Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Республика үсеше – район үсеше

2014 ел йомгакларыннан күренгәнчә, төбәк башкарма җитәкчелек органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеге буенча, Татарстан бишенче ел рәттән беренче урынны яулады. Әлеге рейтинг нәтиҗәләре 7 май көнне Россия Федерациясе Хөкүмәте утырышында игълан ителде. Регионның икътисадта һәм социаль өлкәдә үсеш динамикасы, шулай ук, башкарма органнарның эшчәнлегенә карата халыкның бәяләмәсе нәтиҗәлелеккә бирелгән бәянең төп критерие...

2014 ел йомгакларыннан күренгәнчә, төбәк башкарма җитәкчелек органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеге буенча, Татарстан бишенче ел рәттән беренче урынны яулады. Әлеге рейтинг нәтиҗәләре 7 май көнне Россия Федерациясе Хөкүмәте утырышында игълан ителде.
Регионның икътисадта һәм социаль өлкәдә үсеш динамикасы, шулай ук, башкарма органнарның эшчәнлегенә карата халыкның бәяләмәсе нәтиҗәлелеккә бирелгән бәянең төп критерие булып тора. Нәтиҗә ясаганда соңгы өч елдагы 11 төр күрсәткечләр исәпкә алына. Димәк, Татарстан ирешкән югары күрсәткечләрен саклап кына калмый, ә барлык социаль-икътисадый юнәлешләр буенча да алгарышлы үсеш күрсәтә.
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов стратегиясе республиканың тотрыклылыгын һәм үсешен тәэмин итә. Соңгы биш елда Татарстан, мөһим социаль-икътисадый күрсәткечләр буенча, республика лидеры позицияләрен ныгытуга иреште, биредә эре инновацион проектлар тормышка ашырыла.
Шул исәптән, Актаныш та социаль-икътисадый үсеш буенча республика районнары арасында алдынгы сафта. Җирле бюджетның тотрыклылыгы район оешмаларының эшчәнлегенә бәйле. 2013 елга карата 2014 елда бюджет керемнәре 8 процентка артты. 28 миллион сумлык өстәмә керем барлыкка килде. Гомуми бюджетның үсүе белән беррәттән, районның үз керемнәре дә арта баруы күренә. Мондый тенденция барлыкка килүгә соңгы елларда салымнарын даими түләп баручы "Ресурс-Холдинг" компаниясенә караган "Континент ЛТД", "Татэнергострой", "Поволжьерегионгаз" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләре, шулай ук "СЗМН", "Сетевая компания", "МНКТ" оешмалары зур этәргеч ясый.
2014 елда тулаем территориаль продукт 2013 елга карата чагыштырма бәяләрдә 4 процентка үсте һәм 8 млрд. 30 млн. сум тәшкил итте. Районда 3 нефть компаниясе эшли. Алар районның тулаем продуктының үсешенә шактый зур өлеш кертәләр. Райондагы сәнәгать, төзелеш һәм сәүдә тармагының икътисадый үсешкә йогынтысы бар. Авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүне арттыру максатыннан "Татнефть" ачык акционерлык җәмгыятенең иганәчелек ярдәме белән терлек азыгының сыйфатын билгеләү лабораториясе төзелде.
Авыл хуҗалыгы - районның төп таянычы. Бөртеклеләрнең тулаем җыемы 2014 елда 148,8 мең тонна булып, һәр гектардан уртача 32,2 центнер уңыш җыйнап алынды. Бер баш терлеккә 30,4 центнер күләмендә тупас һәм сусыл азык әзерләнде. 50,1 мең тонна сөт, 29,2 мең центнер ит җитештерелде. Бер сыерга уртача 5510 килограмм сөт савып алынды. Продукция сатудан һәм хезмәт күрсәтүдән хуҗалыкларга һәм фермер хуҗалыкларына 1 млрд. 909 млн. 575 мең сум акча керде.
Икътисадның һәрбер тармагы җитештерелгән продукцияне үз вакытында сату һәм табыш алу кебек конкрет мисалны күздә тота. Авыл хуҗалыгының җитештерү тармагында фермер хуҗалыкларының да өлеше зур. Республика, федераль программаларда катнашып, грант акчасына 32 фермер хуҗалыгы төзелде. Авыл хуҗалыгы районы буларак, шәхси хуҗалыкларда мал асрау, яшелчә үстереп сату җирлекләрдәге халыкның төп керем чыганагы булып тора. Эшмәкәрлекне үстерүнең тагын бер юлы - муниципаль сәнәгать мәйданчыклары булдыру. Элеккеге МТС базасында муниципаль сәнәгать мәйданчыгы төзелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев