Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Ирек Зиннуров актанышлыларга мастер-класс күрсәтте (+ФОТОЛАР)

Актаныш спорт мәктәбенең йөзү белән шөгыльләнүче укучыларына 1 ноябрь көнне данлыклы ватерполчы, ике тапкыр Олимпия, күп тапкырлар дөнья, Европа чемпионы, "Синтез"ның оста капитаны, Россия җыелмасының алыштыргысыз уенчысы булган Ирек Зиннуров мастер-класс күрсәтте. Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Ирек Зиннуров Актанышка сайлаучылар белән очрашуга килгән иде. Шул уңайдан, күңеленә аеруча якын...

Актаныш спорт мәктәбенең йөзү белән шөгыльләнүче укучыларына 1 ноябрь көнне данлыклы ватерполчы, ике тапкыр Олимпия, күп тапкырлар дөнья, Европа чемпионы, "Синтез"ның оста капитаны, Россия җыелмасының алыштыргысыз уенчысы булган Ирек Зиннуров мастер-класс күрсәтте.
Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Ирек Зиннуров Актанышка сайлаучылар белән очрашуга килгән иде. Шул уңайдан, күңеленә аеруча якын мохит - "Дулкын" бассейны эшчәнлеге белән танышып, техник әзерлегенә югары бәя бирде. Укучылар белән турыдан-туры аралашып, йөзү ярышы да үткәрделәр. Күңелгә бик тә хуш килгәне - спорт мәктәбенең өч укучысы - Алмаз Галиев - брасс ысулында, Алмаз Талипов һәм Зилә Шәйхетдинова - баттерфляй алымы белән йөзүдә аны артта калдырдылар. "Укучыларга ласта булышты", - дип шаяртты остазлары Олег Ваганов. Әмма укучыларының уңышларына сөенүе тренерның күз карашыннан ук күренә иде.
- Спортчы буларак, әлбәттә, мин яшьләргә тартылам. Алар безнең киләчәк, илнең фундаменты, шуңа бүген дә иң элек алар белән очрашам, - дип сөйләде Ирек Хәйдәр улы үзе. - Гомумән алганда, ай саен үземә беркетелгән Актаныш, Минзәлә, Әгерҗе, Биектау, Әтнә, Яшел Үзән, Югары Ослан районнарында булам. Сораулары белән мөрәҗәгать итүчеләргә көчемнән килгәнчә ярдәм итәргә тырышам. Актанышка киләсе сәфәрем алдагы айда булачак.
Дәүләт Думасы депутатына сораулары булган гражданнар кабул итүгә алдан 3-05-03 телефоны аша язылырга тиеш. Аның килү көннәре хакында хәбәр итәрбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев