Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

РАЙОНДА МӨҺИМ УКУЛАР БАРА: Актанышта эвакуацияләнеп кайтучыларны санитар эшкәртү һәм әйберләр белән тәэмин итү пунктлары тикшелде (+ФОТОМИЗГЕЛЛӘР)

26 октябрь көнне Актанышта гражданнар оборонасы буенча өйрәнүләр узачак. "Гражданнар оборонасы буенча чаралар үтәлешен тәэмин итү өчен штаттан тыш формированияләр төзү турында" һәм "Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районында гражданнар оборонасы буенча чаралар үтәлешен тәэмин итү буенча штаттан тыш формированияләр һәм коткару хезмәтләре (гражданнар оборонасы хезмәтләре) төзү турында" район башлыгы карарларын...

26 октябрь көнне Актанышта гражданнар оборонасы буенча өйрәнүләр узачак.
"Гражданнар оборонасы буенча чаралар үтәлешен тәэмин итү өчен штаттан тыш формированияләр төзү турында" һәм "Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районында гражданнар оборонасы буенча чаралар үтәлешен тәэмин итү буенча штаттан тыш формированияләр һәм коткару хезмәтләре (гражданнар оборонасы хезмәтләре) төзү турында" район башлыгы карарларын үтәлешен Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча баш идарәсе эшче төркеме тикшерәчәк.
Бу көнне район буенча тревога булып, өйрәнүләрнең төп өлеше үтәләчәк. Шуңа күрә, район халкына гадәттән тыш вакыйгаларның шаһиты булган очракта, каушап, куркып калмаска киңәш ителә, бу бары тик өйрәнүләр генә булачак.
Актанышта исә әлеге масштаблы чара уңаеннан укулар өченче көн дәвам итә. Уку барышында гражданнар оборонасын үстерү, камилләштерү һәм идарә итү проблемалары турында да фикер алышалар, заман таләпләренә туры китереп , халыкны яклау мәсьәләләрен карыйлар. Өйрәнүләргә күп кенә хезмәтләр, хокук саклау, башкарма комитет вәкилләре җәлеп ителгән.
Бүгенгә исә "Санитар эшкәртү пукты", "Әйберләр белән тәэкмин итү пункты" хезмәтләре эшчәнлеген җәялдереп карау билгеләнгән булып, алар белән Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы җитәкчесе урынбасары Наил Гәрәев танышты.
Бу юлы Яр Чаллы шәһәреннән эвакуацияләнеп кайтучыларны санитар эшкәртү һәм әйберләр белән тәэкмин итү буенча шартлы пункт район үзәгендәге "Дулкын" бассейны бинасында оешкан иде.
Наил Мәҗит улы уку кысаларында үткән бу юнәлештәге эшчәнлекне канәгатьләнерлек дип бәяләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев