Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Районыбызда корбан махсус урында чалыначак

Быел Корбан гаете 24 сентябрьгә туры килә. Гает намазыннан соң корбан чалына. Корбан чалулар бәйрәм намазыннан соң махсус урыннарда башкарыла, өч көн дәвам итә. Корбанлык ите өч өлешкә - корбан салучының үз гаиләсенә, туганнарына-якыннарына һәм мохтаҗларга бүленә. Шул уңайдан, районыбызда үткәреләчәк чаралар тәртибе белән район имам мөхтәсибе Руслан хәзрәт Мортазин...

Быел Корбан гаете 24 сентябрьгә туры килә. Гает намазыннан соң корбан чалына. Корбан чалулар бәйрәм намазыннан соң махсус урыннарда башкарыла, өч көн дәвам итә. Корбанлык ите өч өлешкә - корбан салучының үз гаиләсенә, туганнарына-якыннарына һәм мохтаҗларга бүленә. Шул уңайдан, районыбызда үткәреләчәк чаралар тәртибе белән район имам мөхтәсибе Руслан хәзрәт Мортазин таныштырды.
- Корбан гаете намазы 24 сентябрь иртәнге 6.30 минутта Коръән укып, вәгазь белән башлана. Гает намазы укылгач, корбан чалына. Намазга кадәр чалынса, ул корбанлыктан китми, гадәти чалынган хәләл ит кебек була. Гает намазыннан соң корбан чалу урынына барабыз. Олы корбан район үзәгендә маллар чалына торган махсус урында чалыначак. Сарыкларны да шунда китерәчәкләр. Шунда корбанлык сарыкны сайлап, хуҗасы белән килешеп сатып аласың - бәяләре 4 мең сумнан 7 мең сумга хәтле. Корбанны чалган кешегә 500 сум түләргә кирәк булачак. Корбанны чалып, эшкәртеп, кисәкләргә сез теләгәнчә ваклап, пакетларга салып әзерләп бирәчәкләр. Корбан чалган урында мохтаҗларга дигән өлешен бирергә теләүчеләргә "Мәчет", "Такталачык коррекцион-интернат мәктәп", "Кадет мәктәбе", "Картлар йорты" дигән махсус савытлар торачак.
Корбан итеннән авыз итү, гадәттәгечә, Актанышның 1нче, 2нче мәктәпләрендә, гимназиядә, аскы Актаныштагы ветераннар йортында, хастаханәдә 13.00 сәгатьтә үтәчәк.
- Руслан хәзрәт, Корбан гаете көнне, ягъни 24 сентябрьдә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте "Яңа гасыр" телеканалы белән берлектә хәйрия чарасы оештыра...
- Телемарафон 6.30 сәгатьтә Кол Шәриф мәчетендә узачак гает намазының турыдан-туры трансляциясе тәмамлануы белән башланып китә һәм 9.00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк. Марафонда катнашу өчен 7715 номерына "Нур" сүзен язып SMS җибәрергә кирәк һәм телефон хисабыннан инвалид-ятим балаларның тернәкләндерү үзәге счетына 50 сум акча алыначак (төгәл сумма операторга бәйле). Сәдака бирергә теләвегезне раслауны сорап, җавап SMS киләчәк. Бу бик мөһим: раслаусыз акчаларыгыз балаларга барып җитми.
Аллаһы Тәгалә чалачак корбаннарыгызны, сәдакаларыгызны кабул итсен һәм безгә ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә булышып торырга һәрвакыт мөмкинлек биреп торсын.
- Амин! Корбан гаете мөбәрәк булсын!
Рәсемдә: Районыбыздан хаҗ сәфәре кылырга 13 кеше китте, шуның 11е - "ТР МДН Хаҗ" программасы буенча. Исән-имин, хәвеф-хәтәрсез туган якларыбызга урам кайтсыннар. Җәмигъ мәчете каршында - олуг сәфәргә кузгалыр алдыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев