районы ЗАГС бүлегендә "Яшь гаилә мәктәбе " дәресләре уткәрелде. Очрашуның кунаклары -Актаныш районы гимназиясенең өлкән сыйныф укучылары булды. Укучылар район ЗАГС бүлегенең эше белән таныштылар. ЗАГС бүлеге җитәкчесе Г.Б.Мухамадиева яшьләргә электрон гариза бирү тәртибе, электрон хезмәтләр турында сөйләде. Акт язуларының саклану урыны булган - архивның...

25 ноябрь көнне Актаныш муниципаль районы ЗАГС бүлегендә "Яшь гаилә мәктәбе " дәресләре уткәрелде.
Очрашуның кунаклары -Актаныш районы гимназиясенең өлкән сыйныф укучылары булды. Укучылар район ЗАГС бүлегенең эше белән таныштылар.
ЗАГС бүлеге җитәкчесе Г.Б.Мухамадиева яшьләргә электрон гариза бирү тәртибе, электрон хезмәтләр турында сөйләде. Акт язуларының саклану урыны булган - архивның эшчәнлеген аңлатты. Гаилә темасына укучыларның сорауларына җавап бирде.
Актаныш муниципаль районы имам мөхтәсибе Р.Р.Мортазин, район мөслимәләр җитәкчесе Зөхрә Закирова катнашында "Ничек бәхетле гаилә корырга ?" дигән темага багышланган түгәрәк өстәл янында очрашуда үзләренә бик күп файдалы мәгълумат алдылар.
ЗАГС бүлеге җитәкчесе Г.Б.Мухамадиева кызлар, егетләргә үзенең изге теләкләрен җиткерде, укуларында уңышлар теләде.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев