Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Райондагы хат ташучылар хөрмәтләнде (+ ФОТОЛАР)

Бүген район почта элемтәсе үзәге бинасында почта хезмәтчәннәренең 2016 ел эшчәнлегенә нәтиҗә ясалды. 2017 елның беренче яртыеллыгы өчен газета-журналларга яздыру буенча хат ташучылар арасында игълан ителгән бәйгегә нәтиҗәләр ясалып, җиңүчеләре бүләкләнде. Чарада Актаныш муниципаль районы Башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Ильясов , Чаллы районара почтамты җитәкчесе Ирек Әгъләмов, район почта элемтәсе...

Бүген район почта элемтәсе үзәге бинасында почта хезмәтчәннәренең 2016 ел эшчәнлегенә нәтиҗә ясалды. 2017 елның беренче яртыеллыгы өчен газета-журналларга яздыру буенча хат ташучылар арасында игълан ителгән бәйгегә нәтиҗәләр ясалып, җиңүчеләре бүләкләнде.
Чарада Актаныш муниципаль районы Башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Ильясов , Чаллы районара почтамты җитәкчесе Ирек Әгъләмов, район почта элемтәсе үзәге җитәкчесе Равил Харрасов, "Актаныш" мәгълүмат-мөхәррият үзәге директоры Илназ Хөҗҗәтов катнаштылар.
Бер яртыеллыкка газета-журналларга яздыру кампаниясе төгәлләнергә дә өлгерми, икенче яртыеллыкка яздыру башлана. Шулай итеп, хат ташучылар өчен ел әйләнәсе урак өсте дисәк тә, ялгыш булмас. Заманалар үзгәргән саен абунәчеләрнең дә холык-фигыле үзгәрә.
Күпләр инде почта бүлекчәләренә барып, газета-журналларга язылуның ни икәнен дә белми. Яшьләр интернеттан файдалана. Тик өлкән буын вәкилләре әле хәзер дә көн саен хат ташучыларның почта өләшүен тәрәзәдән-тәрәзәгә йөреп көтеп ала. Бераз соңга калсалар, тәнкыйть утына да тотарга күп сорап тормыйлар. Әйе, алар өчен хат ташучылар көтеп алынган кунактай кадерле. Кирәкле түләвен дә түли, вакыты җиткәч, бәясе артты дип тормый, яраткан басмасына да языла.
Шуларны истә тотып, бүгенге чарада бүләкләнүчеләр дә шактый булды.
Бүләкләү тантанасында Илназ Хөҗҗәтов 2017 елның беренче яртыеллыгы өчен "Актаныш таңнары" газетасына иң күп яздырган почта бүлекчәләренә, хат ташучыларына истәлекле бүләкләр тапшырды.
Почта бүлекчәләре арасында Чалманарат (Гөлфинә Кашапова), Яңа Әлем (Розалия Сафина), Иске Теләкәй (Розалия Исламова) алдынгылыкка чыктылар. Актаныш буенча иң күп яздыручы хат ташучылар булып, Гөлниса Мифтахова, Гөлгенә Гәрәева, Миләүшә Фәтхелисламова, 100 хуҗалыкка кадәр булган авылларда хат ташучылар буенча Аккүздән Айгөл Ганиева, Әтәстән Зәнфирә Җәмилова, Чуракайдан Фәндәлия Шәйгзамовалар, 100 хуҗалыктан күбрәк булган авылларда хат ташучылар буенча Иске Байсардан Фираса Зарифуллина, Яңа Кормаштан Фәнүсә Шакирова, Иске Кормаштан Рәшит Башаровлар җиңүче дип табылды.
Сүз уңаеннан, бүгенге көндә почта бүлекчәләрендә 2017 елның икенче яртыеллыгы өчен "Актаныш таңнары" газетасына ТАШЛАМАЛЫ БӘЯДӘН яздыру бара. Мөмкинлекне кулдан ычкындырмагыз!
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев