Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Росстат: куллану кәрзине гыйнвардан 10 процентка кыйммәтләнде

Дәүләт статистикасы федераль хезмәте Россиядә гыйнвардан май аена кадәр азык-төлек минималь җыелмасының 10 процентка диярлек кыйммәтләнүе турында җиткерә. Үсеш күләме 4 мең сум тәшкил итә һәм, нигездә, яшелчә продукциясенә бәя үсешенә бәйле. Дәүләт статистикасы федераль хезмәте мәгълүматлары буенча, иң зур бәя артулар апрель-май айларында күзәтелә, ә гыйнвардан апрельгә кадәр ул...

Дәүләт статистикасы федераль хезмәте Россиядә гыйнвардан май аена кадәр азык-төлек минималь җыелмасының 10 процентка диярлек кыйммәтләнүе турында җиткерә. Үсеш күләме 4 мең сум тәшкил итә һәм, нигездә, яшелчә продукциясенә бәя үсешенә бәйле.
Дәүләт статистикасы федераль хезмәте мәгълүматлары буенча, иң зур бәя артулар апрель-май айларында күзәтелә, ә гыйнвардан апрельгә кадәр ул бары 5 процентны гына тәшкил иткән. Тармак экспертлары моны куллану кәрзинендә яшелчәләргә бәя арту белән аңлата - кайбер яшелчәләргә бәяләр 80 процентка арткан.
Экспертлар әлеге вазгыятьнең озак бармаячагын, кулланучылар июльдә инде яңа уңышны түбәнрәк бәядән алачагын җиткерә. Яңа уңыш хәтта үзкыйммәтеннән дә түбән төшәргә мөмкин, дип фаразлыйлар.
Статистика күрсәткәнчә, Россиядә азык-төлекне уртача куллану минималь җыелмасы 2017 елның май аенда 4036 сумны тәшкил иткән. Алдагы ай белән чагыштырганда, үсеш 4,2 процент, ә ел башыннан - 9,4 процент булган.
Дәүләт статистикасы федераль хезмәте мәгълүматлары нигезендә, Россиядә инфляция гыйнвардан май аена кадәр 1,7 процентны тәшкил иткән.
Азык-төлек минималь җыелмасында ит, балык, йомырка, сөт ризыклары, яшелчә, җиләк-җимеш, чәй, тулаем алганда - 33 төрле ризык кергән.
http://maydan.tatar/rosstat-kullanu-kerzine-gyjnvardan-10-procentka-kyjmmetlende/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев