Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Районыбызның 8 хатын-кызын Рөстәм Миңнеханов тәбрик итте (ИСЕМЛЕК + ФОТОЛАР)

Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан бәйрәм чарасы М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында уза. Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич 8 март бәйрәме уңаеннан хатын-кызларны котлый. Рөстәм Миңнехановның бәйрәм котлавын башкаланың үзендә кабул итүчеләр арасында Татарстан Республикасының хезмәт, халыкны эш...

Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан бәйрәм чарасы М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында уза.
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич 8 март бәйрәме уңаеннан хатын-кызларны котлый.
Рөстәм Миңнехановның бәйрәм котлавын башкаланың үзендә кабул итүчеләр арасында Татарстан Республикасының хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Актаныш муниципаль районындагы бүлеге башлыгы Ландыш Бариева җитәкчелегендә 7 райондашыбыз да бар.
Ел саен үткәрелеп, күркәм традициягә әверелгән әлеге чара республикадагы күп балалы аналарны олылау, хөрмәтләү максатын күздә тота.
Быелгы тантанада катнашу бәхете биш нарасыйга гомер биргән Имамова Вера Александр кызына, Фәррахова Люзия Рифкать кызына, Хаҗиева Мәгъдәния Шәрифулла кызына, шулай ук 3 бала анасы булган Хабибуллина Альбина Мөдәрис кызына, Хөҗҗәтова Гөлназ Илгизәр кызына, Шайхеразиева Айгөл Рузил кызына, Иманаева Ләйлә Салават кызына елмайды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев