Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Районда киләсе ел кыр эшләренә әзерлек бара

Авыл хуҗалыгы тармагында ел әйләнәсе эшнең бетеп торганы юк. Урып-җыюлар бераз җиңеләюгә, 2018 елгы кыр эшләренә әзерлек йөзеннән авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлауга алына алар. Быел бу эштә "Чишмә", "Башак", "Нигез" хуҗалыклары башкаларга үрнәк күрсәтте. Алар авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлауга кереште инде. Узган атнада "Чишмә" хуҗалыгы базасында хуҗалыкларның инженерлары катнашында техника...

Авыл хуҗалыгы тармагында ел әйләнәсе эшнең бетеп торганы юк. Урып-җыюлар бераз җиңеләюгә, 2018 елгы кыр эшләренә әзерлек йөзеннән авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлауга алына алар. Быел бу эштә "Чишмә", "Башак", "Нигез" хуҗалыклары башкаларга үрнәк күрсәтте. Алар авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлауга кереште инде. Узган атнада "Чишмә" хуҗалыгы базасында хуҗалыкларның инженерлары катнашында техника ремонты һәм төп җир эшкәртү белән танышу максатыннан семинар-киңәшмә үтте.
Арбаны - кыштан, чананы - җәйдән
Хуҗалыкта әлеге әйтемне һәрвакыт истә тотып эш итәләр. Август аенда ук ике ремонт бригадасы төзегәннәр. Беренче бригада - тырмалар, икенчесе культиваторлар ремонтлый.
- Вакытында төзәтеп куйгач, күңелгә дә тыныч, - ди хуҗалыкның баш инженеры Нияз Шәрипов. - Тырмаларны ремонтлауны төгәлләүгә таба барабыз. Егермеләп кенә калды. Культиваторларның да дүртесе төзәтелеп бетте. Көннәр җылы торганда ике комбайнны ремонтлап куярга исәплибез.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең механикалаштыру буенча консультанты Нәфис Сәлимгәрәев барлык хуҗалыкларга да авыл хуҗалыгы машиналарын көннәр җылы торганда, көн яктысында ремонтлауны башларга кушты. Әйткәнемчә, "Башак" хуҗалыгы - чәчкечләр, "Нигез" культиваторлар ремонтын башлаган.
Бар хуҗалыкның да яңа техника алырга мөмкинлеге юк, шуның өчен иске культиваторларны көйләп, төзәтеп, эшкә чыгарырлык итәргә кирәк, ди идарә белгечләре.
Ә инде хезмәткәрләргә тиешле эш шартлары тудыру һәр хуҗалык җитәкчесенең, белгеченең бурычы булып тора. Машина-трактор паркларындагы остаханәләрне җылыту, аларны ремонтлау буенча да эшчәнлекне онытмаска кирәк. Чөнки кышкы суыкларда анда авыл хуҗалыгы машиналары, техника ремонтын дәвам итәсе була. Бу нисбәттән караганда, "Тамыр" хуҗалыгында шактый эш башкарылган. Алар бинаны тышлаган, тәрәзәсен алыштырган, идәнен җәйгән, җылылык системасын яңарткан. Бинаның эчен агарткан. "Алга" хуҗалыгының Әгъбәстәге машина-трактор паркында авыл хуҗалыгы машиналары торган бинаның түбәсен алыштырганнар. "Актаныш" агрофирмасындагы бинаның идәне эшләнгән. Калган хуҗалыкларга да бу юнәлеш буенча хәрәкәтләнергә кирәк, дип киңәш иттеләр.
Җир эшкәртү
Көзге кыр эшләренең тагын бер мөһим юнәлеше булып төп җир эшкәртү тора. Район буенча 47714 гектар мәйданда җир эшкәртелергә тиеш булып, 7 сентябрьгә шуның 14256 гектар мәйданы эшкәртелгән. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, "Нигез" хуҗалыгында төп җир эшкәртү -74, "Чишмә" хуҗалыгында - 70, технология техникумында 88 процент башкарылган. Арада 12-27 процент кына җирләре эшкәртелгән хуҗалыклар да бар.
- Көзге урып-җыюга быел соң керешү сәбәпле, төп җир эшкәртүгә дә соңрак керешелде. Узган ел бу вакытка инде 30 мең гектар мәйданда төп җир эшкәртү башкарылган булган. Быелгыдан ике тапкырга күбрәк бу. 1 октябрьгә төп җир эшкәртүне төгәлләү максаты куябыз. Әлеге вакытка сыешу өчен район буенча көн саен 1600 гектар күләмендә җир эшкәртергә кирәк. Без шушы гектарларны эшләүне хуҗалыкларга бурыч итеп куябыз, - ди Нәфис Сәлимгәрәев.
"Чишмә" хуҗалыгында җир эшкәртү дә үз югарылыгында алып барыла. Аларның 1775 гектар мәйданда җир эшкәртәсе булып, 7 сентябрьгә 1247 гектары эшкәртелгән. Шуның эченнән 1047 гектарын өстән, 200 гектарын тирәнәйтеп эшкәрткәннәр. Район буенча барлык хуҗалыкларга да җирләрен биш ел эчендә тирәнәйтеп эшкәртеп бетерү бурычы куелды. Дымны яхшырак саклау өчен кирәк, дип аңлата моны белгечләр. Семинарда катнашучылар хуҗалыкның җир эшкәртүче механизаторлары янында булып, аларның эш нәтиҗәләре белән дә танышты. Таһир Гыйзетдинов белән Илшат Сабировның эшкәрткән җирләрен идарә белгечләре үлчәп карагач, таләпләргә җавап бирә, 15-18 сантиметр тәшкил итә, диделәр. Механизаторлар үзләре исә сүзгә саран булып чыкты. Эшләүләреннән туктамады. Бу урында Нәфис Сәлимгәрәев, җирне эшкәрткәндә саламның туфрак белән буталып бетүенә ирешергә кирәк, дип басым ясады. Чөнки яз көне ул җирләрне культиватор белән эшкәрткәндә, саламнар агрегатка тыгылачак, һәм ул җирләрдә орлыклар да тигез булып тишелми, диде. Димәк, күләм артыннан гына кумыйча, сыйфатка да игътибарны киметмәскә кирәк.
Район дәүләт техник күзәтчелеге идарәсе башлыгы Илдус Хәкимов хәзер урып-җыюның иң авыр вакытына килеп керәбез, дип белдерде.
- Комбайннар кечкенә басуларда аерым-аерым эшлиләр. Шуның өчен куркынычсызлык техникасы кагыйдәләренә дә игътибарны арттыру сорала. Көзге чорда караңгы иртә төшә. Караңгы төшкәч, техниканы федераль юлларга чыгармаслык итеп эшне оештырып бетерергә кирәк. Техниканы басуга илткәндә, аларны яктырткыч маяклар, махсус жилетлар киелгән озатучы кешеләр булсын иде, - диде ул.
Уракны җиңделәр
Без хуҗалыкның машина-трактор паркында булган вакытта, басудагы соңгы өч гектардагы язгы бодайны суктырып, комбайнчылар урып-җыюга нокта куеп кайттылар. Кәефләре шәптән күренә аларның. Яңгырларга тикле эшне төгәлләгәч, сөендек, диләр. Хуҗалыкта 5 комбайн эшләгән. Комбайнчылар Илшат Сабиров, әтиле-уллы Шәүкәт һәм Илнур Шәйдуллиннар, Фәндәвис һәм Фәнүс Галләмовлар хуҗалыкның барлык бөртекле культураларын җыйнап алуда катнашкан. Шунысы куандыра: районда шушылай әтиле-уллы эшләүче комбайнчылар шактый. Мондый егетләргә афәрин диюдән башка сүз юк.
Хуҗалык 850 гектар күләмендә көзге чәчү эшләрен дә төгәлләгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев