Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Рөстәм Миңнеханов ТР Президенты вазифаларына кереште

Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Президенты вазифасына кереште. С.Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында Татарстан Президенты инаугурациясе тантанасы узды. Рөстәм Миңнехановның ТР Президенты вазифасына керешү тантанасын ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин ачты. Аннары залга Россия һәм Татарстан дәүләт флаглары, шулай ук Президент штандарты кертелде. Аннары Рөстәм Миңнеханов Конституцияләргә кулын куеп ант...

Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Президенты вазифасына кереште. С.Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында Татарстан Президенты инаугурациясе тантанасы узды.
Рөстәм Миңнехановның ТР Президенты вазифасына керешү тантанасын ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин ачты. Аннары залга Россия һәм Татарстан дәүләт флаглары, шулай ук Президент штандарты кертелде.
Аннары Рөстәм Миңнеханов Конституцияләргә кулын куеп ант текстын әйтте.
"Татарстан Республикасы халкына тугры хезмәт итәргә, гражданнар хокукларын һәм ирекләрен, ТР Дәүләт суверенитетын тәэмин итәргә, Россия Федерациясе Конституциясен, Татарстан Республикасы Конституциясен һәм Татарстан Республикасы законнарын үтәргә, миңа йөкләнгән Татарстан Республикасы Президенты югары вазифаларын намуслы башкарырга тантаналы төстә ант итәм", - диде ул.
Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы гимннары яңгырады.
Искәртеп үтик: инаугурация тантанасына 700 дән артык кеше чакырылган, шул исәптә депутатлар, ТР Хөкүмәте әгъзалары, министрлыклар һәм ведомстволар, предприятиеләр җитәкчеләре, хакимиятнең федераль органнары, иҗтимагый оешмалар вәкилләре, РФ субъектлары җитәкчеләре һ.б.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru/news/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев