Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Район үзәк хастаханәсенең балалар консультациясендә балаларның тешен дәвалау өчен махсус бүлмә ачылды

Үз гомерендә кемнең генә теше сызламагандыр? Аның авыртуының үзәкләргә үткәнен, төн йокыларын качырганын теше сызлаган һәркем белә. Балалар моны аеруча авыр кичерә. Моңа тикле безнең районда балаларның тешен дәвалаучы махсус бүлмәләр юк иде. Кем кайда ничек булдыра ала - шулай дәвалатты. Ниһаять, район үзәк хастаханәсенең балалар консультациясендә балаларның тешен дәвалау...

Үз гомерендә кемнең генә теше сызламагандыр? Аның авыртуының үзәкләргә үткәнен, төн йокыларын качырганын теше сызлаган һәркем белә. Балалар моны аеруча авыр кичерә. Моңа тикле безнең районда балаларның тешен дәвалаучы махсус бүлмәләр юк иде. Кем кайда ничек булдыра ала - шулай дәвалатты. Ниһаять, район үзәк хастаханәсенең балалар консультациясендә балаларның тешен дәвалау өчен махсус бүлмә ачылды.
Әлеге хәбәр җирлектәге бик күп әти-әниләрне сөендерде. Ишетүчеләр тиз арада алдан ук талоннар алып куярга ашыкты. Эшчәнлекләре белән танышу максатыннан без хастаханәгә бардык.
Районда балигъ булмаган 6133 бала бар. Шуларның 5081е -14 яшькә тикле балалар, 1102се - яшүсмерләр, 290ы - бер яшькә кадәрге сабыйлар.
- Балаларның тешләрен дәвалау өчен махсус бүлмә ачу буенча эш быелның яз айларында башланган иде. Әлеге бүлмәне төзекләндереп, махсус җиһазлар урнаштырганчы өч айлап вакыт үтте. Инде менә эшли башлавына ун көнләп булды, - ди район үзәк хастаханәсенең поликлиника бүлеге җитәкчесе Айрат Ямалтдинов. - Бу бүлмәнең ачылуы бик вакытлы булды. Бик күп балаларның тешләре нык бозылган. Аларда кариес кына түгел, ә пульпит башланган.
Моны тешләрне дәвалаучы табиб Алсу Шәйхразыева да куәтләде.
- Балалар белән эшләү катлаулырак. Аларны көйләп-чөйләп кенә торырга кирәк. Бүлмәгә кергәнче үк елый башлаганнары бар. Тешләрен ямап бетергәч, канәгать булып чыгып китүләрен күрү рәхәт инде. Әниләргә мөрәҗәгать итеп, шуны әйтәм: балаларыгызның тешләренә игътибарлы булсагыз, тешләре чыккач та чистарта башласагыз иде. Һәм тешләре аз гына бозыла башлауга, табибларга алып килегез. Ул вакытта дәвалау җиңелрәк була.
Әлеге бүлмәдә тешләрне дәвалау өчен заманча җиһазлар һәм материаллар кулланыла. Медикаментлар да җитәрлек, диләр. Иртәнге сәгать 8дән 13 сәгатькә тикле эшлиләр. Киләчәктә тагын бер табиб кайтса, эшне ике сменада оештырырга җыеналар. Теш дәвалау бүлмәсе шимбә көнне дә эшли. Көнгә 10-12 баланың тешен дәвалыйбыз, диләр. Иң мөһиме: дәвалау бушлай башкарыла. Бу да әти-әниләр өчен дә, балаларның үзләре өчен дә сөенечле хәбәр. Теш дәвалатам дип, әллә кайларга йөрисе юк. Бары тик алдан талон алып, балалар консультациясенә килергә генә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев