Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Рөстәм Миңнеханов: "Актаныш районы һәрьяктан үрнәк"

3 августта көннең икенче яртысында Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов ТР Актаныш муниципаль районына эш сәфәре белән килде. Максаты урып-җыюның барышы һәм республикада гамәлгә куелучы Президент программаларын тормышка ашыруның торышы белән танышты. Республика лидерын Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат...

3 августта көннең икенче яртысында Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов ТР Актаныш муниципаль районына эш сәфәре белән килде. Максаты урып-җыюның барышы һәм республикада гамәлгә куелучы Президент программаларын тормышка ашыруның торышы белән танышты.
Республика лидерын Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Актаныш муниципаль районы башлыгы Фаил Камаев озатып йөрде.
Эш сәфәре Нур Баян исемендәге җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьнең товарлыклы-сөтчелек фермасыннан башланып китте. Әлеге хуҗалык районда алдынгылардан санала һәм заманча технологияләр белән эшләүгә йөз тота. Шул максаттан биредә "Деловаль" ябык акционерлык җәмгыяте җитештергән "Карусель" сөт саву залы төзелә. Ул 600 баш савым сыерына исәпләнгән. Комплекс тулы куәтенә эшләп киткәч, ул кул көче хезмәтен бик күпкә җиңеләйтәчәк, ягъни 14 сыер савучы урынына 4 савымчы сөт саву эшен башкара алыр дип күзаллана.
Айрат Гапсәләмов, Нур Баян исемендәге җәмгыять җитәкчесе:
- Карусель тибындагы саву залына зур өметләр баглыйбыз. Сыерлар өчен уңайлы шартлар тудырыла. Сөт продукциясе җитештерүгә игътибарны арттыра барабыз. Бүген һәр сыердан уртача көнлек савым 18 кг.нан артыграк тәшкил итә, - диде.
Бу көнне биредә районның терлек азыгын тикшерүче заманча лабораториясе эшчәнлеге белән дә таныштырдылар.
Рөстәм Миңнеханов Актаныш районында республика программалары нигезендә сафка баскан социаль объектларны да карады. Әтәс авылында 200 урынга исәпләнгән җәмәгать үзәген ачты. Бина мәдәният йортын, шулай ук китапханә, почта, фельдшер-акушерлык пункты һәм җирле үзидарә Советын үз эченә сыендырган.
Әлеге мәһабәт бинаны ачылышы вакытында республика лидеры:
-Актаныш районы һәрьяктан үрнәк булып тора. Киләчәктә дә Актанышның уңышлары зур булсын, - диде.
Рөстәм Миңнеханов әлеге фикерне районның урып-җыю эшләренең барышы белән якыннан танышканда да ассызыклады. Ул "Таң" хуҗалыгы басуында булды, анда механизаторлар һәм хуҗалык җитәкчеләре, авыл башлыклары белән очрашты.
Район башлыгы Фаил Камаев урып-җыюның барышы белән таныштырып, болай диде:
-Быел районда җәмгысы 46 мең гектарда урып-җыйнау эшләре башкару күздә тотыла. Бүгенгә район буенча 14080 гектар урып-җыю эшләре төгәлләнде. Тулаем җыем 37290 тонна тәшкил итә. 1 гектарга уртача 33 центнер уңыш алына.
Әлеге очрашу вакытында Рөстәм Миңнеханов актанышлыларның хезмәтенә югары бәя бирде, урып-җыю эшләрен иң алдынгылардан булып төгәлләрсез, дигән ышанычын белдерде.

Шушы ук көнне Актанышта 3нче санлы "Тылсым" балалар бакчасы да ачылды. Татарстан Республикасы Президенты кушуы буенча төзелгән һәм эшләп килүче "Бәләкәч" программасы кысаларында сафка баскан әлеге балалар бакчасы 140 урынга исәпләнгән.

- Балалар бакчасы һәркемгә кирәк. Чөнки балаларыбыз барыбызга да бик кадерле. Балалар кайсы бакчага йөриячәк, нинди белем һәм тәрбия алачак, бу һәрбер ата-ананы кызыксындырган мәсьәлә. Республикада балалар бакчалары ачуга һәм булганнарын төзекләндерүгә зур игътибар бирелә. Киләчәктә дә бу юнәлештә эш алып барырбыз дибез. Ә сезнең әлеге балалар бакчасыннан һәрвакыт сабыйларның шат авазлары гына ишетелеп торсын, -дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев