Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

РАЙОНДА ГРАНДИОЗ ПРЕМЬЕРА: Актаныш халык театры “Итил суы ака торур” романын сәхнәгә алып менә

Хөрмәтле театр сөюче райондашларыбыз! Сезне 4 апрель, пәнҗешәмбе кичендә, Ә. Афзалова исемендәге мәдәният йортына, өр-яңа премьерага чакырабыз. 

Бу көнне Актаныш халык театры Нурихан Фәттахның «Итил суы ака торур» тарихи романын  тамашачыга тәкъдим итәчәк. 

Нурихан Фәттахның «Итил суы ака торур» романы бүгенге көн кешеләренә тарихи хакыйкатьне ачарга, халкыбызның бөеклеген, аның тарихтагы урынын һәм ролен тоярга ярдәм итә. Бу әсәрне һәрбер татар кешесе белергә, күрергә тиеш. Мөмкинлекне кулдан ычкындырмагыз! Килегез, күрегез! 

Тарихи драманың башлану вакыты: 19.00. Билет бәясе: 100 сум. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев