Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Референдум үткәннән соң уйланулар...

Билгеле булганча, 20 ноябрьдә районда үзара салым акчасы җыю буенча референдум үткәрелде. Район газетасы аша аның нәтиҗәләре белән танышкач, гаҗәпкә калдым. Кайбер авыл җирлекләрендә бу эш начар оешкан, нәтиҗәләре бик түбән. Мондый чара бит халыкның тормышын, яшәешен яхшырту белән бәйләнгән. Җитмәсә, аның кызыксындыру өлеше дә бар. Халыктан җыйналган акчаны дүрткә...

Билгеле булганча, 20 ноябрьдә районда үзара салым акчасы җыю буенча референдум үткәрелде. Район газетасы аша аның нәтиҗәләре белән танышкач, гаҗәпкә калдым. Кайбер авыл җирлекләрендә бу эш начар оешкан, нәтиҗәләре бик түбән.
Мондый чара бит халыкның тормышын, яшәешен яхшырту белән бәйләнгән. Җитмәсә, аның кызыксындыру өлеше дә бар. Халыктан җыйналган акчаны дүрткә тапкырлап, республика хөкүмәте һәр авыл җирлегенә күчерә. Шулай булса да, Усы, Пучы, Кәзкәй, Актаныш, Татар Ямалы авыл җирлекләрендә халыкның 70-74 проценты гына референдумда катнашкан. Ә Татар Ямалы, Мәсәде, Актаныш, Пучы авыл җирлекләрендә референдумга килгән кешеләрнең 32-29 проценты "юк" дип тискәре җавап биргән.
Бу эшне яхшы оештырган урыннарда нәтиҗә бөтенләй башкача. Мәсәлән, Уразай авыл җирлегендә яшәүчеләрнең 96 проценты референдумда катнашкан, 89 процент "әйе" дип уңай җавап биргән. Кызыксынып, җирлек башлыгы Айрат Галимҗан улыннан: "Сезнең җирлектә референдум нәтиҗәләре күпкә югары, аңа ничек ирештегез?" - дип сорадым. Ул: "Халыкка аңлату эшләре алып бардык, һәр авылда җыелышлар үткәрдек һәм башка чаралар күрдек", - диде.
Референдум нәтиҗәләре түбән булган авыл җирлекләрендә аның башлыклары, уразайлылар мисалында, һәрбер кешене күреп, бу эшнең әһәмиятен, максатын ныклап аңлатырга, акча җыемын арттыру чаралары күрергә тиеш, дип саныйм мин.
Бу уңайдан шуны да әйтергә кирәк: республика, район җитәкчелеге тарафыннан халыкның тормыш-көнкүрешен яхшырту, районның икътисади үсешен тәэмин итү, социаль мәсьәләләрне хәл итү буенча зур оештыру чаралары күрелә. Мәдәни-көнкүреш, җитештерү объектлары - мәктәпләр, мәдәният учаклары, сәламәтлек саклау учреждениеләре, юллар һ.б. төзелә. Республикадагы иң авыр проблемаларның берсе - ягулык мәсьәләсе хәл ителгән. Элек сыер тизәге ягып яшәсәләр, хәзер республикабызда, беренче Президентыбыз, якташыбыз Минтимер Шәймиев кайгыртуы, оештыруы нәтиҗәсендә, газлаштыру мәсьәләсе тулысынча хәл ителгән. Кечкенә авылларга да газ кергән. Хәтта мунчаны да газ ягып җылытабыз. Ә РФ республикаларының, өлкәләренең күп кенә авылларына хәзер дә газ кермәгән. Башка юнәлешләр буенча да районыбызда алга таба зур үзгәрешләр бар. 298 км асфальт юлларыбыз бар, аны арттыру дәвам итә.
Менә шушы көннәрдә генә Бүләк-Татар Ямалы арасында 139 млн. сумлык, 5 км асфальт юл файдалануга тапшырылды. Шуннан соң ямалылылар референдумдагы түбән күрсәткечләре өчен үзләрен ничек хис итәрләр икән? Пучы-Чәчер авыллары арасындагы 4 км юлга, Богады-Югары Богады аралыгындагы 4 км юлга каты таш түшәлде. Каты өслек булгач, тиздән асфальты да булыр. Мондый эшләр перспектив план нигезендә алга таба дәвам итәчәк.
Элекке елларда күперләр мәсьәләсе авыр проблема булып торды. Кечкенә елгаларга салынган агач күперләрне язгы ташу суы алып китеп, бар яклап та авырлыклар тудырды. Хәзер, Аллага шөкер, районыбыз территориясендә 17 тимер-бетон күпер бар.
Район үзәгендә дә бик күп төзелеш эшләре алып барылу белән беррәттән, җәяү йөрүчеләр өчен плитәдән, асфальттан юл сала башладылар. Аскы Актанышка төшә торган берничә андый юл бар инде. Хәзер Нөркә бистәсенә чыгу юлын төзиләр. Болар, шулай ук, халык турында кайгыртуның ачык мисалы булып торалар. Ләкин аерым кешеләрнең моңа биргән бәясе аңлашылып бетми. Актаныш авылы халкының 72 проценты гына референдумга килгән, 30 проценты тискәре җавап биргән.
Җыйнап әйткәндә, үзара салым акчасы халыкның тормышын, яшәешен яхшыртуга юнәлдерелгән эшләр: юллар салу, урамнарны, зиратларны төзекләндерү, тәртиптә тоту, су белән тәэмин итү һ.б. өчен тотыла. Шуңа күрә, бу мәсьәләдә бер генә кеше дә битараф калырга тиеш түгел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев