Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

ҺӘРКЕМНЕ БОРЧЫГАН СОРАУ: Ипигә бәя ник арта?

Соңгы көннәрдә ипигә бәя артуы гына бераз күңелне төшереп тора. Бәлешне дә ипи белән ашарга өйрәнгән безнең ишеләргә моннан да яман нәрсә юктыр.

Халыкта икмәксез – дөнья бәрәкәтсез дигән әйтем бар. Икмәкнең никадәр зур әһәмияткә ия икәнен сөйләп тә, язып та торасы юк. Шушы юлларга сыйган ул. Табын тутырып татлы-затлы ризык тезсәң дә, түрендә икмәгең булмаса – бу табынга өч тиен. Соңгы көннәрдә ипигә бәя артуы гына бераз күңелне төшереп тора. Бәлешне дә ипи белән ашарга өйрәнгән безнең ишеләргә моннан да яман нәрсә юктыр. 

– Аскы Актанышта торсам да ипигә дип, өскә менәм. Кыйммәтләнде бигрәк, ә үзәктәге кибетләрдә азмы-күпме очсызрак ул. Үзем генә яшим, 1 буханка атнага җитә. Әле менә су, газ өчен түләүләр килгән... Шул бер пенсия бит инде ул безнең. Азрак кына булса да очсызрагын юллаган булабыз, – ди Юлия апа Әхмәтова. 


– Бәяләргә бөтенләй дә игътибар иткән юк соңгы арада, – ди аның яшьтәше, шулай ук сугыштан соңгы бар михнәтне күреп үскән Флүсә апа Хаҗиева.  – Үзем генә яшим, гадәттә ярты ипи алам, шул җитә. Кайчак үзем дә салам, көрпә кушып. Балалар да ярата аны. Әлбәттә, үзеңнекенә җитәме соң инде... Зарланмыйбыз. Ничек кенә булмасын, дөньядан тәм табып яшәргә тырышабыз, – ди ул. 


Кибет киштәләрендәге бәяләрнең үзгәрүен иң әүвәл өлкәннәр сизә. Ә яшьләр бу хакта ни уйлый икән? 


– Дөресен генә әйткәндә бик игътибар да биреп бетерми идем. Көндәлек алына торган продукция булгач, бераз сизелде бәя үзгәрүе. Тик моны тиешле үзгәреш дип саныйм, чөнки ягулыкка да, башкасына да бәяләр күтәрелде. Артмый нишләсен инде, – ди Флүс Харрасов. 

“Ипинең кыйммәтләнгәнен сиздегезме?” дигән сорау белән үзебезнең “Инстаграм”да да сораштыру уздырдык. Көн дәвамында әлеге сорау алуда 148 кеше катнашып, шуларның 101е -  “Әйе”, 47 бәхетлесе - “Юк” дип җавап бирде. 


Бер рәхәтнең бер михнәте булмый калмый. Татарстанда узган ел 4 млн тонна күләмендә рекордлы уңыш җыйнап алынды. Бодайның сату бәяләре дә җитештерүчеләр өчен кулай булды быел. Әмма бодайга бәя арту он бәясенә тәэсир итми калмады. 2018 елда 1 килограммы 12 сум торса, бүгенге көндә күмәртәләп алу бәясе 50-65 процентка артып, 21 сумга якынлашты.


– Шул исәптән районда ипи пешерүчеләрнең продукциясе дә агымдагы елда 2,5-3 сумга, ягъни, 600 граммлык бер кирпеч ипинең бәясе 13 процентка артты, – ди районның икътисад бүлеге җитәкчесе Ойгөл Мирзашәрипова. – Район кибетләрендә сатуда булган “Чаллы икмәге” җәмгыяте продукциясенең уртача 1 килограмы 60 сум чыга. Мәсәлән, 650 граммлык  “Челнинский” икмәге 38-43 сумга сатыла. Килограмы 60-65 сум дигән сүз. Актанышта пешерелгән нәкъ шундый ук “Дарницкий” икмәге кибетләрдә 29-30 сумга сатыла (1 кг – 48-50 сум). Башка сортларга килгәндә дә шул ук күренеш. Читтән килгән икмәккә юл һәм сату чыгымнары өстәлә, – ди ул.


Үзебезнекенә ни җитә дип кенә өстисе кала. Юк, ниндидер реклама яки мәҗбүри тагу түгел. Һәркемнең үз ихтыяҗы. Кемгәдер Актанышныкы ошый, еш кына кибетләрдә “Әлемнеке юкмы?” дип тә сорыйлар, кемгәдер Чаллыныкы һуш килә. Әмма хакыйкатьтә үзебезнеке азмы-күпме очсызгарак чыга. Пешеп, олы юл таптап, тилмереп  йөрми, мичтән кибет киштәләренә туры китерелә. Яңа Әлемдәге ипи пешерү предприятиесенең дә күптән түгел яңа кибете ишекләрен ачты. “Кайнар икмәк”ләр дә район үзәгенең кайсы гына җирендә яшәсәң дә, кул сузымында гына. 


Он да, ягулык та, электр энергиясе дә быел 30-40 процентка артты, – ди “Актаныш-Хлеб” җәмгыяте директоры Фаяз Гыйздәтуллин ипигә бәя артуны искәртеп. – Башка чыгымнарыбыз да шактый. Мәсәлән, пенсия фонды түләүләренә ел саен 1,5 млн сум китә иде. Быел ул тагын 10 процентка, ягъни 150 мең сумга артты. Әлеге вазгыятьтә бәяләрне элеккечә калдыру икътисадый яктан отышлы түгел, – ди ул. 


Инде янә узган елгы рекордлы уңышка әйләнеп кайтыйк. Ни өчен, рәсәйкүләм 110 млн тонна уңыш җыеп алынса да, ипигә бәя күтәрелде? Күңел дигән нәрсә гел киресен өмет итә бит. Хикмәт шунда ки, Россия быел бодайның экспортын узган елга караганда 30 процентка арттырды. Экспортерлар тарафыннан сорау булгач бәяләр дә шактый күтәрелде, шул исәптән эчке базарда. Бу үз чиратында икмәк продукциясенең артуына китерде. Әмма, бәяләрне йөгәнләү максатыннан Татарстан хөкүмәте быел ипи пешерүчеләргә 41 млн сумнан артык субсидияләр вәгъдә итә (узган ел аның күләме 35 млн сум булган). Бу үз чиратында бәя азгынлыгыннан саклар дигән өмет бар. 


Ничек кенә булмасын, борчылырга урын юк. Монополиягә каршы федераль хезмәт тә (ФАС) бәяләрне күзәтеп бара һәм мәгълүмат чараларында ипи бәясенең артуына  кагылышлы язмаларны коткы таратуга тиңли. Шуңа озын сүзнең кыскасы  – әлегә борчылырга урын юк. 2-3 сумлык бәя арту белән генә безнең халыкны аптыратып булмый. Исәнлек кирәк. 

Минзәлә, Мөслим, Сарман районнарында  ипинең уртача бәясе 23-28 сум. Әмма аларда җитештерелгән 1 кирпеч ипинең авырлыгы 500 грамм гына. Килограммга күчереп санаганда 46-56 сум чыга. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев