Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Районда “Трактор-прицеп” операциясе бара

Тракторлар һәм тагылма кораллар катнашында юл-транспорт фаҗигаләрен кисәтү максатыннан ел саен "Трактор-прицеп" операциясе уздырыла. Быел ул 6 июньнән 30 июньгә кадәр дәвам итә. Әлеге операция кысаларында нәрсәләр эшләнәчәген безгә дәүләт техник күзәтчелеге идарәсе башлыгы Илдус Хәкимов бәян итте. - Илдус Мәхиянович, белгәнебезчә, шәхси хуҗалыклардагы трактор һәм прицепларга техник карау төгәлләнде....

Тракторлар һәм тагылма кораллар катнашында юл-транспорт фаҗигаләрен кисәтү максатыннан ел саен "Трактор-прицеп" операциясе уздырыла. Быел ул 6 июньнән 30 июньгә кадәр дәвам итә. Әлеге операция кысаларында нәрсәләр эшләнәчәген безгә дәүләт техник күзәтчелеге идарәсе башлыгы Илдус Хәкимов бәян итте.
- Илдус Мәхиянович, белгәнебезчә, шәхси хуҗалыклардагы трактор һәм прицепларга техник карау төгәлләнде. Иң элек аңа анализ ясап китсәгез иде.
- Техник карауларны авыл җирлекләренә чыгып үткәрдек. Һәр елдагыча, Чалманарат җирлеге оешканлык күрсәтте. Шулай ук Югары Яхшый, Татар Суыксуы, Татар Ямалы, Уразай җирлекләрендә дә әлеге эшкә җаваплы караганнар. Ә менә Усы, Иске Сәфәр, Чуракай авыл җирлекләреннән тракторларның техник карауга аз чыгуы борчыды. Район буенча 788 шәхси транспорт чарасы исәптә торса, техник караулардан соң, шуның 274е генә барлык таләпләргә дә туры килеп, рөхсәт кәгазьләре алды. Ә арбалар буенча, 257 арбаның 113е генә рөхсәт кәгазе алган килеш. Әле техник карауның вакыты үтмәгән. Калганнар да кимчелекләрен төзәтеп, рөхсәт кәгазьләре алырлар дип ышанабыз.
- Арада документсыз, техник карау үтмичә, качып йөргәннәре дә бардыр...
- Әлбәттә, андыйлар да бар. Алар үзләренең һәм башкаларның гомерләрен куркыныч астына куялар.
- Инде "Трактор-прицеп" операциясе хакында аңлатып үтсәгез иде.
- Әлеге операция барышында без шәхси хуҗалыклардагы трактор һәм тагылма коралларның дөрес кулланылышын тикшерәбез. Әлеге тикшерүләр ЮХИДИ хезмәткәрләре белән берлектә алып барыла. Бу ни өчен кирәк дигән сорауга, шул ук бәхетсезлек очракларын китереп чыгармас өчен дияр идем. Бүгенге көндә хуҗалыкларда һәм шәхси хуҗалыкларда печән әзерләү бара. Фаҗигаләр булмасын дисәк, зур габаритлы транспорт чараларына шәхси кешеләрнең дә игътибарын арттырасы бар. Ут, тормоз, сигнал системаларын яхшылап карау, чапкычлар белән эшләгәндә тәрәзәләрне сеткалар белән каплау зарур.
- Документларның да тәртиптә булуы мөһимдер...
- Әйе, гадәттә, шәхси транспорт ияләре документларын алып йөрергә яратмыйлар. Операция барышында аларга да нык игътибар биреләчәк.
- Таләпләр үтәлмәсә...
- Трактор, транспорт чарасы буларак, ел да техник карау үтәргә тиеш. Техник карау үтмәгән һәм саналган кимчелекләре булган очракта, транспорт иясенә 1500 сумнан алып 2500 сумга тикле штраф яки транспорт чарасын чикләү каралган. Штраф белән генә, әлбәттә, юлларда тәртип ясап бетереп булмый. Шуның өчен мондый күңелсезлекләргә килеп җитмичә, бер-беребезне хөрмәт итеп, тиешле кагыйдәләрне үтәп йөрү кирәк.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев