Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

РЕСПУБЛИКА ПРОГРАММАЛАРЫ: Төзелеш барган саен күңел күтәрелә

Төзүчеләрнең һөнәри бәйрәмнәре аларның тыгыз эш алып барган, объектларны кулланышка тапшырган вакытларына туры килә. Җәй шундый чор инде ул, бу вакытта һәркем төзү-төзекләндерү мәшәкате белән янып-көя, хәтта башка һөнәр кешеләре дә "төзүче"гә әверелеп куя. Мәңгегә дә картаймас әлеге хезмәт төре гомер-гомергә җәмгыять өчен кирәкле булып кала. Актаныш төзүчеләре дигән данлыклы...

Төзүчеләрнең һөнәри бәйрәмнәре аларның тыгыз эш алып барган, объектларны кулланышка тапшырган вакытларына туры килә. Җәй шундый чор инде ул, бу вакытта һәркем төзү-төзекләндерү мәшәкате белән янып-көя, хәтта башка һөнәр кешеләре дә "төзүче"гә әверелеп куя. Мәңгегә дә картаймас әлеге хезмәт төре гомер-гомергә җәмгыять өчен кирәкле булып кала. Актаныш төзүчеләре дигән данлыклы исемнең төп асылы ныгыганнан-ныгый. Агымдагы елда башкарылган эшләрне күреп күңел сөенә, төзелеш барган җирдә тормыш та ямьләнә, яшәгән саен яшисе килә.
Әле шушы көннәрдә генә бездә зур яңалык булды: Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Россия Дәүләт Думасы депутаты, "Бердәм Россия" партиясе әгъзасы Әлфия Когогина, Актаныш районы башлыгы Фаил Камаев катнашында Актаныш авылы уртасында бик матур сквер ачылды. "Актаныш басмалары" дип аталган әлеге ял паркын төзү 2015 ел - Татарстанда парклар һәм скверлар елында башланган иде. Быел - су саклау зоналары елында файдалануга тапшырылды. Әле анда эшләр ахырынача төгәлләнде дип әйтергә иртәрәк. Чөнки аңа каралган финанс мөмкинлекләре 60 млн сумлык булып, әлегә 33 млн сум күләмендәгесе кулланылган. Ә икенче этабын төгәлләү киләсе елда көтелә.
Республика программалары Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән һәм "Бердәм Россия" партиясе хуплавы нәтиҗәсендә елдан-ел нәтиҗәлелеккә ирешә. Аларның зур күпчелеге, дөрестән дә, төзелешләр белән бәйле. Шунысы авылларыбыз киләчәге өчен аеруча куанычлы.
- Республикада 30дан артык программа нәкъ менә төзелешкә бәйле рәвештә эшли. Актаныш шуның 18ендә катнаша. Шулар нигезендә районыбызда быел барлыгы 783 млн 160 мең сумлык төзелеш эшләре башкару каралды. 2016 елга 17 мең квадрат метр торак төзү планы алга куелды, шуның 11 мең 500 квадрат метры инде файдалануга тапшырылды. Бу - тулай күләмнең 68 проценты, - дип, район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары Руслан Гарипов гомуми эшчәнлек белән таныштырды.
Әйе, чыннан да, яшәешне яңа төзелешләрсез күзаллау мөмкин түгел. Бу дәүләт программаларының төрләрендә дә ачык күренә. Иң беренчесе - социаль ипотекага торак төзеп тапшыру. 2016 елга каралган финанс мөмкинлекләре (30 млн 690 мең сум) районда яшәүчеләрне, социаль ипотека кредиты рәсмиләштереп, фатирлы, торак йортлы итүгә юл ача. Актанышта хәзерге көндә 24 фатирлы йорт төзелеп бетеп килә.
Бөек Ватан сугышы ветераннары өчен торак төзелешенең дә туктап торганы юк. Быел районда шундый 5 шәхси йорт төзелде. Аларның 2 се - Актанышның Нөркә бистәсендә һәм 3есе - Иске Байсар, Аккүз, Бурсык авылларында. Ятимнәрне торак белән тәэмин итү буенча 1 шәхси йорт төзелә.
Иң күп капиталь салым үзләштерү, ресурс үзәге булдыру программасы буенча, технология техникумы бинасын капиталь төзекләндерүгә юнәлдерелгән. Монда 90 миллионнан артыграк суммалык реконструкция башкарыла, һәм аны алдагы уку елына төгәлләү бурычы тора.
Мәктәпләрне, мәдәният йортларын капиталь төзекләндерүгә билгеләнгән эшләр төгәлләнде. Шул ук вакытта фермалардагы терлек торакларына капиталь ремонт уздыру буенча махсус программа эшләве мәгълүм. Бу нисбәттән районыбызга бүлеп бирелгән акча 38 млн 500 мең сум тәшкил итә.
Чөгәнә авылында 50 урынга исәпләнгән өр-яңа клуб төзеп тапшырылды. Актанышның Механизаторлар урамында һәм Киров авылында күпфатирлы йортларга капиталь ремонт ясалды. Социаль объектлардан быелгы планга кертелгән фельдшер-акушерлык пунктлары, ветеринария хезмәте өчен биналар төзү һәм төзекләндерү дә төгәлләнде.
Иске Сәфәр, Татар Суыксуы һәм Актаныш авыл җирлекләрендә урам утлары яңартылды.
Авылларны су белән тәэмин итүгә - 8 млн 700 мең, урамнарны яктыртуга - 3 млн 990 мең, су саклау зоналары төзелешенә - 30 млн 500 мең, силос-сенаж траншеяларына 3 млн 150 мең сум акча каралган. Газлаштыру һәм су белән тәэмин итү программасы аша Зөбәер һәм Богады авыллары су проблемасын хәл итәчәк.
Төзелешкә каралган финансның күп өлеше, билгеле инде, автомобиль юлларын төзү һәм төзекләндерүгә юнәлдерелгән. Бу юнәлештә дә берничә программа гамәлгә куела. Шуларның берсе - автомобиль юлларын төзү һәм төзекләндерү (110 млн 800 мең сумлык капиталь салым үзләштерү бурычы куелган). Автоюллар ремонты дигән махсус программалар да бар. Икенче күләмле эш (75 млн 700 мең сум) автомобиль юллары һәм күперләрен тоту программасы нигезендә алып барыла. Татар Ямалы авылында 5 км асфальт юл салына. Актаныш-Пучы, М-7 федераль юллары реконструкцияләнә. Яңа Әлем, Иске Сәфәр авылларында вак таш (щебенка) катламы түшәлде. Уразай-Илчебай арасындагы юлга да җәеләчәк ул.
Район үзәген төзекләндерү, яшелләндерү - һәрвакыттагыча, күз уңында. "Агыйдел" дәүләт җыр һәм бию ансамбле өчен мәдәният йорты, капиталь ремонттан соң, ишекләрен ачты. Район Советы бинасы, район үзәк хастаханәсе һәм "Ак Барс" банкы бинасы янындагы техника кую урыннары асфальтланды. Хәзер инде шундый эш үзәк стадион янында башланды.
Кайбер объектларны төзү-төзекләндерү эшләре республика программаларыннан тыш та башкарыла. Балалар иҗат үзәгендәге бассейн төзекләндерелде, тышкы эшләрен дә озакка сузмыйча, аны да, шул ук вакытта стадионны да файдалануга тапшыру агымдагы елда көтелә.
Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат бинасында 100 урынлы янкорма төзелешен дә яңа уку елына өлгертү ниятләнә. Әлеге максатка 84 млн 920 мең сум акча каралган.
Әйе, төзелешләр - тормыш яме. Ирешкән уңышлар белән чикләнеп калырга ярамый. Шуңа күрә киләсе ел планына кертеләсе эшләр инде бүгеннән тәгаенләнә.
Төзүчеләрне һөнәри бәйрәмнәре белән барлык райондашлар исеменнән котлыйбыз. Аларга сәламәтлек, имин тормыш, гаилә бәхете һәм хезмәтләрендә яңадан-яңа уңышлар телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев