Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Репрессия корбаннарының фаҗигале язмышы

Репрессия корбаннары… Кемнәр соң алар? Йорт-җирләрен тартып алып, мөлкәтләрен сатып, үзләре Себер якларына сөргенгә җибәрелгән, сәяси җәзага дучар ителеп, бер гөнаһсызга хөкем ителгәннәр алар... Язмам Мәчти авылы корбаннары турында. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары нигезендә нәшер ителгән 18 томлык "Хәтер" китабының 7нче, 14нче, 16-17нче томнарын тапмадым, калган 14 томы белән...

Репрессия корбаннары… Кемнәр соң алар? Йорт-җирләрен тартып алып, мөлкәтләрен сатып, үзләре Себер якларына сөргенгә җибәрелгән, сәяси җәзага дучар ителеп, бер гөнаһсызга хөкем ителгәннәр алар... Язмам Мәчти авылы корбаннары турында.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары нигезендә нәшер ителгән 18 томлык "Хәтер" китабының 7нче, 14нче, 16-17нче томнарын тапмадым, калган 14 томы белән танышып чыктым. Аларга Татарстанда туган, яшәгән һәм сәяси репрессиягә дучар булган, шулай ук, иректән мәхрүм итү урыннарында вафат булган яисә атып үтерелгән 722 райондашыбыз, Мәчти авылыннан 14 кешенең фамилиясе кергән. Аларның 105е тоткынлыкта булып, 73е атылган, 32се шунда вафат булган...
Мәчти авылыннан өч кешегә үлем җәзасы бирелгән: Миңнегәрәй Малов, Таҗи Солтанов, Фатих Солтанов.
Солтанов Таҗи агай - минем күршем, кызы Канитә белән бер сыйныфта укыдык. "Солтанов Таҗи - 1882 елда Актаныш районы Мәчти авылында туган, шунда яшәгән. Татар. 8 баласы булган, колхозда ветеринария санитары. 1937 елның 3 октябрендә кулга алынган. 1937 елның 23 ноябрендә Җинаять Кодексының 58-10 маддәсе буенча хөкем ителә: үлем җәзасы, мөлкәтен конфискацияләү. 1939 елның 1 декабрендә Минзәләдә атылган. 1989 елның 13 июнендә акланган."Бу - "Хәтер" китабындагы язма. Бер гаепсез күршебез төнлә белән юкка чыкты. Гаиләсе бер хәбәрсез яшәде.
Миңнегәрәй Малов турында "Хәтер" китабындагы язмадан: "Малов Миңнегәрәй (Мингәрәй) Сафиулла улы 1897 елда, Иске Байсар авылында туган. Мәчти авылында яшәгән. Татар. 6 баласы булган. Тулы булмаган урта мәктәптә рус теле укыткан. 1918-1920 елларда ВКП(б) әгъзасы. 1937 елның 15 апрелендә кулга алынган. 1937 елның 30 декабрендә Җинаять Кодексының 58-10, 58-11 маддәләре буенча хөкем ителгән: үлем җәзасы, мөлкәтен конфискацияләү. 1938 елның 9 гыйнварында Казан шәһәрендә атылган. 1957 елның 6 декабрендә акланган". Миңнегәрәй Сафиулла улы төрле авылларда укытты. Балалары да төрле авылда аваз салган. Шамил - Пучыда, Камил Кәзкәйдә туганнар. Балалары барысы да сәләтлеләр. Зөфәр - финансист, Шамил - педагог һәм район газетасында бик күп язмалар авторы, Әнисә - педагог-тәрбияче, Асфан - хәрби, ә менә Камил мәктәп елларында да бик яхшы укып, физика-математика фәннәре докторы, профессор дәрәҗәсен алды. Әниләре Хөсниҗан апа балалар бакчасында мөдир булып эшләде, Әҗәкүл авылында яшәделәр.
Тагын бер авылдашым, репрессия корбаны - Шәкүр агай. Бер төндә юкка чыкты. Алты бала ятим калды. Бер кызы Рәмзия минем Зәнфирә апа белән бер сыйныфта укый иде. VII сыйныфка җиткәч, Пучыга, сыйныфлары белән комсомолга керергә баралар. Рәмзияне комсомолга алмыйлар, янәсе халык дошманы баласы.
Ә менә Актаныш районында яшәгән һәм административ репрессияләргә дучар ителгәннәр - район буенча 452 кеше. Мәчти авылыннан 11 фамилия теркәлгән. Шуларның берсенә генә тукталам. "Хәтер" китабындагы язма: "Шириев Мирзасалих. 1892 елда Актаныш районы Мәчти авылында туган, шунда яшәгән. Татар, крестьян. Гаиләсе: хатыны Фәрәшҗиһан (1892), кызы Хөршидә (1916), кызы Хөллия (1918), кызы Мәрзия (1920), улы Әмирҗан (1923), кызы Ләйлә (1926), улы Әбүзәр (1927). Гаилә 1931 елның 12 июнендә Актаныш РБК тарафыннан Чиләбе өлкәсенә сөргенгә җибәрелгән. 1992 елның 17 июнендә акланган." Миңа бу гаиләдән Хөллия һәм Мәрзия белән очрашырга туры килде. Авылдан Минзәләгә аларны ат белән озатканнар. Арба яныннан тәпиләп барганда, Мәрзия илтә баручы агайдан сорап куя: "Абый, без өйгә кайчан кайтабыз?" Агай: "Ә-ә-әнә телеграф баганаларын күрәсеңме, шулар кайчан чәчкә ата - шул вакытта кайтасыз", - дип җавап бирә. Мәрзия бу җавапны бер дә онытмый. "Шул агайны кайтып күрәсе иде", - дип ачынып сөйләгән иде. Алар югалмаганнар, эшләгәннәр, хезмәт ударнигы исеме алганнар, комсомолга кергәннәр, гражданлык хокукы алганнар. Бу кызлар Коркино шәһәрендә яшиләр иде, әтиләре Чиләбенең үзендә гомер кичергән. Мирзасалих абыйга да гражданлык хокукы бирелгән. Ләкин ул Мәчти авылына кайтып яшәргә теләмәде.
Мин берничә гаилә турында гына бәян иттем. Репрессия корбаннары шундый фаҗигале язмышлы булды. Аларның һәрберсе турында бер роман язарлык. Ходай мондый хәлләрне бүтән күрсәтмәсен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев