Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Рөстәм Миңнеханов "Татфондбанк"та туган ситуациягә карата комментарий бирде

Соңгы көннәрдә "Татфондбанк" кулланучылары банкоматлардан акчаларын ала алмау проблемасын сез дә ишетеп беләсездер инде. Банк вәкилләре моны техник сәбәпләр белән аңлата һәм паникага бирелгән халыкны тынычландырырга ашыга. Моңа карамастан, бик күп кеше акчаларын банктан бүген үк алырга тели. Татарстандагы "Татфондбанк" вәкилләре кулланучыларга акча бирүдә туган кыенлыкларны атна-ун көндә хәл итәрбез,...

Соңгы көннәрдә "Татфондбанк" кулланучылары банкоматлардан акчаларын ала алмау проблемасын сез дә ишетеп беләсездер инде. Банк вәкилләре моны техник сәбәпләр белән аңлата һәм паникага бирелгән халыкны тынычландырырга ашыга. Моңа карамастан, бик күп кеше акчаларын банктан бүген үк алырга тели.
Татарстандагы "Татфондбанк" вәкилләре кулланучыларга акча бирүдә туган кыенлыкларны атна-ун көндә хәл итәрбез, дип ышандыра. Банк вәкилләре бүген журналистлар алдына чыгып, оешманың төп вазыйфаларын үтәргә мөмкинлеге булуын да белдерде.
Шул ук вакытта, шул хәтле кешегә хезмәт күрсәтергә әзер булмауларын да таныды. Акча кертемнәрен алуга кайбер чикләүләр кертергә туры килүен дә хәбәр итте.
Инде тагын бер яңалык: «Интехбанк» та клиентларына кертемнәрен бирүдә проблемалар белән очрашкан. Клиентларга заявка калдырырга кушалар һәм аны ике көндә караячаклар дип вәгъдә итәләр. Акча бирүдә чикләү - бер кулга көненә 50 мең сум.
Баксаң, "Татфондбанк" счетларыннан акча алуда чикләү кертелү сәбәпле, әлеге банк хезмәткәрләре ТФБның пластик карта хуҗаларын "Интехбанк" банкоматларына юллый икән. Шулай да әлегә рәсми комментарий юк.
Иң мөһиме, «Ак Барс» банк "Татфондбанк" белән кушыла икән дигән хәбәр дә расланмады. "Бу мәгълүмат дөрес түгел", - дип шәрехләгән әлеге ситуацияне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов.
БУ ХАКТА: http://aktanysh-rt.ru/tt/the-news-tat/item/5506-"tatfondbank"-yabyilamyi?.html
чыганак: http://matbugat.ru/news/?id=17323

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев