Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Районыбызның әлеге гаиләсен Президент үзе чакырган

Узган елларда Яңа Әлем авылыннан Хуҗиннар, Качкыннан Әхмәтгалиевләр, Актаныштан Шәвәлиевләр гаиләләре Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аның хәләл җефете Гөлсинә ханым исеменнән үрнәк гаиләләрне кабул итү мәҗлесендә катнашканнар иде. Быел мондый хөрмәт-дәрәҗәгә Актаныштан Илфира һәм Мәгыйс Әһлетдиновлар гаиләсе лаек булды. - Матур гаиләләр бик күп инде ул. Мин үзебезне Актанышта...

Узган елларда Яңа Әлем авылыннан Хуҗиннар, Качкыннан Әхмәтгалиевләр, Актаныштан Шәвәлиевләр гаиләләре Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аның хәләл җефете Гөлсинә ханым исеменнән үрнәк гаиләләрне кабул итү мәҗлесендә катнашканнар иде. Быел мондый хөрмәт-дәрәҗәгә Актаныштан Илфира һәм Мәгыйс Әһлетдиновлар гаиләсе лаек булды.
- Матур гаиләләр бик күп инде ул. Мин үзебезне Актанышта иң матур гаилә дип әйтмим. Матур яшәүче гаиләләрнең берсе. 71 яшемнең 47 елын хатыным Илфира белән бергә гомер иттек, - ди Мәгыйс абый. Ярты гасырлык юбилей - алтын туйга да санаулы еллар гына калган, димәк. Шул гомер эчендә уртак шатлык-сөенечләр дә, борчу-мәшәкатьләр дә бихисап булгандыр. Мәҗит, Мирсил һәм Мирсаф - баһадирдай өч ул үстергәннәр. Бүген аларның тормышта, хезмәтләрендә ирешкән уңышлары, корган гаилә учаклары өчен сөенеп, оныклар рәхәтенә күмелеп яшәгән көннәре.
Мәгыйс абый дүрт дистә ел район сәхнәсенең иң хөрмәтле нәфис сүз остасы, мәдәни чараларны әзерләп алып баручысы булды. Йомшак тавышы, искиткеч юморы белән бар тамашачыны авызына каратып кына тора иде ул. Шагыйрь-язучыларның иҗат җимешләре арасына үзе язганнарын да кертеп җибәрә. Аңа, шулай, сөйләү сәләте дә, язу сәләте дә мулдан эләккән. Каләм тибрәтүче бик күпләр лаеклы ял яшенә җитеп, вакытлары иркенәюгә, мемуарлар, биографик әсәрләр яза башлый. Мәгыйс абый исә район мәдәни тормышы өчен җан атып, янып хезмәт куйган сәхнә йолдызлары турында китап чыгарды. Ул бүген дә хезмәттә - халыкны районыбызның билгеле шәхесләре белән хәзер Туган як музеенда таныштыра, һаман да шул үзенә генә хас юморын кушып, район тарихы, истәлекле вакыйгалар турында сөйли, даими чаралар оештырып торалар.
Илфира апа исә "Гәрәбә" ветераннар клубын гөрләтә - моңлы җырчысы да, яңа кызык чара-тәкъдимнәр белән программаны баетучысы да ул клубның. Бер сүз белән әйткәндә, җырлап-матур сүзләр сөйләп кенә яшәп, матур картлыкка кереп баручы күркәм гаилә бу.
- Мәгыйс абый һәм Илфира апа гомерләре буе районыбыз мәдәниятенә хезмәт иттеләр. Мин Мәгыйс абыйны беренче тапкыр 1991 елда районга эшкә кайткач күрдем. Аның белән бергәләп алдынгылар слетларын, матур-матур кичәләрне үткәргән вакытлар булды. Мәгыйс абый - үз һөнәренең остасы, мин аны филармониядә эшли торган зур артистлар белән тигез бәялим.
Ләкин ул үзен беркайчан да башкалардан өстен куймады. Халык белән һәрчак аралашып яшәде, - ди район ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гөлфинә Мөхәмәдиева. - Мәдәният хезмәткәренең эше бик катлаулы - төнен дә, көнен дә халыкка хезмәт итә, яллары да юк. Илфира апа исә аның янында иңгә-иң торып, шундый авырлыклар алдында каушап калмыйча, Мәгыйс абыйның терәге булып гомер итте. Балалары өчесе дә район халкына хезмәт итә, хөрмәткә лаек егетләр. Президент белән очрашуга әзерләгәндә, без парларыбызны бу яктан да сайлап алабыз.
Республика көне алдыннан Казан Кремлендә Татарстанның хөрмәткә лаек гаиләләре белән очрашу быел дүртенче мәртәбә уздырылды. Очрашуда 52 гаилә катнашты. Тигез гомер кичергән, уңышларга, казанышларга ирешкән һәм җәмәгатьчелек арасында абруйлы, тәрбияле балалар үстергән гаиләләр арасыннан сайлап алынып, республикакүләм хөрмәтләү тантанасында катнашу - олы мәртәбә.
- Президентларны гел үзебез каршылап, үзебез озата торган идек. Менә 71 яшькә җиткәч, шундый бәхет туры килде - Президент үзе чакырды, - дип шаярта Мәгыйс абый. - Безне хөрмәт итеп шундый чарага сайлап җибәргәннәре өчен район башлыгына һәм ЗАГС бүлеге җитәкчесенә зур рәхмәт!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев